Логотип Идель
Иҗат

ЯРЛЫКАГЫЛ!

Мин мәктәп директоры булып эшлим. Һәм мин бик әйбәт эшлим. Моңа кадәр безнең мәктәп пачка-пачка грамотасыз укучылар әзерләп чыгарган... Хәзер күз тимәсен: һәр укучының өтере үз урынында. Ноктасы үз урынында, хәтта сорау билгесен дә дөрес итеп куя беләләр. Авылның эшкуар-фермерлары документ тутырырга минем укучылар янына йөри. Хәзер бер гектар җирне рәсмиләштерү өчен ДТ тракторы авырлыгында кәгазь-документ  тутырырга кирәк ди бит.

Һәр эшнең үз эштие бар дигәндәй, оптимизация дигән нәмәрсә башлангач, мәктәпнең эшләре тагын да алга китте. Мин үзем дә «оптиминированный» директор,  гомер буе ферма мөдире булып эшләдем, колхоздагы сыер белән үгезләрнең штатлары кыскартылгач, бала-чагага ярамаган тагын дип,  мәктәпкә китереп тыктылар.

Хөкүмәт мәктәптәге бердәнбер татар теле укытучысын   кыскартуга эләктерде, ә мин, үз чиратымда, ул дәресне алып барырга дип  физкультура укытучысын куйдым. Хәзер балалар Тукайның «Туган тел» шигыре көенә футбол тибә! Күз алдыгызга киләме? Менә шул катнаш дәрестән кыскача репортаж тыңлагыз.

 «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле», ‒ дип, башлана бит әле Тукай шигыре. Ике метрлы буйлы акселерат укучы, тупны тотып ала да: «Иии-яяя!» дип үкереп, аңа тибеп җибәрә! Шунысын да әйтим: чаңгы-туп ише нәрсәләрне алырга мәктәпкә күптән акча бирелми, тупны хезмәт дәресендә үзебез әмәллибез. Тишек беларусь камерасыннан, эченә  юеш сенаж тутырабыз да!.. Мондый тупның авырлыгы күз алдыгызга килә торгандыр! Шуннан... әлеге уналты  потлы гер чаклы туп шапылдап икенче бер уенчының корсагына килеп бәрелә! «Иии! Хәзер мин синең әнкәң-анаңның телен! И-иии әткәң-атаңның телен!» ди, тегесе авыртуга түзә алмыйча Һәм булган гаярьлеген эшкә җигә. Туп, үз чиратында, икенче малайның маңгаена килеп куна. Анысы да, авыртудан сыкранып, беркавым туган  телен  тешләп тора да:»И анаңны шулай итим, бишекләре – ниләре белән бергә!» дип, тупка тондыра. Ә туп оча! Һәм шул уңайдан өченче малайның умыртка сөяген чак кына урталай сындырмый! Тегесе авыртудан әби-бабасыннан калган бишек сиртмәсе кебек бөгелеп килә һәм: «И әбиеңнең хикәятләрен, кабер такталары белән бергә»! дип, Тукай шигырен үзенчә дәвам итеп китә.

Ә мин, мәктәп директоры буларак, бер читтән күзәтеп торам һәм эчемнән генә белгән догаларымны укыйм: «Йа, Ходам! Үзең ярлыкагыл инде  бу балаларның әткә-әнкәләрен һәм туп тибеп уйнаган шушы гөнаһсыз сабыйларның үзләрен! ‒ дип пышылдыйм – Ярлыкагыл, Ходам! Ярлыкагыл инде, зинһар өчен, пожалуйста!

Зиннур ХӨСНИЯР

https://husniyar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев