Логотип Идель
Көн дә бәйрәм

БҮГЕН КЕМНЕ КОТЛАРГА?

Һәр көн диярлек дөньяда берсеннән-берсе кызыклы рәсми һәм рәсми булмаган бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Ә бәйрәм яратмаган кеше сирәктер ул. Димәк, 17нче июль һәм бүген безнең...

Бүләк бирү көне




Бүләк дигәндә, ниндидер зур материаль әйбер генә күз алдында тотылмый, әлбәттә. “Энә дә бүләк, дөя дә бүләк” – дигәнне барыбыз да хәтерлидер бит? Монда нибары үз фантазияңне эшкә җигәргә кирәк. Бәлки син рәсем ясарга яратасыңдыр? Аш-суга остасыңдыр? Хәтта кечкенә генә яфрак та менә дигән бүләк булачак, чөнки иң мөһиме нәрсә бирүең түгел, ә кемгә һәм нинди хисләр белән бүләк итүең!

Этнограф көне


 



Әлеге һөнәри дата рус сәяхәтчесе, антрополог, этнограф Николай Миклухо-Маклайның туган көне белән бәйле. Синең, мөгаен, этнограф һөнәре турында ишеткәнең дә бардыр. Шулай да, искә төшерү комачау итмәс: этнограф – Җир шарында яшәүче яисә кайчандыр яшәгән этнос, халыкларның мәдәниятен, динен, килеп чыгышын һәм башка үзенчәлекләрен өйрәнүче галим. Бу фән белән шөгыльләнүче кеше үтә дә белемле, бик күп юнәлешләрдән хәбәрдар булырга тиеш, чөнки тарих, тел, әдәбият, дин һәм башка фәннәр белән этнографка көндәлек эш итәргә туры килә.  Сүз уңаеннан,  үз галимнәребез арасында да халкыбыз этнологиясе, этнографиясе белән шөгыльләнүчеләр бар. Бу өлкәдә иң тирән эшчәнлек алып барган галимнәрнең берсе – Дамир Исхаков. Димәк, чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм котлыйбыз!

Тагын укырга:


Бүген нинди бәйрәм?


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев