Логотип Идель
Иҗат

"ЯРАТЫЛМЫЙ КАЛГАН ЯРЛАР": ЧАЛЛЫ ТЕАТРЫ КАЗАННЫ ШАККАТЫРДЫ

Спектакльгә 20 минут кала, тамашачы нишли? Төгәле – инде театрга килеп җитеп, спектакль карарга санаулы минутлар калганын чамалап йөри, һәм үзе дә сизмәстән театр фойесында... перфоманс героена әвереләм дип уйлап та карамый. Чаллы татар дәүләт драма театры үз тамашачыларына шулай эшләде дә. Гармун тартып чыккан актер үзе артыннан бер төркем актрисаларны да ияртте. Алар “Эх, төймә”, “Асиләсе, Вәсиләсе”н башкарып, тамашачысын җырлап каршы алды. Кызлар тамашачы ир-егетләр белән дә флирт (яхшы мәгънәдә) ясарга онытмады: рус җырына ак бию башкарды. “Һөнәр” Бөтенроссия яшь режиссура фестивале шулай башланып китте.

Әгәр спектакль Камал театрының зур сәхнәсендә барса, бу интерактивны күпме кеше күрер иде бит! Тик декорацияләр Кече сәхнәгә исәпләнгәнгә күрә, аны Кече залдагы тамашачы гына күрә алды.

«Яратылмый калган ярлар» пьесасын Чаллы театры артисты, Татарстанның халык артисты Булат Сәлахов язган. Башта әлеге әсәр “Яңа татар пьесасы”нда катнашкан, аннары театр белгечләре семинарында яңгырап, Россиянең Идел буе федераль округының театр белгечләре тарафыннан уңай бәя алган.

“Яратылмый калган ярлар”ны сәхнәгә Башкорт дәүләт академия театры режиссеры Илсур Казакбаев куя. Бу – аның татар сәхнәсендә дебюты.



Пьесадагы күренешләр илебездәге бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән Бөек Ватан сугышы вакытына барып тоташа. Төгәлрәк, сугыш вакытында хезмәт лагерьларына мобилизацияләнгән хатын-кызлар турында. Мондый лагерьларга кызларны 16 яшьтән генә алсалар да, әле 15 яше дә тулмаган татар кызы Илсөяр дә шунда эләгә. Кыз властька каршы бара алмый. Ә син барып кара: хәзер үк йә эштәге паегыңны азайталар, күбрәк эш өстиләр, йә бөтенләй атып үтерәләр.

Спектакльдә төп герой Илсөяр (Гөлинә Минһаҗева) һәм аның белән бер яшьтәрәк булган немец кызы Анна-Мария (Алсу Гыйльманова), рус кызы Екатерина Павловна (Зөлфия Галиуллина) һәм тагын меңләгән хатын-кыз янында бөтереләләр. 48 градус салкында да урман кисә кызлар. 4000нән артык гүзәл заттан 1700ен югалталар. Кем өстенә агач ава, кемдер ачлыктан кырыла, кемдер үз-үзенә кул сала. Шушы авыр хезмәткә дучар итеп, хакимият кешенең ихтыярын юкка чыгару, аны хакимияткә кол буларак хезмәт итә торган «робот» итеп ясарга тели сыман. Язмыш сынавына дучар булганнарның күбесе һәлак була. Тик Илсөяр генә сынмый сыгылмый.



Спектакль башланган, берсе өстенә берсе куелган өстәлләрнең иң өстәгесендә бер кыз ятканлыгы күренде. Тик күп кенә тамашачылар аның тере түгел, манекен булуын фаразлады. Ә спектакль башлануга теге кыз сикереп тормасынмы?! Менә сиңа манекен!

Өстәл поезд да, ишек тә, агач та


Бер карасаң, постановкадагы декорацияләр гади генә кебек. Сәхнәнең арткы өлешендә – киселгән 6 каен агачы. Алар спектакль буе үзгәрми, шул ук урында кала. Әлеге каеннар, урмандагы агачлар да, хезмәт лагерендагы хатын-кызларны сурәтли сыман, алар да киселгән, сыгылган, аударылган. Агачлар да, шушы ук хатын-кызлар сыман, ачы язмышка дучар булган.

Каен агачларыннан кала, дүрт агач өстәл бар әле. Нәкъ менә алар декорацияләр генә түгел, пространство элементына әвереләләр дә. Режиссер алар белән уйнаган кебек эш итә. Илсөярне хезмәт лагерена җибәрергә теләгән командирның эш кабинеты ишегенә дә әверелә алар. Әле поездга әйләнеп куя: бер төркем кыз өстәл өстенә утырып, әле бер якка, әле икенче якка селкенеп, поезд хәрәкәтләрен сурәтли. Геройлар алдагы тормышлары турында уйланып, “Китәсем килеп китмәдем туган җирдән”, дип суза. Әйтерсең лә, әйләнеп кайтмаячагын алар сизә.

Өстәлләр шулай ук урмандагы кызлар кисә торган агачларга да әверелә. Өстәлләрне күтәреп йөреп, агач кискән тавыш чыгару – безне, чыннан да, хезмәт лагере эченә алып кереп китә. Күпме авырлык күрә кызлар: 11әр сәгать эшлиләр. Бу өстәллләр, спектакль геройлары кебек, бертуктаусыз хәрәкәттә. Гомумән алганда, алар дрессировкага яхшы бирелә. Хезмәт лагере башлыклары да кызларны ничек куркытырга, ничек үзенә буйсындырырга кирәклеген яхшы белә бит.

Биредә барысы да властьтан торганын күрәбез. Хәрбиләр, карьера баскычларыннан югарырак үрмәләр өчен, воҗданга каршы килгән эшләр башкара тора. Мисал өчен, лагерь начальнигы Волкопятов шундый. Башта рус кызы Екатерина 1 Май бәйрәмендә чыгыш ясар өчен, аны авыр эшләрдән азат итә, паегын арттыра, ә кыз аңа кияүгә чыгудан баш тарткач, аны мәсхәрәли. Властька каршы барган бер гөнаһы да булмаган кыз да шушы капкынга эләгә.



Юк, бу лагерьда сине милләттәшең дә, кардәшең дә коткара алмый. Чөнки ул да – шул властьнең бер кисәкчеге. Хәтта Илсөярнең ватандашы булган пешекче дә биредә идарә итәргә, сатлыкҗан булырга яратылган диярсең. Әнә, Илсөярнең тамагын туйдырып, кыздан сатлыкҗан ясамакчы була. Тик барып чыкмый. Кыз ач калса кала, тик ризыкка алданып вөҗданын сатмый.

Икмәкне кадерләргә өйрәтәләр


Ачлык – спектакльдә бар геройларны озата барган куркыныч әйбер. Аны спектакльнең төп герое дип әйтеп тә була! Ул һәр җирдә: урманда да, хезмәт лагеренда да, хәтта Илсөяргә тапшырылган хатта да. Кыз да туган яктан килгән конверт исен иснәп, сагыну тәмен генә түгел, ә авылда да ачлык сагалап йөрүен ап-ачык итеп сизә. “Ачлык гадел кешене дә урлауга этәрә, акылны томалый” – әлеге сүзләрне бер тапкыр гына ишетмибез. Икмәкнең никадәр кадерле икәнен дә күрәбез. Хезмәт лагерендагы бер кисәк ипине дә, валчыклары ябышып калмас, өчен җеп белән кисү – табындагы төп ризыкны олылау, ярату һәм кадерләү билгесе. Бүген дә күпме кешене ачлыктан саклап калдырган ризыкны шулай итеп тота белсәк икән без!


Актерлар – аерым түгел, бердәм организм


Илсөяр – әле яшь кенә булуына карамастан, хезмәт лагеренда күпне күргән кыз. Тырыш, чая, курку белмәс, үз фикерендә нык тора, воҗданлы, кешелекле икәнлеген спектакль барышында үзе дәлилли ул. Түземле дә әле ул. Авылда калган әбисеннән хат алгач, та Илсөяр күз яшьләре агызганын бер кеше дә ишетмәсен өчен, яулык очын авызына капкан килеш елый. Бу – татар хатын-кызларына хас сабырлык билгесе.

«Ярытылмый калган ярлар» спектакле – актрисаның дебюты икән. Постановка дәвамында Гөлинә үз герое белән яши. Илсөярнең бөтен хисләре аның йөзендә, хәрәкәтләрендә чагыла. Курку һәм яшәү теләге. Шушы сыйфатлар Илсөяргә авырлыкларны артта калдырып, исән-имин туган ягына кайтырга да ярдәм итә дә инде.

Анна-Мария – немец кызы. Аны хезмәт лагеренда «фашист калдыгы» дип үртәп йөртәләр. Ә бит аның сугышны башлауга, кешеләрне мәсхәрәләүгә бернинди катнашы юк. Ул да бит шушы дәһшәтле заман аркасында бер җирдән икенче җиргә күчеп йөрергә дучар булган кеше. Ә Алексей Михайлович тыштан кырыс, бер карашы белән үтерергә сәләтле кеше булса да, чынлыкта аның күңеле нечкә һәм саф. Кырыс панцирен кигән Алексей Михайлович Анна-Марияне күрүгә аңа битараф калмый. Шулай булмаса, Анна-Марияне аны яклап калуы шуның турында сөйли.

Төп геройларның берсе булган Екатерина Павловнага 1 Май бәйрәмендә биюле балачагына кайтып килергә мөмкинлек бирә. Хезмәт лагеренда агач аударырга дучар булган балерина тикле балеринага бәйрәмдә чыгыш ясау нинди зур дәрәҗә! Тик аның өчен "артык күп" түләргә кирәк булачагын гына аңламый шул кыз. Постановкада хореографиягә дә иркен урын бирелгән. Балерина күренешендә, Алексей Михайлович җәберләгәндә бу аерымачык чагыла.



Спектакль актерлары тулаем бер образны гәүдәләндерә. Поездда барганда - бер поездны хәтерләтә алар, ахыргы күренештә «Аһ, син, заман» җырын башкарганда да аерым-аерым соло итеп түгел, тулы бер организм итеп тоела. Постановканың музыкаль бизәлешенә тел-теш тидереп булмый. Спектакль барышында актерларның акапеллага синхрон җырлаулары үзе ни тора!

Эмоциональ яктан спектакль болай да йөрәккә үтеп керерлек тавышларга бай. Әле өстәл кагу, әле пистолеттан ату... Шулай булгач, геройларның шулкадәр истерикага бирелүләре кирәк иде микән? Мисал өчен, өстәлгә таяк белән сугу, яңакка сугу, гомумән, сугу, кагу, каты тавышлар болай да йөрәккә үтә, шомландыра, куркыта. “Ботканы май белән бозып булмый”, дисәләр дә, бу очракта ботка бераз бозылып китә сыман. Шуңа да өч төп геройның үтә хисле булуы спектакльне артык эмоциональ итә кебек.

Спектакльнең тамашачыларда көлке уяткан җире дә булды. Кызлар йоклаганда төш күрә: алар янына әкияттәге сыман кәҗә килеп чыга. Тик бу өлеш бераз гына спектакльнең жанрына капма-каршы килә дияргә мөмкин. Чөнки мондый әкияти, уйнаклап торган кәҗә ул драма түгел, ә комедия элементы. Шулай ук пешекче белән Илсөяр күренешендә оятсыз такмакларны ишетәбез. Шунды җитди теманы күтәргән постановкага мондый такмаклар кирәк идеме икән?

Ни өчен? Бу сорауны без бик еш бирәбез. Без кемгәдер рәхәт булсын өчен тырышабыз. Аларга буйсынабыз, колга әвереләбез, кешелеклелегебезне югалтабыз. Ни өчен? Моңа беркем дә җавап бирә алмый. Шуңа ярлар да яратылмый, тормыш та яшәлми кала. Уйлап карасаң, моннан 70 ел элек булган хәлләр әле бүгенге заман белән дә аваздаш бит. Аларга бик күп парллельләр китереп була.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Фотолар Г. Камал театры сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев