Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

МАЯКОВСКИЙ ҺӘМ КАБАРТМАЛАР

Бүгенге бәйрәмнәр, кызыклы даталарны барлаганда бер кызыклы бәйләнешкә тап булдык әле. Димәк, бүген 19нчы июль, укып бак әле!

 

Кура кайнатмасыннан кабартма көне




Сәхифәбезнең алдагы язмаларының берсендә үз кулың белән пешергән ризыктан да тәмлерәге юк дигән нәтиҗәгә килдек бит инде? Бүген аш-суга осталыгыңны сынарга менә дигән мөмкинлек! (Яки кибеткә барып киләсең инде, анысы да гөнаһ түгел ?) Өстәвенә, хәзер кураның мул булып пешкән чагы, их, рәхәт вакыт!

 

 

Маяковский туган көн

 

 

 

 

XX гасырның иң күренекле шагыйрьләреннән берсе, футурист, драматург, журналист һәм просто шәп кеше! Аның шигырьләре татар теленә дә тәрҗемә ителгән, менә Әхмәт Фәйзи тәрҗемәсенәдәге “Җәй көне дачада Владимир Маяковский башыннан узган искиткеч бер вакыйга” шигыреннән өзек:


"...Шигырь һәм нур өермәсе,

чәчел барына шуннан!

Кояш талса,

йокы алып,

кара төн килмәк була.

Кинәт шунда

мин чәчәм нур –

тагын якты көн туа.

Гомербуе

берөзлексез янып торсын нурыбыз! –

Минем дә

һәм кояшның да

менә ул лозунгыбыз!"

Маяковский белән кабартмалар арасында нинди бәйләнеш булуы кызыктыр инде сиңа. Ә бик гади: шагыйрь дә кабартмалар бик яраткан (нинди кайнатма белән икәнен төгәл әйтә алмыйбыз, тик кура кайнатмасы да булгандыр сыман). Үзенең бер хатында менә нәрсә дип язган ул: "Посылкагыз өчен рәхмәт, бик тәмләп ашадым. Булдыра алсагыз, җүләр газеталар укымасагыз иде, һәм миңа өземтәләр дә җибәрмәгез. Кабартмалар күпкә тәмлерәк һәм зирәгрәк". Менә шулай ул, алайса кайберәүләр шагыйрьләрне рухи азык белән генә тукланып йөри, ди! Алай түгел шул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев