Логотип Идель
Иҗат

ЗУР ДИҢГЕЗДӘ КӨЙМӘ СЫМАН... - Лилия НУРИЕВА

Лилия НУРИЕВА 1983 елның 7 августында Актаныш районы Иске Сәфәр авылында дөньяга килә. Әдәби тәхәллүсе - Лилия Нурлы. Урта белемне ул туган авылында, ә югары белемне КДУның татар филологиясе факультетында ала. Кечкенәдән шигырьләр яза, рәсем ясарга ярата. Хәзерге көндә Лилия КФУда аспирантурада укый. Казан педагогика көллиятендә укыта. 2016 елда яшь иҗатчыларның "Иделем акчарлагы" конкурсында аның балалар өчен язылган шигырьләре 1 нче урынга лаек булды.




Төнге учак


Син кабызган төнге учак

Пыскый әле җилләрдә.

Язмагандыр инде ике

Йөрәк бергә тибәргә...


Их, сүндереп, көлен җилгә

Сибәргә бит кирәк тә.

Тик учагың, тик учагың

Көйри һаман йөрәктә...


Ялгызлык


Бу төссез тормышта

Сагынулар гына,

Тигез сукмакларда

Абынулар гына.


Инде ничәнче кат

Ялгызым моңланам.

Ялгызлык бик яман,

Шул хакта уйланам.


Ник соң болай, нигә

Кырыс икән язмыш?

Әллә минем генә

Бөтен гомер... ялгыш?..


Көзге яфрак


«Сау бул», - дидем.

Көзге яфрак итеп

Өздем сине,

Өздем йөрәктән...

Көзге сөю

Көзге яфрак булып

Җилгә очты.

Ә йөрәгем,

Шәрәләнгән агач сыман,

Бушап калды.

Тынып, калтырап...

Яши хәзер менә

Ни эшләргә белми,

Аптырап.


* * *


Зур диңгездә көймә сыман

Айкалам да чайкалам.

Тормышның чоңгылларында

Батмыйча чак-чак калам.


Ишкәкләре ярдәм итсә,

Йөзеп чыгар ул көймә.

Тик ишкәк тә ишалмасам,

Инде еламам, көймәм!


* * *


Бу тормышның давыллары

Мәңге түгел. Тынарлар.

Тайпыла калсам кыйбладан,

Күңелкәем тырналыр...

Исеп куйса саба җиле -

Хак юлларым табылыр.


Көчсез түгел мин


Әллә нишләп

Җебеп төштем әле.

Куркып калдым

Тормыш алдында.

Зур сынаулар

Тез чүктерде мине,

Киңәшчеләр

Юк шул янымда...


Үзем теләп

Алган кыенлыклар

Киртә булды

Барыр юлымда.

Шул кадәрле

Көчсез микәнни мин?! -

Елап алам

Кеше югында.


Нигә диеп

Җебеп төштем әле,

Ни үзгәрде

Минем тормышта?

Үзем теләп

Алган авырлыклар -

Хуҗа булыйм

Әле язмышка!


Көчсез түгел бит мин

Ялгыш та.

Юаш булдым


Юаш булдым,

Никтер юаш булдым.

Шуңа, ахры,

Һаман кыйналдым.

Җавап кирәк чакта

Дәшалмадым,

Артык сүзләр күп әйтелде

Дәшмәүләрең

Алтын чагында.


Дәшалмадым

Кычкырырга кирәк чакта,

Онытмагыз, диеп,

Минем хакта -

Юаш булдым.

Юаш кына

Өйрәнәмен хәзер

Көчле булырга!


* * *


Олы юлда узган вакыт

Узмасын әле әрәм:

Тәртипләргә телим бераз -

Ай, чуалган гомерем!..


Шаулы вакыт агымында

Яшәвем яшәү түгел.

Тоткынлыктан котылырга

Талпына шашкын күңел...


Башта уйлар өермәсе:

Таң атармы күгемдә?

Ярышамын Вакыт белән,

Кем өлгер - улмы, минме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев