Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

ӘЙДӘ, ДУСЛАШАБЫЗ!

Кешелек үз тарихында чиксез күп сугыш-талашлар аша үткән. Төрле сәбәпләр аркасында кабынып киткән каршылыклар төрле ил-милләт арасында гына түгел, бер милләт вәкилләре арасында да булып тора. Раса буенча түбәнсетүләр, ксенофобия, дини каршылыклар бүгенге көндә дә кешеләр арасында еш очрый торган күренешләр. Төрле милләт, ил вәкилләре арасында яхшы мөнәсбәтләр булдыру максатыннан, төрле билгеле бер чаралар күрелә. Аерым бәйрәмнәр, матур даталар да шуңа мисал.

Халыкара дуслык көне


Бу бәйрәмгә ООН Генераль Ассамблеясенең 65нче утырышында 2011нче елда нигез салына. Халыкара дуслык көненең асылында кешеләр арасында яхшы мөнәсәбәт булдыру гына түгел, ә төрле милләтләрне, этносларны үзара таныштыру, һәрберсенең кызыклы гореф-гадәтләре, үзенчәлекле якларын дөньяга таныту ята.


Дуслык турында берничә кызыклы факт:

– "Дружба" исемле пычкыны барыбыз да беләдер инде. Бу пычкының шундый исем белән чыга башлавы Россия һәм Украина арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең 300 еллыгына багышланган.

– Дөньядагы иң дус кешеләр Сиднейда яши. (күз алдына да китерә алмыйбыз, моны ничек тикшергәннәрен:)

– Күп кенә хайваннар үзара дустанә мөнәсбәтләр оештыра беләләр. Үрмәкүчләрдән кала. Алар үзара да бик тынышып яши белмиләр.

Дуслык-туганлык турында мәкаль-әйтемнәр телебездә бик күп. Берничәсен искә алыйк:

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.

Дуслык тау күчерә.

Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын.  

Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый.

Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.

Дус булыйк, бердәм булыйк!


 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев