Логотип Идель
Иҗат

ЯҢА ЕЛ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР

* * *
Яңа елга иске теләк
Әй Яңа ел. Яңа ел.
Яңа туган бала ел.
Син шаян, син шук әле.
Гөнаһларың юк әле.
Ай үсәсен көн үсеп.
Туктамыйча гел үсеп.
Күп гамәлләр кылырсың,
Баһадир ир булырсың.
Тик берүк явыз булма.
Җиргә кан-яшь агызма.
Җыйма ләгънәт-каргышлар.
Чуалмасын язмышлар…
Өйсезләрне өйле ит.
Көйсезләрне көйле ит.
Җылы, йомшак кул белән
Үксезләрнең яшен сөрт.
Буең белән түгел син.
Эшең белән олы бул.
Һәр кешенең гел көткән
Иң бәхетле елы бул.

(Ф. Яруллин)

 

Яңа елда

Яңа елда бар да яңа:
Яңа шигырь, яңа җыр.
Якты күзләрдән сирпелә Яңа бәхет, яңа нур.
Яңа елда бар да яңа:
Яңа шәмдәл, яңа сер.
Шәмнәре дә, ялкынланып, Өр-яңача яна гел.
Яңа елда бар да яңа:
Яңа чыршы, яңа сүз.
Йөзләребез яшәрә күк.
Үзебез дә яңа без.
Ләкин…
Үткән яктысыннан
Яктырган йөрәкләрең.
Онытырга һич ярамый
Иске ел теләкләрен.
Яңалык кадерле була,
Сакласаң аклыкларын.
Онытмыйча мәңге саклыйк
Иске ел шатлыкларын.

(Г. Гарипова)

 

* * *

Урманнарга керик, бәсләр коеп,
Тормасыннар, йоклагандай оеп.
«Яңа е-ел!» — дип аваз салыр җилләр,
һәм болытлар йолдыз-карын сибәр…

Җем-җем итәр безнең киемнәрдә!
Тылсым көче бардыр бу көннәрдә —
Уй-хисләрнең иң сафлары калыр.
Киләчәккә безне алып барыр.

Яңа елга бары шундый теләк!
Күрәсезме, бүләкләрен төяп.
Кыш бабай да инде юлга чыкты,
Агачлардан коела ап-ак сыкы.

(Ф. Мөслимова)

 

***

Хуш киләсең, Яңа ел!
Яна бер ел артта калды,
Калды артта моңаеп…
Ниләр вәгъдә итә?-
Алдыбызда: Яңа ел!
Булыр микән йөзе һәрчак
Кояш кебек гел көләч?
Куандырыр микән безне
Һәрбер көне – ул килгәч?!
И, Яңа ел, балкып кил син,
Шатлык белән геңә кил:
Әтиләр дә, эниләр дә,
Бабайлар да, әбиләр дә,
Апалар да, абыйлар да,
Һәм, әлбәттә, сабыйлар да –
Сөенсеннәр гелән-гел!
Хуш киләсең, Яңа ел!

(Л. Лерон)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев