Логотип Идель
Иҗат

"ӨЗЕЛГӘН СӘЯХӘТ" /фантастик повесть/

Шайтун белән Майтун, Кәрлә йолдызлыгында туган ике тискәре яшүсмер, Җиһан буйлап сәфәр кылганда кинәт космолетның юнәлешен үзгәртте. Максатлары – тиз арада Киек каз юлы йолдызлыгындагы Кояш системасына барып җитү иде. Ә анда Җиһанда тиңе булмаган гүзәл, соклангыч Җир планетасы урнашкан! Шунда бер малай...

***

Айнур нәкъ шул мизгелдә, күңеленә охшаган шөгыль тапмыйча, веренда күтәрмәсенә чыгып утырган иде. Иксез-чиксез күкне байкап, чиратлашып җемелдәгән исәпсез-хисапсыз йолдызларны кызыксынып күзәтте ул. Бераздан, мунча артына яшеренеп, әтисе ташлаган папирос төпчеген кесәсеннән чыгарып авызына капты. Кинәт малайны сәер, аңлаешсыз тойгы чорнап алды: әйтерсең дә кемдер янында басып аны күзәтә, ә ул берни күрми. “Нәрсә булды бу, аңламадым? Әллә монда... чит кеше бармы?”

Айнур тиз генә тәмәкесен түш кесәсенә яшерде һәм берни булмагандай мунча артыннан чыкты.

Бүген июль аеның беренче көне. Ике айдан Айнур җиденче сыйныфка бара. Әле каникул, рәхәт! Көне-төне телевизор карарга өмете бар иде малайның, ул да ватылды. Ә компьютер... юк.

Ярый әле мәктәп ихатасында иске “МИГ” хәрби самолеты бар. Шуның кабинасына керсә, дөньясын оныта Айнур. Андагы штурвал, приборлар, бихисап кнопкалар – үзе бер мөгҗиза!

Үткән ел, колхоз идарәсе рәисе Мөнәвир агай аны кайдандыр кайтартып мәктәп ихатасына, иң биек урынга куйдырган иде. Самолет һаман да авылга ямь өстәп “һәйкәл” сымак тора. Мөмкинчелек булган саен Айнур кабинага кереп утыра, кулларын штурвалга куеп уйлары белән ерак-еракларга оча. Иксез-чиксез Җиһан киңлекләрен айкый, хаттә күңеле белән чит планета вәкилләре белән аралаша.

Уйларны өзеп, шыгырдап веранда ишеге ачылды. Айнур ашыгып күтәрмә янына килде.

– Улым, бакчадан яшел суган, кыяр алып кер, – диде Хәкимҗан абзый Айнурга пакет тоттырып. –Чибәр абыең шалтыратты: кунакка киләбез, телевизорыгызны да төзәтермен, диде.

– Ур-р-ра!

– Юлга чыкканнар инде...

Айнур шатлыгыннан йөгерә-атлый яшелчә бакчасына юнәлде. Түтәл янына килеп яфракларны як-якка аерып кыяр эзләргә тотынды...

“Чакырылмаган” кунаклар


Айнур бер зур кыяр табып тураеп басты һәм алмагач янында, тәннәренә сылашып торган көмешсыман ялтыравык киемле  ике шәүләне абайлап алды. Аларның берсе өлкән яшьтә, икенчесе Айнур белән тиңдәш иде.

Малай кыярын куеп кулларын чалбарына сөртте дә аларга якынлашты. Гаҗәп: күңелендә бер нинди курку, шикләнү тойгысы юк иде.

– Саумысыз! – диде ул, өлкәннәрчә көр тавыш белән. –Сез... әллә ?..

Тегеләр бер-берсенә карашып алды.

– Дөрес уйлыйсыз, без... сезнеңчә космонавтлар, ә чынбарлыкта – Кешелек Дөньясын саклаучылар экипажы! – диде өлкәне, хәрефләрне сузып-сузып. – Таныш булыйк, мин Сириус йолдызлыгы вәкиле Максиус!

– Ә мин – Орион йолдызлыгыннан, Дион исемле булам!

– Айнур! Шушы авылда яшим.

– Беләбез! – диде Максиус, малайга якынаеп.– Әнә Агыйдел ага. Ә теге калкулыклар – Урал таулары! Монда Европа белән Азия очраша!

Ничек кенә булмасын, Айнурның күңелен бер мәлгә шик-шөһбә басты. “Ничек аңларга? Кешелек Дөньясын саклаучылар экипажы дидеме?” Ай-һай, ышанмаган җиреңнән ышанырсың: Максиусның янып торган алагаем олы күзләре, тырпаеп торган озын чәчләре, үзен тотышы – барсы да сәер, гадәти җир кешесенә хас түгел иде. Ә Дион? Ансы авыл малайларыннан берни белән дә аерылмый кебек. Әмма сөйләшүе, фикер йөртүе төпле, өлкәннәрчә.

– Ниһаять күзгә-күз очраштык,  Җир улы! – диде Дион, елмаеп. –Ә бит самолет кабинасында мин сине озак күзәттем.

Айнур берни аңламыйча күзләрен күк улына төбәде.

– Ә  әле... мунча артында, - дип сүз башлады малай, сак кына. – Син күзәтмәдеңме?

Максиус Айнурның сүзләрен ишетмәгәндәй аңа якынлашты.

– Без... унсигез яшең тулгач очрашырга тиеш идек! Әмма Шайтун белән Майтунның тискәре йогынтысына тиз бирелүең сәбәпле, без иртәрәк килергә мәҗбүр булдык.

– Аңламадым, - диде Айнур күк улларына карап. – Ни өчен монда... минем янга?

– Чөнки, син киләчәктә безнең экипаж әгъзасы буласы Җир планетасы вакиле! – дип аңлатты Максиус, җитдиләнеп.

Айнур гаҗәпләнеп килүчеләрдән  күзен алмады. “Ә ни өчен Кешелек Дөньясын саклаучылар экипажы монда, безнең бакчада? –дип уйлады ул. –Җиргә, кешеләргә ни булган?“

Максиус кулын Айнурның күкрәгенә якынайтты.

– Яхшы, организмыгыз таза! - диде ул, җитдиләнеп. – Без сезне үзебез белән алып китәргә мәҗбүрбез!

– Әйе, -дип сүзгә кушылды Дион. – Югисә монда кабат Шайтун белән Майтун киләчәк.

Җир улы ни әйтергә белмәде.

– Әллә ниләр сөйлисез. Миңа хәтта кызык булып китте.

– Димәк, риза! – Дион, түтәл аша сикереп чыгып Айнурны кочаклап күкрәгенә кысты.

Максиус уң кулы белән хәрәкәт эшләде һәм аларны зәңгәрсу нур чорнап алды. Айнур сәер көчкә буйсынып күзләрен йомды. Ут шарлары тиктомалдан... кинәт юкка чыкты.

Шайтун белән Майтун


Бер мизгел вакыт үтте. Көтмәгәндә агач ботакларын селкетеп җил исте һәм түтәл янында тәннәренә сылашып торган кара киемле ике шәүлә барлыкка килде. Гаҗәп –аларның  озын койрыклары бар иде?!

– Соңга калдык Майтун, безнең “өйрәнчек” малайны  алып киткәннәр,- диде беренчесе алан-йолан карап. – Тәмәке тартырга өнди, өйрәтә генә башлаган идем.

– Һе, аны бу начар гадәткә мин котырттым.

– Ә тәмәке төпчеген аның алдына кем китереп салды?

– Мин..

– Юк, мин.

– Җитте...

– Их, шушы Максиусны?! – Монсы Шайтунның ачулы тавышы иде. – Юлыбызга кабат аркылы төште.

– Айнурдан начар, юньсез яшүсмер эшләрмен дигән идем,  – диде ул, югарыга “кукиш” күрсәтеп.

– Дөрес, Майтун - малайлар начарлыкка тиз бирелә! – дип көлде, Шайтун. – Киттек, бәлки эзләп табарбыз үзләрен!

– Без аны барыбер юлдан яздырачакбыз! – диде Майтун, җитди тавыш белән. – Югыйсә, планетабызга кайткач, “ник бер нинди дә начарлык эшләмәдегез дип” тынычлыкта калдырмаслар.

– Әйе...

Шул чак койма буенда үрмәкечне хәтерләткән “оча торган тәлинкә” барлыкка килде һәм ул күз ачып йомган арада йолдызлар арасына кереп югалды...

ДӘВАМЫ


Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев