Логотип Идель
Иҗат

ҖЫРЛАП ЯШИ АЛА КЕШЕ, БУЛСА ТИК ТУГАН ТЕЛЕ! - Укучыларыбыз иҗаты

Җырлап яши ала кеше, булса тик Туган теле!


Ишетеп үстем бишек җырын,
«Әннә» дип телем ачтым.
«Туган тел»не тыңлый-тыңлый
Беренче тәпи бастым.

«Шахта көе»н дә ишеттем:
Анысын бабам көйләде.
«Шүрәле»не, «Су анасы»н
Тәмләп әбием сөйләде.

Тирә- якның гүзәллеген
Телем аша аңладым.
Киләчәккә мирас итеп
Тапшырырга уйладым…
Тик…

Беркөн килеп кемдер әйтте:
«Бетә бит Туган телең!
Хәзер – телең, ә аннары
Тартып алсалар илең?!

Телсез калсаң, илсез калсаң,
Кол булып яшәрсеңме?
Әллә инде барысын яклап,
Яшендәй яшьнәрсеңме?!»

Әйтерсең, башка суктылар:
Исем – акылым китте.
Татарның гел эндәшмәве
Телнең башына җитте.

Кемгә зыяны тиде соң???
Ник шулкадәр кагалар???
Шунсыз баш имәс татар дип,
Телен тартып алалар!

Нинди матур, аһәңле бит
И, минем татар телем!
Телем бетсә, үземнең дә
Бетмәсме соң кадерем?!

Бу хурлыкка түзмәс иде
Җәлил, Фәнис, Туфаннар.
Алар кебек телне сөйгән
Юкмы җиргә туганнар?!?
(Авыз ачып сүз әйтергә
Һич курыкмый торганнар!)

Гөрләп торган Татарстан
Моннан соң да шаулармы?
Әнкәйләрдәй газиз телен
Саклап калыр, даулармы?!...

…Теле бетсә, яши алмас
Бетәр татарның көне.
Җырлап яши алыр халкым
Булса тик Туган теле!

Әхмәдуллина Айгөл, Пөшәңгәр авылы,9 сыйныф укучысы




Бәхетле балачак


Кемнәр генә хыялланмый
Бәхетле балачак турында.
Күпме серләр яшеренгән
Аның назлы киң кочагында.

Иң матур хатирәләр,
Истә кала хәтердә.
Бик күп дуслар табыла
Шат балачак илендә.

Ашыгабыз, ашкынабыз,
Тизрәк үсәргә иде, дибез.
Инде үсеп буй җиткәч,
Балачак кайтсын иде, дибез.

Сабый чакта бар да рәхәт,
Татлы төш, хыял илем.
Әти-әни кочагында
Мәңгегә калыр идем.

Тимашева Алёна, Мөслим районы, Яңа Усы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы




Кылачым


Туган авылым урнашкан
Хәтфә яшеллек кочагына.
Сагындым үзәгем өзелеп -
Күңелем сиңа оча гына!

Җиләкле тау битләре кебек
Хәтирәләр бизи балачакны.
Шифалы җилең чәчтән иркәли:
Җанга якын син шулчаклы!

Урамыңа чыгам да мин,
Сөеп карыйм тирә-ягыма.
Сокланып һич туя алмыйм
Кылачым, сиңа, туган ягыма.

Синең чал иркен кочагыңа
Сыйган күпме кайгы-шатлыгы.
Болыннарың, кырларың да
Төрле истәлекләргә тулы.

Татлы чишмәле авылыма
Телим бары якты киләчәк.
Үсеп җитим әле, күрерсез:
Авылым тагы да гөрләячәк!

Шаһиәхмәтов Диас, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев