Логотип Идель
Иҗат

ЯЛГЫЗ КАЕН

 Ничә тапкырлар колхоз рәисе шул каенга каныкты. 

– Алып атыгыз басу уртасыннан. Шул каенны тирәләп йөрергә тиешләрме җир сөрүчеләр? Күзгә төшкән ак тап булды бер. Берәр көнне барып үзем кисеп аударам инде! – дип җикеренде. 

Әмма беркемнең дә кулы күтәрелмәде. 

Моннан күп еллар элек мелиораторлар басуларны үскән агачлардан чистартканда, тракторчы Хәйретдин саклап калган иде ул кояшка күтәрелеп килгән үсентене. Нәкъ шул урында туктап әбәт ашадылар, яшел үләнгә аунап тәмәке төтәттеләр. Үсентегә  якын яткан яшь егет Хәйретдин сагызланып торган яфракларны сыйпап: 

– Үссен бу, егетләр. Җир сөргәндә, ашлык урганда күз тукталыр бер яшеллек булыр. Төбенә утырып  менә шулай ял итәрбез, күләгәсендә утырырбыз. Каен тиз үсә ул, берничә елдан күкрәп китәр әле, – диде. Егетнең теләгенә каршы төшмәделәр. 

Шул көннән башлап Хәйретдин үз итте бу агачны. Туры килгән саен туктап хәлен белеште, күңелендәгесен сөйләп бушанды. Башта бер төптән ике үсенте күтәрелеп килгән төсле иде. Берсе баштан ук нык булды,тырышып-тырмашып өскә үрләде, яфраклары да эрерәк иде. Икенчесенең зәгыйфьлеге күзгә чалынмый калмады. Бер туктаганда Хәйретдин аның корыганына игътибар итте. Шул вакыйгадан күп тә үтмәде, энекәше Шамил дөнья куйды. Балачактан чирләшкә булды ул. Табиблар ак канлы дип йөрттеләр үзен. Соңыннан аңлады Хәйретдин: лейкемия дигән  төзәлмәс чир булган ул. Күпме хастаханә юлын таптаса да, мантый алмады энекәше... 

Хәйретдинне армиягә соң гына алдылар. Егермесе тулган иде инде. Ул үскәндә армия яшендәгеләр күп булды. Бер өлешен шулай соңлатып та чакырдылар хәрби хезмәткә. Соң булса да, хезмәтнең хәтәренә эләкте егет. Шул елларда совет гаскәрләре Әминне бәреп төшереп,әфганнарга басып кергәннәр иде. Ярдәм итәбез дип. Илнең сәясәте нинди булгандыр, анысында солдатның гаебе юк, ул кушканнарны үти.  Карши шәһәрендә ике ай әзерлек үткәннән соң, Хәйретдин иптәшләре белән Кандагар таулары  тирәсенә килде. Элекке тракторчыга бронетранспортер ышанып тапшырдылар. Каты сугышлар барды анда, әмма озак кына вакыт Хәйретдиннең сыдырылган җире дә булмады, Ходай саклады. Шуннан өйдән хат килде. Хатта: «... каеныңның түбәндәге иң зур ботагын себерке бәйләргә кисеп алганнар...» – дигән сүзләр бар иде. Икенче көнне Хәйретдин йөрткән БТР минада шартлады. Һушсыз егетне вертолет белән Кабулга озаттылар. Аннан соң Мәскәү госпиталендә озак кына дәваланды. 

Туган авылына әйләнеп кайткач, вакыт табып каен янына барып утырды егет. Каенның кәүсәсе ныгынган, юан-юан ботаклары тирә-якка таралган, яфраклары лепер-лепер  җилдә шаулаша. Әйтерсең лә: «Кайттыңмы исән-сау, Хәйретдин?  Ә без сине көттек монда», – дип әйтәләр. 

Бераз ял иткәч, Хәйретдин тагын өйрәнгән эшенә алынды: тракторга утырды. Уртасында каены үсеп утырган басуны сөрде-тырмалады, көз җиткәч комбайнга күчеп иген урды. Җае чыккан саен өйрәнгән урынында тукталды. Шунда бер төрле күңеленә сихәт таба иде ул. 

Каен үсте, олпатланды, Хәйретдин тормышында гадәти вакыйгалар була торды: өйләнде, балалары туды, йорт-җир торгызды, көчен кызганмый эшләде. 

Бер елны яңа килгән рәис кайдандыр кешеләр табып әлеге каенны трослар белән тарттырып аудармакчы булды. Көчле чылбырлы трактор яман үкереп  тә тартып ала алмаган – тамырларын тирән җибәргән агач. Нәрсә булып бетәр иде бу хәл, ярый әле авылдашлары күреп алып теге егетне уңлы-суллы яңаклап акылга утыртканнар. Икенче көнне барып күрде Хәйретдин : трос кисеп кереп каенның кәүсәсен эштән чыгарган иде. 

– Тернәкләнеп китә алмас, –диделәр дөнья күргән кешеләр. 

Ике-өч көн үттеме икән, район үзәгендә Хәйретдин үзенең җиңел машинасында  авариягә очрады. Бер маңка малай зур тизлектә мотоциклы белән аның алгы көпчәге астына килеп керде. Матайның карарлыгы калмаган иде, малай да җитди җәрәхәт алган,  бер аягы тубыктан түбән сынган. Бу очракта малай гаепле иде. Яше җитмәгән килеш техникага утыруы да  Хәйретдин файдасына иде кебек. Әмма бала милиция начальнигының улы булып чыкты. Зур тавыш купты, әлбәттә. Хәйретдиннән дөньяда булмаган куркыныч җинаятьче ясадылар. Бар районны шаулаткан суд булды. Бер гаепсезгә Хәйретдинне өч елга төрмәгә ябып та куйдылар. 

Соликамск дигән шәһәрдә өч ел лаеш шулпасы чөмерергә туры килде аңа. Өч ел агач аударды, агач ташыды. Уйламаган җирдән килеп чыгарга мөмкин бәхетсезлек һәр бәндәгә. Минем белән алай булмас дияргә һич ярамый. Ничек булса булды, азагына кадәр утырып , тагын туган якларга исән-сау кайтты ул. 

Иртә яз иде ул кайтканда. Аяк асты баткак әле. Шулай да ашкынып, кара җирне изә-изә, басу уртасындагы каены янына китте. Хикмәти Хода, тернәкләнгән иде рәхмәт төшкере агач, тагын бөреләнгән, яфрак ярырга җыена иде. Тик менә кәүсәсендә уч аясы киңлек яралары ярылып ята. Аңа карап күзләре яшьләнде Хәйретдиннең. Каенның  кытыршы кәүсәсен сыйпап: 

– Маладис, бирешмәгәнсең, каеным. Яшибез әле без, яшибез. Әле алда безнең шаулар чаклар, – дип сөйләнде. 

Аннан соң күпмедер еллар үтте. Таң атты да кич булды, эш белән мавыгып гомер үтә торды. Шуннан Хәйретдин каенының  очындагы ботаклары корый башлаганын шәйләп алды. Ачы тавышлы каргалар үз итте агачны, гел шунда оя корырга омтылдылар. 

Юкка гына булмаган икән бу күренешләр. Хәйретдин үзендә дә бер төрле үзгәреш сизә башлады. Тамагына аш үтми җәфаланды ир. Нинди ризык капса да укшый башлады, йөзе күзгә күренеп саргайды. Хатыны куалап дигәндәй табибларга җибәрде аны. Тикшергәннән соң, Хәйретдинне хастахәнәгә салдылар, кичекмәстән операция ясарга кирәклеген әйттеләр. Имеш, анда ниндидер язва чире башланган,терелүгә бердәнбер юл – пычак астына яту.  Якыннары белән киңәшкәннән соң,  тәвәкәлләргә булды Хәйретдин. 

Операция уңышлы үтте. Тагын бер-ике атнадан тып итеп өенә кайтып җитте Хәйретдин. Тагын тәнендә көч, күңелендә дәрт тойды ул. Яшәргә дә яшәргә әле аңа. Гаҗәп хәл: басудагы каен да корудан туктады, тагын да мәһабәтрәк булып кояшка үрләде. Тирә-якка ямь биреп үсүен белде. 

Кемдер әкият дияр, әмма кеше белән агач арасында булган күзгә күренмәс бәйләнеш озак еллар дәвам итте әле. Хәйретдин озын тормыш юлы үтте. Тормышыннан канәгать иде ул. Кешенекенә кызыкмады, алдашмады-урлашмады, эштән курыкмады, балаларын инсафлы итеп тәрбияләде, мәрхәмәтле язмыш: аңа әнә оныкларын да сөяргә язган икән. 

Басудагы  каен да  җилдә шыгырдый, авыр ыңгыраша башлаган иде инде. Яфраклары да иртә саргайды соңгы елларда... 

Беркнөн  күрше карчыгы Гайшә Хәйретдиннәргә яңалык белән кереп җитте: 

– Күрше, басудагы каеныңны күрмим. Әллә җил-фәлән зыян салганмы? – дип борчылуын белдерде. Ашыгып бәрәңге бакчасына чыгып китте Хәйретдин, кулын маңгай өстенә куеп каршыдагы басуга төбәлде. Күз күргән кадәр җирдә бары сары башаклар гына чайкала иде. Карашны тартып торган каены юкка чыккан. 

Өстенә кәзәкиен генә элеп алды да карт, турыдан чыгып, куллары белән бодай башакларын аралый-аралый, каены утырган үргә ашыкты. Тыны бетеп килеп җитте дусты янына. Төбеннән шартлап сынган иде каен, ботакларын як-якка ташлап, нәкъ кеше гәүдәсе төсле басу өстендә ята иде ул.  Йөрәге  телгәләнде Хәйретдиннең. Якын кешесен югалткандай булды ул. Авыр сулап, каен кәүсәсенә чүмәште. Бар гомерен күз алдыннан үткәрде. Әнә яшь кенә егет  ут уйнатып җир сөрә. Күңеле канатланган аның, алда бетмәс-төкәнмәс гомер, гел шатлыклардан торган тормыш. Киләчәктә бәхет көтә кочак җәеп... 

– Шулай җитте дәмени безнең хушлашыр минутлар? – дип, каен кәүсәсен яратып сыйпады ул.– Нишлисең , кемнән  генә  калмаган бу тормыш. Вакытында матур итеп китә дә белик. Матур итеп яши белдек, кем дә начар сүзләр белән искә алмас. Син дә үрнәк булдың. Җил-давылларга бирешмәдең, адашканнарга юл күрсәттең, эсседә күләгәңне бирдең. Рәхмәт сиңа... 

Өенә кайткач та Хәйретдин мунча якты. Аннан авылда яшәгән улының хәлен белде, оныкларын тупырдатып сөйды. Җомга намазына барып авылдашларына күренде. Хәзрәткә мулдан хәер бирде. Кичке чәй артында хатынына әйтте: 

– Мөршидә, рәхмәт, мин риза-разый синнән, яхшы хатын булдың, – диде. 

– Нәрсә сөйләп утырасың тагы, авызыңнан җил алсын, – диде Мөршидәсе кызып китеп. Күзләреннән яшь бәреп чыкты.Мине чакырдылар, – диде Хәйретдин тыныч кына. – Көннәрем санаулы. Иртәгә шәһәрдәге балаларны  дәшеп кайтарырга кирәк булыр. 

– Шуннан тыныч кына җәелгән урынына ятты. Белгәннәрен укып, Ходайдан ярлыкавын сорап йоклап китте. 

Иртән Хәйретдин уянмады. 

Кәрим КАРА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ????