Логотип Идель
Иҗат

ҮЗ ЙОЛДЫЗЫМ

«Һаваларда ничә йолдыз, санадыңмы син кичә, Хәдичә?» – дип кычкырып көләләр миннән малайлар. Йолдыз түгел, кояшын да күргән юк әле монда...

Көләрлек тә шул! Юньле исем дә кушмаганнар, ичмасам, миңа! Әнә Регина, Алинә, Эльзаларның борыннары чиләк элеп куярлык югары, исемнәреннән беркем дә көлми. Хәер, үзләре дә бик чибәр, мәктәпнең йолдызлары инде алар. Ә минем аякларым юантык, чәчем, озын булса да, бик килешле димәс идем. Җитмәсә, бәрәңге кадәр борыным чәчрәп тора. Кыскасы, көзгегә карамавың хәерлерәк,  бөтен кәеф төшә.

Кызлары да миннән көләр иде, мөгаен, юк шул, математика аларга авыр бирелә, ә мин су урынына эчәм. Менә шул сәбәпле алары минем кулда, чөнки өй эшләрен миннән күчерәләр бит.

Минем өчен бик тә күңелсез, үзгәрешсез  булган болытлы көннәр шулай туа торды, үтә барды. Тик бервакыт күңелемдәге болытлар арасыннан кояш чыкмасынмы! Ел ахыры җитеп, инде без дәреслекләрне тапшырып, каникулга таралышканда, сыйныф җитәкчебез Халидә апа:

– Кызлар, бире килегез әле, – дип эндәште.

Кызлар барысы да Халидә апа янына чаптылар. Ә мин үз юлымда идем.

– Хәдичә, син дә  кил әле, – дип, ягымлы гына итеп мине дә чакырды сыйныф җитәкчебез.

Математикадан берәр бәйге-фәләндер дип уйладым мин. Һәрхәлдә, башка чараларга мине кыстырмыйлар, бик «серьёзный» кыз бит.

Халидә апаның: «Сабантуй гүзәле»ндә катнашучы Алия авырып киткән, тиз генә терелмәс әле. Арагыздан бәйгегә катнашырдай кыз кирәк. Кайсыгызның теләге бар?» – дип әйтүе булды, кызлар әйткәләшә-кычкырыша ук башладылар. Кыскасы, барысының да катнашасы килә.

 Миңа Халидә апа алдында кызлар өчен бик оят булды, үзем дә сизмәстән:

– Мин катнашам! – дип әйтеп ташладым.

Эх, бу телне! Кем тартып чыгарган диген?!

Шулвакыт барысы да тынды. Халидә апа да күзләрен зур итеп ачты-япты.

– Бик әйбәт! – диде, күзлеген салып, аны кат-кат сөртте, кат-кат йөткергәләде. Башында нинди уйлар йөгергәндер, әмма кызлар шаркылдап көлүдән чак-чак тыелып торалар иде.

Шулай итеп, яшен тизлеге белән бөтен авылга хәбәр таралды: «Хәдичә «Сабантуй гүзәле» була икән, ишеттегезме, яңа йолдыз туган!»

Нинди сабыр, кырыс әни дә мине әзерләргә тотынды, үзе мырлый, янәсе, бакчада эш башланганда, мин чикерткә кебек йөрим. Ә минем исем китми, үртәлмим дә, чыныккан бит инде.

Шулай итеп, әзерлек эшләре башланды: Халидә апа да, әни дә күлмәк тектерәләр, мине сәхнәдә үз-үземне тотарга, тагын җыен юк-барга өйрәтәләр. Бу бәйгегә әзерләнү шулкадәр мәшәкатьле булды ки, башланганчы ук арып беттем. Ләкин сер бирергә ярамый! Хәер, уңай яклары да бар: бәйге игълан ителгәннән бирле малайларның да авызлары йомылды, кызлар да су капты. Барысы да нидер көтә... Могҗиза көтә бит болар!

Соңгы репетицияне мәктәп сәхнәсендә кабатларга булдык. Кызлар да ярдәмгә килделәр, әйбәт кенә киңәшләрен дә бирделәр. Гомумән, әзерлек канәгатьләнерлек булды. Алинә:

– Күлмәгең дә бик уңышлы чыккан, Хәдичә!– дип мактады.

– Инде бар да әзер, барысы да синнән генә тора. Кара аны, беренче урынны алмасаң, исәнләшмим дә! – дип кеткелдәде Эльза.

Ә Гөлнарасы минем күлмәкне тоткан да бөтерелә генә:

– Слушай, миңа килешәме? Берәр киеп торырга бирерсең әле, яме? Хотя мин чумамдыр моңа.

Гөлнара күлмәкне минем өскә ыргытты да чыгып китте. Аның артыннан кызлар да йөгерделәр.

Халидә апа бу күренешкә аптыраса да, сер бирмәскә тырышты. Мин дә андый ваклыклардан өстен идем. Без икәү, сөйләшә-сөйләшә, өйләребезгә таба юл тоттык. Һай, Халидә апаның күңеле нарасыйларныкы төсле саф, чиста икән! Өйгә кайткач, бар дөньямны онытып, аның сөйләгәннәрен кат-кат искә төшереп, татлы хыялларга чумып, йоклап киткәнемне сизмәгәнмен дә.

Таң беленер-беленмәс тәмле искә уянып киттем: әни коймак пешерә икән. Әти белән минем хакта сөйләшәләр. Ни сөйләгәннәре генә ачык аңлашылмый. Ярар, бераз ятыйм әле, минем бүген җаваплы көнем.

Кабат уянып китсәм, вакыт инде хәйран чабарга өлгергән, тиздән бәйрәм башлана, ә мин, пешмәгән бәрәңге, йоклап ятам. Их сине, Хәдичә!

Кабалана-кабалана әзерләнә башладым. Шулай мыштырдый торгач, күлмәгемне кичә кич  мәктәптә онытып калдырганлыгым искә  төште. Чаптым мәктәпкә! Ишекләр бикле булып чыкты. Каршыга (Аллаһның рәхмәте яусын!) Халидә апа очрап, мәктәпне ачтырды. Әнә пакетта мине җиңүче итүче затлы күлмәк ята! Юкка гына «агач күрке – яфрак, кеше күрке – чүпрәк» димәгәннәр! Ник кешенең күңеленә, зиһененә карата бер фикер дә башыма килми әле? Мин дә шул чытлык кызларга әйләнмимдер бит?! Аллаһ сакласын! Бәйге узсын да, кабат элекке Хәдичәгә әйләнәм. Алай җайлырак...

Халидә апа, тынлыкны бүлеп:

– Әйдә хезмәт кабинетына төшик, вакытың аз калды, үтүкләп бирермен, – дип, мине җитәкләп алды.

Эх! Күңелнең ничек кытыкланганын, эчләрнең ни дәрәҗәдә  жу-у-у иткәнен белсәгез икән! Йөрәк көзге яфрактай леперди... Ләкин бу тойгы секунд эчендә юкка чыгып, нәфрәт хисе бөтен барлыгымны биләде: пакеттагы күлмәк вак-вак кисәкләргә кискәләнеп беткән иде. Мин шул дәрәҗәдә үртәлдем: әллә еларга, әллә кычкырырга белмичә агарып каттым. Халидә апа фәрештәдер, мөгаен, мине тиз генә аңга китерде:

– Тынычлан! Моны эшләгән кеше җәзасын алмый калмас, ә синең бер  сәгатьтән Сабан туең башлана. Нишлибез? Так... Так... Әйдә музейга, – дип, мине кабат сөйрәп китте...

       – Сабантуй иртәсе бик күңелле башланды, ахыры ни булыр?.. Борчылма! Милли күлмәк – Сабантуйның бизәге ул! – дип сөйләнә-сөйләнә, миңа ниндидер күлмәк кидерде дә куйды.

Искиткеч матур күлмәк! Бу күлмәктәге образ Фатих Әмирханның Хәятыннан бер дә ким түгел кебек тоелды миңа. Ошады, бик ошады. Халидә апаның да күзләре нурланды.

Сабантуй башланды. Барысын да шаккатырып, бәйгеләрдә катнаштым. Һәммәсен дә  хәтерләмәсәм дә, сәхнәгә менеп басканым, ниндидер бүләк һәм диплом тапшырганнары истә. Мин «Сабантуй гүзәле» булмадым, ләкин «Милли рухта тәрбияләнгән гүзәл» номинациясен алганмын. Барысы да төштә күргән күк кенә булды.

Шушы вакыйгалардан соң әллә минем дөньяга күзем ачылды, әллә малайлар һәм кызлар миңа карата фикерләрен үзгәрттеләр. Ни булса да булды, тормышның вак-төякләренә исем китми башлады. Кояш болыт артына башка кереп тә карамады.

Ә төнлә йолдызлар шундый күп икән! Һәркайсы үзенчә балкый. Кешеләр дә, минемчә, йолдызлар күк төрле-төрле булырга тиешләр. Әнә бик еракта минем үз йолдызым балкый, минем күңелемә якын йолдыз ул.

Йолдызлар һәм без, нинди ерак ара,

Һәрберсе бит балкый үзенчә.

Кайсы таң атканны көтеп яна,

Кайсы төнне бизи сүнмичә.

Ә кайсысы атылып җиргә иңә,

Гүя урыны кешеләр янында.

Ихтыярлы, саф күңелне сайлап,

Кабат яши кеше җанында.

Төнге урам буйлап атлыйм, шигъри юллар күңелемдә ихтыярсыз туа тора. Минем күңел үз йолдызын табуына шулай сөенә иде...

Диләрә КАШАПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик охшады

    • аватар Без имени

      0

      0

      Биктэ эчтэлекле