Логотип Идель
Иҗат

ЙӨЗӘРГӘ ӨЙРӘНДЕҢМЕ?

(тормыштан алынды)

– Нул! Нууул! Әйдә шуалга! Әйдә, шуалга чыыык!
Җил капка  төбендә бертуктаусыз  суза-суза кычкырып,  тышка  уйнарга  чакырган сакау телле Гәрәйгә Нур  тәрәзә аша үрелеп карады да,  әнисе  берәр йомышка җиккәнче,  чөйдән иске пәлтәсен  һәм әтисенең күн бүреген, мич башыннан олтанлы киез итекләрен  ялт кына  эләктереп, урамга шылды. Түземсезләнеп  көткән  дусты күренгәч,  Гәрәй,  юеш борынын ак  йон бияләе белән сөртә-сөртә,  шатлыгыннан  тешсез авызын ерып, икесе өчен дә бик шатлыклы хәбәр  әйтте: “Нууул, буада боз каткан! Әйдә, төшеп калыйбыз!” Олтанлы табаннары  карда ялтырап кына калды аларның.  Малайлар юка гына кар җәймәсе  каплаган  юлдан  елга  буена төшеп йөгерделәр.  Бәрәңге бакчасы артындагы елга буасында боз катканын  малай-шалай  һәр көзне көтә-көтә көтек булалар. Быел да  көз бик көттереп, ялындырып кына килеп ята. Моңа хәтле,  сирәк-мирәк кенә күбәләк кар төшкәләп,  көннәр бераз суыткалап алса да, бер-ике көннән тагын җылыта.  Буа өстендәге нечкә боз элпәсе  күзгә күренеп эри. Тагын суыта, тагын җебетә.  Зар булып сагындылар малайлар кышны! Түземсезлек белән көтеп ала алмыйлар.  Көзге кебек тип-тигез, “әйдә, шуарга төш!” дип чакырып яткандай,  кызыктырып  ялтыраган  үтә күренмәле елга бозында шаярыша-көлешә  шууның  әйтеп бетергесез рәхәтлеген нинди авыл баласы татымаган?! Буа ярына Нуридә карчыкның бәрәңге бакчасы чыкканга, шактый гына текә бу ярны авыл халкы  Нуридә тавы дип йөртә.  Салкын көннәр ныклап үз хокукын яулагач, авыл балалары Нуридә тавына  башыннан очына хәтле су  сибеп, бозлы, шугалак тасма туңдыралар.  Астына кем катыргы кәгазь, кем фанера кисәге салып, кем пәлтәсенең бозланып-катып беткән итәген җәеп,  биек тауның башыннан рәхәтлектән кычкыра-кычкыра, чиный-чиный  буа бозына шуып төшәсең дә каршы ярга хәтле шуып барасың!  Колакларда җил сызгыра!  Вжжж!.. Йөрәкләр дә әллә нишләп, выжлап китә!  Суык Бабай  юеш борыннарны борып-борып, чеметеп тешләп ала. Бит очлары  алланып кызара. Мыш-мыш килгән авыз-борыннардан җылы  пар бөркелә.  Ару-талуны белмәс җитез тәпиләр,  тагын егыла-түнә,  биек тауга үрмәлиләр.  Буаның арырак җирендә зуррак малайлар, тау буен яңгыратып кычкырыша-кычкырыша,  хоккей уйный. Хоккей таягы урынына кәкре таяк, шайба урынына  нечкә  каен кәүсәсеннән киселгән  агач түгәрәк.  Шартлатып сугуга чыдамыйча ярылган каен шайба урынына кайчак берәрсенең  кунычы җеп белән бәйләнгән, эченә кар салынган  иске  оекбашы да ярый. Тимераяк дип баш катырасы юк.  Ысмалалы  җеп белән, әтиләр ике кат калын олтан салган киез итек табаннарына,  шуа торгач,  боз ката.  Менә сиңа нинди шәп “тимераяк”!  Арырак бер төркем бала-чага бозда чана шуа. Әтиләре  әтмәлләп биргән агач чанага ике кул белән тотынып, шәп тизлектә чаба-чаба  этеп  барасың да, чана шәбәйгәч, буең белән аңа сузылып ятасың. Менә кайда  ул дөньяның бар  рәхәтлеге! Бер-береңә килеп төртелеп, бер өемгә өелсәң, тагын да кызыграк!

Әйе, боларның барысын да бик сагынды ике дус малай. Тугыз  яшьлек Нур  үзенә дә, үзеннән ике яшькә кечерәк Гәрәйгә дә инде  әллә кайчан хоккей уйнарга кәкре таяклар әзерләп куйды.  Эх, каттымы икән боз чынлап та?  Шундый да уйныйсы килә бозда!  Әнә, аларны күреп тагын ике-өч малай  йөгерә-атлый төшеп килә. Малайлар боз белән капланган буа ярына чаба-чаба килделәр дә, керергәме-юкмы дип икеләнеп,  яр башында туктап калдылар.  Гәрәй бераз карап торды да, бер аягы белән бозга кереп басты. Боз ватылмады. Кыюлана барган малай икенче аягын да бозга куйды.  Берни дә булмады. Бозның  катканына  ныклап ышанган малай: “Нул, әйдә, кел. Боз каткан!” – дип, үз артыннан  өнди-өнди,  буа эченә шуып кереп китте.  Гәрәй, курыкканын яшерергә тырышып,  кыюсыз гына боз  өстенә атлады...  Боз катуын каткан, тик бу беренче, алдавыч боз иде.  Гәрәй буа уртасына,  Нур  турысына  шуып барып җитүе булды,  юка  гына  боз, ике малай авырлыгын күтәрә алмыйча,  кинәт кенә шартлап, чатнап, ярылып та китте,  куркудан кычкыра-кычкыра  малайлар бозлы суга төшеп  тә киттеләр. Бозлы салкын су Нурның кием аша тәненә үтеп,  куырып, чәнчеп  алды. Ул тыңларга теләмәган куллары белән боз читенә ябыша, ә ул тоткан урын  кителә генә бара. Йөзә белмәгән Гәрәй,  авыз-борынына су  тулудан тончыга-тончыга,  гырылдый-гырылдый соңгы көче белән Нурның якасына ябыша. Бәхетсезлеккә каршы, ник бер олы кеше күренсен! Ярда торган малайлар,  бозлы суга төшеп баткан иптәшләрен күреп, куркудан кычкырыша башлады.  Арадан иң олырак булган Харис  тыкрыктан тиз генә авылга менеп йөгерде. Үз йортлары янында кем беләндер тәмәке тартып торган Расих,  кулларын болгый-болгый, кычкыра-кычкыра килеп яткан Харисның ни әйтергә теләгәнен тиз  генә аңлап,  малайга каршы йөгерде.  Яшь, таза егет утыз-кырык адым  сикерүдә  инде елга ярында иде. Кышкы калын  киемнәренә су сеңеп, авырайган ике бала су өстендә  бер калкып, бер батып, соңгы көчләренә чәбәләнделәр. Бер тартуда Нуридә карчыкның читән киртәсеннән озын колга  суырып чыгарды да,  колганың бер очын малайларга ташлады. Нур  хәлсез куллары белән колгага ябышты. Ә аның якасына  чытырдап ябышкан Гәрәй кулларын ычкындырмады. Расих шулай итеп ике баланы берьюлы  бозлы судан тартып алды. Шул арада: “Нигә читәнемне сүтәсез?” – дип, сүгенә-сүгенә,  Нуридә карчык төшеп җитте.  Кемдә читән кайгысы, кемдә яшәү кайгысы... Каяндыр ишетеп, Гәрәйнең  коты алынудан агарынган  әнисе  килеп җитте.  Расих хәле беткән Нурның су саркып торган  юеш киемен  тиз генә салдырып ярга ташлады да  өстендәге сырмасына төрде һәм, малайны кочаклап, күтәреп  өенә  алып менеп китте.  Теше тешкә тимәгән баланы күтәреп, бусагадан атлагач,  шаяртып алырга да вакытсыз санамады: ”Менә, малаегыз йөзә белми икән. Йөзәргә өйрәтегез”.  Берни белмичә өендә мич ягып йөргән әнисе Хәмдия артына чак утырмады... Эштән кайтып кергән әтисе Ислам, бу хәлләрне күргәч, кибеткә кереп, ике литр аракы алып чыкты да, дерелдәп яткан улының тәнен ныклап  ышкыды. Зәм-зәм суының калганын кесәсенә тыгып, Расихка кереп китте. Төн уртасында күршесеннән чыкканда, әллә исән калу бәхетеннән, әллә башка сәбәпле, улы аягында басып тора алмыйча,  гәүдәсе  алга-артка айкала-чайкала иде...

Ата-анасын җирләгән, хатыныннан аерылган, ялгыз гына көн күреп яткан Расих  үзе дә  чак батмады тормыш диңгезендә.  “Кем уйлап чыгаргандыр бу аракыны?!” –  дип әйтте ди бер эчкече  айнык чагында. Шуның кебек – айнык чагында  алтын куллы,  тыныч холыклы Расих, шешәне  күрү белән танымаслык үзгәрә иде. Хәмер пары сеңгән дуамал башына җирдә булмаган хаклыкны  таптырырга  кирәк, Сабантуй көрәшендә  җиңеп өйрәнгән кулларына  кемнедер дөмбәсләргә кирәк, кемнедер “акылга утыртырга”  кирәк. Шулай берәүләрне “акылга утырта” торгач,  аның үзен дә утырттылар... төрмәгә.  Берничә ел утырып кайткач,  егеттән бөтен авыл читләште.  Барлык күршеләре йөзен борды Расихтан.  Авылда нинди генә яманлык, усаллык  кылмасыннар, хаклымы-түгелме, Расихтан күрделәр. Бер күршеләре,  Хәмдия белән Ислам гына,  кылган изгелеген онытмыйча, аңа карата кешеләрчә мөнәсәбәттә калдылар. Ул тегеләй, ул болай дип,  башкалар кебек  аның турында авыз чайкамадылар. Айнык чагында Расих  еш кына Исламга кереп, тәмәке төнәтеп утырды. Турыдан-туры, ачыктан-ачык  акылга өйрәтмәсә дә,  Ислам,  читләштереп булса да, дуамал холыклы егеткә тиешле  киңәш биргәләде. Син, егет, әйдә, казна йортына кайтасың килмәсә, әзрәк уйлап кылан... Ни дисәң дә, монда яхшырак...  Расихка да шундый гади генә, ләкин бик кирәкле, дөрес, хаклы  сүзләр җитми иде кебек.  Нинди генә булмасын, кешегә яхшы караш җитми, төпле киңәш җитми.  Югыйсә ник керер иде ул күршесенә?  Тыңладымы ул күршесенең киңәшләрен, юкмы, әйтүе кыен. Шулай да  төрмәгә башка эләкмәде. Район үзәгенә зур гына йорт салып, шунда яши башлады.  Ә  Расих нинди генә булмасын – адашкан, абынган,  сөртенгән, егылган  – Ислам белән Хәмдия өчен ул аларның балаларын үлемнән коткарып, фаҗигадән саклап  калган бердәнбер кеше.  Тормыш аны ничек кенә үзгәртмәсен, ир белән хатын Расихта иң куркыныч  чакта балаларга ярдәм кулы сузган мәрхәмәтле егетне  күрделәр. Аңлаган кеше өчен изгелек еллар үтү белән онытылмый, югалмый. Аның бәһасе, киресенчә, арта, үсә генә бара. Күптән инде шәһәрдә үз тормышы белән яшәп яткан  Нур кайткан саен Расихны эзләп таба, хәлен сораша, тормышы белән кызыксына.  Ә Расих аңа елмаеп кулын суза: “Нихәл, энекәш?” Аннан Нурдан да, үзеннән дә сораган кебек,  сорап куя: “Йөзәргә өйрәндеңме?” Тормышта бер баткан, бер калыккан Расихның  бу соравы үзенә дә бик кагылганын Нур яхшы аңлый кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев