ЯШЬ ТИРӘК

I

Кояшлы җәйнең соңгы көннәре. Урам гөлләренең кызарып, хисләндереп утырган мәле. Челлә кояшында кызынып, карасу-көрән төскә кергән укучыларның, ялдан кайтып, шәһәр урамнарына тулган чагы иде. Сәгыйть тә әле кичә генә авылдан, әбиләреннән кайтып төшкән. Туган йортыннан гомерендә беренче кабат ничәдер атнага аерылып торуы иде. Шул сәбәпле аңа бүген үз каласында бар нәрсә дә яңача, искитмәле булып күренде. Шәһәр Сәгыйтьне шушы ике ай эчендә дә сагындырып өлгергән икән ләбаса. Әбиләренә китәр алдыннан гына, ул шәһәр тормышына бөтенләй төкереп ташларга, каядыр еракка – күрше Мифтах абзыйның уллары гизгән Төмән урманнарынамы, йә булмаса, Караком чүлләрен җиңеп, җәһәннәм астында тимер юл сузучылар янынамы китеп барырга хыялланган иде. Хәтта тиенләп акчасын да җыя башлаган иде. Әйдә, калсыннар әле үзеңне кая куярга белми аптыраган тынчу калада «персональ» эте белән мәш килүче Илдус та, атасы кинокамера алып биргәннән бирле, дуслыктан ерагайган, эреләнгән Фәрит «паша» да. Сәгыйть кагылып-тиргәлеп монда ятмаячак, һич югында, ялгыз әбисе янына кайтып, элек атасы яшәгән җирдә яшәр. Хәер, әле дә аның ул уеннан кире кайтканы юк. Тик каланың чиста урамнары, бизәкле киеме шулай тиз үк сагындыра микәнни? Ә барын ташлап, каядыр китү уе кайчан туган соң? Тарих дәресендә, киреләнеп, иҗтимагый үсеш хакында белербелмәс бәхәсләшеп, начар билге алганнан соңмы? Әллә комсомол җыелышында үзе турында: «Шулар гына мәктәпне артка сөйри», – дигәнне ишеткәчме? Моны Сәгыйть үзе дә анык кына әйтә алмас иде. Әмма иң көйдергәне, бар нәрсәгә кул селтәрлек иткәне аның әле дә йөрәгеннән китми. Соңгы уку көннәренең берендә аңа «яшь выскочка» Светлана:

– Ялкаулыгың, Сәгыйть, кырык өченче размерлы ботинкаңа таянган буеңнан да зурмыни соң? Ми күзәнәкләрең бер дә урыныннан кузгалырлык түгелмени? – дип, үтенә үк барып кагылды.

Әгәр Светлана бу сүзләрне бөтен класс алдында әйтмәгән булса, Сәгыйть аны уйлап та бирмәгән булыр иде.

– Башта үз шөрепләреңне борып куй,– дип кайтарыр да китәр иде. Әллә ул Светлана белгәнне генә белми дә Светлана эшләгәннәрне генә эшли алмыймы? Җәй айларында тикмәгә генә, атасына ияреп, мастерскойга йөрмәгән ул.

– Яле, йә, Хафизның улы микән син, тот әле шушы резакны. Кислород бирә төш. Тимер эреп җиттем дигәндә генә, син аны өрдер, шунда киселә ул,– дия-дия, атасының дуслары күптән инде аны газ уты белән металл кисәргә дә, тирәякка зәңгәр-сары ут көлтәсе чәчкән электросварка эшенә дә өйрәткәннәр, һәвәсләнеп китеп, берничә техник китап укып чыкканы да, шуларны хәтергә сеңдергәне дә бар. Кай очракта нинди электрод, кайсы металлга ниндирәк кисү режимы куллану яхшырак икәне турында хәтта атасы белән бәхәскә кергәне, дуслары янында әтисенең: «Вәт минем малайны, үз сукмагын тәки сукалый бит!» – диюен дә ишеткәне бар. Шуңа күрә ул Светаның чәнечкеле теленә каршы:

– Кемнәрдән кем чыгар бит әле! – дип кенә җавап биргән иде.

Әмма Светлана аны бөтен класс алдында мыскыл итте. Шунда беркем дә каршы сүз белән Сәгыйтьне яклап чыкмады. Моңарчы дус йөргән Илдусы да авызын ерып көлеп куйды. Ди мәк, Сәгыйть турында барысы да Светлана әйткәнчә уйлыйлар.

Әбиләре авылына китәр алдыннан, ул:

– Ошаса, мин авылда калам. Үзегез дә әби ялгыз, караучысыз ди идегез,– дип әйткән иде.

Ләкин аңа авыл ошамады. Сәгыйть кире кайтты. Әллә берәр заводка керергәме? Менә ул, шул хакта уйланып, кая китәргә дип аптырап, шәһәр урамында йөри. Кая да булса китәр өчен аңа бер иптәш кирәк. Котдус, әлбәттә, артык карышып та тормас иде – иң якын дусты бит ул – тик аның әнисе авыру. Аны ташлап ки тә алмаячак. Сәгыйть үзе дә алай булдыра алмас иде. Ә башка кем белән киңәшә ала соң ул? Бәлки, мәктәп урамына борыласыдыр? Хәзер мәктәптә шау-гөр киләләрдер, каникулда күргәннәре хакында сөйләшәләрдер. Фотога төшерүчеләр җыелгандыр. Башка елларны үзе дә каникулдан кайту көннәрен түземсезләнеп көтә торган иде. Фәритнең «Комсомолец»ы белән җәй буе төшереп килгән фотоларын, төрлечә кыландырып, укытучы әгъфәр абыйларына күрсәтәләр иде. Алар ул чакта Фәрит белән дуслар иде. Соңра Фәриткә кыйммәтле киноаппарат алдылар. Инде аны тотып карарга да ярамый – әнисе: «Бормагыз! Тотмагыз! Фәрит, андый яхшы лента башка юк. Юк-барга әрәм итмә!» – дип кенә тора. Шуннан бирле аларга йөрүдән Сәгыйтьнең күңеле кайткан иде.

Сәгыйть Котдусларга сугылды.

– Котдус су коенырга китте,– диделәр.

Нишлисең бит? Котдус өйдә юк дип, урамга чыгып сөрән салып булмый. Тик өйгә дә кайтасы килми. Аны анда бер эш тә көтми иде. Кичәдән бирле күңеле аны шәһәргә тарта. Үзен ул хәзер чыр-чу килеп ишегалдында уйнаган, әле былтыр гына уеннарына кушылып-кушылып киткән малайлардан олырак итеп сизә. Алар уены, алар шөгыле бүген аны бөтенләй кызыктырмый.

Шулай уйланып барган җирдән ул:

– Сак булыгыз, өстегезгә чәчрәмәсен, – дигән сүзләрне ишетеп туктап калды. Нәрсәдән һәм кемнән сакланырга дип, башын югары күтәрде. Балконда кулына зур чүмеч тоткан ягымлы бер кыз тора икән. Гөлләргә су сибеп йөри. Балконны каплап торган гөлләр арасыннан ул Сәгыйтькә елмаеп карап тора иде. Ирексездән Сәгыйтьнең күңеле ачылып китте. Шушы кызга аның ниндидер шуклык белән җавап кайтарасы килде. Укыганнарын исенә төшереп:

– Сез – Джульетта,– диде. Кыз иркенләп көлеп җибәрде.

– Ә сез, алайса, Ромео буласызмы?

Сәгыйть шаярып ниләр генә димәсен, кыз да, үз итеп, елмаючан күзләрен уйнатып, шундый ук шуклык белән җавап кайтара торды. Сүз әйткән саен, аның аксыл чәч толымындагы ике күбәләк – ак бантлары – күңелгә җиңеллек өстәп очарга талпынгандай итә иде. Сәгыйтькә әле беркайчан да, бер кызның да болай ягымлы, үз итеп эндәшкәне дә юк иде. Чөнки ул балачактан ук бу черелдек затларны өнәп бетерми һәм, җае туры килгән саен, алардан көлеп, үртәшеп китүне яхшырак күрә иде. Бүген бөтенләй башкача килеп чыкты. Моңа, әлбәттә, кызның сөйкемлелеге, Сәгыйтьне дә башкалар ише «усал малай» итеп түгел, бәлки үз итеп, тиң итеп сөйләшүе сәбәпче иде. Аның күңеленнән бер-бер артлы «Кем ул? Кайдан килгән? Кайда соң мин?» дигән сораулар үтте. Ул кабат таш тротуарга сафлык бөркеп, тамчылап торучы балконга борылып карады. Кыз инде анда юк иде. Ә йорт Сәгыйть каникулда, авылда булганда гына салынып беткән икән. Сәгыйть бу йортны кайткач ук күргән иде күрүен, ләкин ул кадәр исе китмәгән иде. Әмма бу мизгелдә якын-тирәдә шушы ак йорттан да сөйкемлерәк йорт юк иде кебек. Аның бу якларга кабат-кабат килеп чыгасы, йомышы булса-булмаса да, урап үтәсе килеп тора башлады.

II

Зәбидә апа да улындагы үзгәрешне күрми калмады. Күрер күзгә улы инде хәзер төрле шуклыклары белән ата-анага, укытучыларына гел мәшәкать өстәп торучыдан үсә, олы гая, сабырлана төшкән кебек. Юк-бар белән бер дә мавыкмый. Йөргәндә дә ул хәзер төзрәк, күренебрәк атларга тырыша. Кайсы сыйфатлары беләндер бистә данын тоткан атасы йөрешен кабатлагандай булып килә. Зәбидә апа кайчак:

– Сәгыйть, кибеткә генә барып кил әле,– дисә, улы әүвәлгечә йомышка атылмас булды. Еш кына бүлмәсендә юана. Башта «бу ни хәл» дип борчылып йөргән ана беркөнне серне ачты. Оныткан кул эшен эзләп бүлмәгә керсә – Сәгыйть көзге алдында ыспайлана икән бит. Улы бөтенләй зурайган, үскән егет булган икән бит. Китәм дип, юкка гына талпынуы булмагандыр. Бәлки, без белмәгән берәр сере дә бардыр дип уйланды ана. Әмма соңгы көннәрдә Сәгыйтенең китү сүзләрен кабат ишеттерми, онытылып йөрүенә куанып та куйды. «Бәлки, шулай гына үтеп тә китәр». Ана, түземсезләнеп, беренче сентябрьне көтә башлады. Сәгыйть тә уку башланыр көннәрне көтә иде. Ул гөл үстерүче кызны үз мәктәпләрендә очратырмын, мәктәп алды бакча сукмакларында күрермен дип хыялланды. Югары классларда укучы кызлар язын-көзен тәнәфес вакытларында үзләре утырткан каен, ак тирәк, өрәңге куаклары буйлап кулга-кул тотышып йөрергә яраталар. Яшел кәүсәле, бөгелеп-сыгылып торучы яшь тирәкләр арасында кызлар, ак алъяпкычлары белән, көз җиткәч еракларга, җылы якларга очарга җыенган кошларга охшап, моңсу-салмак кына атлыйлар. Талгын җилләр искәндә, яшел яфраклар гүя аларның саф хис, яшерен серләрен хуплап лепердәшә иделәр. Ә Сәгыйть әле былтыр гына аларның бу гадәт-йоласыннан көлә, үртәшә иде. Быел исә шуларның йөрешен җилкенеп күзәтеп утыра торган булып китте. Тик гөл үстерүче кыз гына алар арасында юк иде. Ул да хәзер шулай, гүзәл, нурлы күзләренең очкынын тирә-юньгә сирпеп, шушындый ук ак каеннар буйлап йөридер. Аның алсу иреннәре дә тирәк яфракларына, бәлки, сер сөйлидер. Тик ул Сәгыйтьне искә ала, хәтерли микән? Моны ничек белергә? Ничек үз уйларын аңа җиткерергә? Хәер, Сәгыйть үзе дә очрашса ни әйтерен анык белеп бетерми бит әле. Берничә көн инде Сәгыйть иртән, Котдуслар күргәнче, балконлы йорт янына барып әйләнеп килә. Кайсы да булса мәктәпкә йөридер бит ул бантиклы кыз? Сәгыйть, төрле вакытта килеп, аның чыгуын көтте. Ерактан гына булса да күреп калсаңчы дип хыялланды. Ниһаять, беркөн ул кызның, тыйнак-җитез атлап, автобус тукталышына баруын күреп чиксез куанды. Каршысына чыгарга ашкынды. Тик булдыра алмады. «Бик иртә китә икән. Барыр җире ерактыр, мөгаен. Монда күчсәләр дә, үз мәктәбе, үз иптәшләреннән аерыласы килмәгәндер. Ә Сәгыйтьләр аны үз итмәс идемени?» Менә ул, тукталыш баганасына җитеп, Сәгыйтькә яны белән борылып басты. Эшкә баручы апалар, абыйлар арасында ул берүзе, коңгырт-сары күлмәк өстеннән кигән алъяпкычы, ак бантлары, төз, зифа гәүдәсе белән аерылып, мәктәп каршындагы сылу, сыгынкы тирәкләргә охшап тора иде. Сәгыйтьне ул күргәндерме, күреп тә, янга борылгандырмы, әмма аның, урам чатына төбәлеп, Сәгыйть ышыкланган багана артына таба күз сирпеп алуы егетнең нәкъ йөрәгенә кадалган шикелле иде. Сәгыйтьне баскан урыныннан кузгатмый, басып тоткан төсле тоелды. Кузгалса, аны ул да, кешеләр дә күрер, аңа уңайсыз булыр кебек.  Ул көнне Сәгыйть көне буе ләззәтле уйларга бирелеп йөрде. Гел аның белән булырга тырышты һәм аны хыялында һәр иртә мәктәпкә озата барды, каршы алды. Икәү, кулга-кул тотынып, шәһәр урамнарын әйләнделәр. Сәгыйтьнең яраткан урын нарында булдылар. Хәтта әтисе эшләгән мастерскойга ук барып җиттеләр... Шунда Зәбидә апа:

– Нишләп утыруың бу? Кайчаннан бирле кулыңдагы ручкаңны әйләндерәсең? – дип, аның уй-хыялын өзде.

III

Бүген шимбә көн. Физкультура дәресе урынына алар мәктәп артындагы бушлыкта агач утырталар иде. Сәгыйть, элек булмаганча, бик тырышып эшләде. Аның әле беркайчан да күмәк эшләрдә шулхәтле онытылып эшләгәне юк иде. Бүген исә аңа булышучы кызлар су ташып, үренте китереп өлгерә алмадылар. Сәгыйть ара-тирә киң мәйданга сибелешкән укучыларга карап ала да, тагы җир казып, тагы утырта. Кабат Котдус, Илдуслар рәтенә күз төшереп, аларның күпме эшләвен абайлый да тагын рухланып казый башлый. Света да инде, берничә мәртәбә аның янына тукталып:

– Бүген син «по-ударному»! – дип мактап китте. Сәгыйтькә, гомумән, Света үзгәргән кебек тоелды. Хәтта ничектер үз күренде. Мәктәп бакчасында тырышкан арада, Сәгыйтьнең күңеленә капылт бер уй төште. Бик шәп уй иде. Ләкин аны үзе генә башкара алмас бит. Әллә... Әллә Котдус белән Илдуска барын да сөйләп бирергәме? Бик дус, бик якын итеп кенә. Берәүгә дә сөйләмәскә дип, ант алып кына!.. Башкалар ял иткәндә дә тукталмаган Сәгыйть, кызларны аптырашта калдырып, көрәген ташлады да иптәшләре янына чапты. Илдусларны читкә чакырып серен ача башлады.

– Беләбез инде. Теге, унбишенче йорттагы кызмы? – диештеләр дуслары.

Сәгыйть бермәл сәерсенеп, астан текәлеп, аларга карап торды.

– Һей, акайтты күзен! – диде Илдус.

– Әллә без синең кайда йөргәнеңне күрмәдек дисеңме? – дип куйды Котдус.

– Үзе әйтсен дип, белдермәдек. Әйе бит, Котдус?

Эштән соң да алар өчәүләп бик озак серләштеләр. Кичке эңгер-меңгердән көтә башлаган Сәгыйтькә төнге ун сагындырып килде. Аның ашкынуын, каядыр барырга җыенып утыруын сизенгән Зәбидә апа:

– Беркая йөрмисең. Утыр, дәресеңне әзерлә дә ят,– дип, берничә мәртәбә кисәтеп куйды.

Сәгыйть киенә үк башлагач, ул, ачуланып:

– Йомры телемне яссы итеп, сиңа ничә кат әйтергә? Йөрмә. Буең дәү булган белән, әллә көчем җитмәс дип беләсеңме? – дип янап та караган булды. Булдыра алмады. Сәгыйтькә бүген ничек тә чыгып керергә кирәк, сәбәбе бик зур, эше бар иде.

– Мин хәзер кайтам, әни. Борчылма,– диде дә чыгып та китте.

Котдуслар аны көтә иде инде. Өчәүләп барып, мәктәп артындагы бакчага күмеп куйган көрәкләрен алдылар. Сайлаган топольләрен таптылар һәм, урам-тыкрыклардан үткәндә олыларга күренмәскә тырышып, яңа өйгә, аның өенә таба юл алдылар.

Сәгыйтьнең уе болай иде. Аның чәчкә-гөлләр үстергән балконына тиеп торырлык итеп, зифа тополь үрмәләячәк. Шул тереклек иясе язын-көзен дә, эссе җәйләрдә дә Сәгыйтьнең яшертен хыялын, оялчан тойгы-хисләрен аның исенә төшереп үссен. Салкын буранлы кыш көннәрендә дә ул аңа күңел җылылыгы бирерлек булсын. Тирәк яфраклары лепердәшеп, аңа кунган кошлар сайрап, Сәгыйтьнең тел белән генә әйтеп бирә алмаган йөрәк серләрен җиткереп торсын.

Өч дус ләм-мим сөйләшмичә генә эшләделәр. Шулчак һәркайсының күңелендә үз шатлыгы, үз бәхете чәчәккә бөреләнгәндәй булды. Үз хыялларына уралды...

Ай калыкканда, Сәгыйть рәхәтләнеп, үз-үзеннән, дусларыннан канәгать кыяфәттә йоклап ята иде инде. Төшендәме, саташыпмы, ул эшче, нефтьче абыйларының, олыларның һәм егет-кызларның, яңа йорт яныннан үткәндә, топольгә сокланып китүен, тирә-юньгә бәхет, нур бөркеп, ак мәрҗән тешләрен күрсәтеп көлеп торучы кызны күреп, йокы аралаш шатланып, көлемсерәп куйды.

Лирон ХӘМИДУЛЛИН

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 ноябрь 2020 - 17:43
    БӘХЕТЛӘРЕҢ БУЛСЫН, КЫЗ БАЛА Бүген эштә Флүрәнең әллә нигә көне буена үтереп эче пошты. Бар тынычлыгын алып, билгесез бер сәбәптән күкрәк турысын күзгә күренмәгән мәче тырнагы тына белмичә тырный да тырный. Эше бүген ярыйсы гына барганы да хатынны шатландырмады.
    1207
    0
    7
  • 10 ноябрь 2020 - 15:12
    ЯШЕЛ КАР Әхмәт яшь чагында ук дуамаллыгы белән сукыр авыл мулласының да күзен ачкан егет. Юкны сөйләмә инде, дуамаллык белән генә ачыла торган булсамы, дөнья  йөзен бер күрер өчен тилмереп яшәүчеләр шулкадәр дә күп булмас иде. Никадәр егет асыллары үзләренең сөйгәннәрен күрер өчен нинди генә дуамаллыклар кылмас иде икән.
    939
    0
    3
  • 2 ноябрь 2020 - 11:38
    ЙӨРӘК БИТ УЛ! – Моңарчы ашларыңны бүлмәңә ташып, сине кадерләп кенә тордык, инде үзеңә барып ашарга туры килер, – диде табиб, елмаеп. Кулыннан тотып диваннан торгызды да бүлмә буйлап йөртеп карады. Аякларының хәлсезлеге бер нәрсә – йөри-йөри ныгыр, ә менә тын кысылуы, йөрәк хәлсезлеге белән нишләргә?
    879
    0
    6

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019