Логотип Идель
Иҗат

«ЯҢА ТАТАР ПЬЕСАСЫ-2016» КОНКУРСЫНДА КАТНАШУЧЫ ПЬЕСАЛАР ИСЕМЛЕГЕ

«Яңа татар пьесасы-2016» конкурсында катнашучы пьесалар исемлеге билгеле булды. Кичә, кышныңберенче көнендә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының сайтында kamalteatr.ru 11нче мәртәбә уздырылучы, татар театрының 110-еллык юбилеена багышланган “Яңа татар пьесасы” конкурсының катнашучылары исемлеге билгеләнде. Бәйгедә татар телендә иҗат ителгән 58 пьеса катнаша.


«Яңа татар пьесасы-2016» конкурсына җибәрелгән пьесаларны бәялиләр: жюри рәисе – Искәндәр Гыйләҗев, жюри әгъзалары – Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Айгөл Габәши, Резедә Гарипова, Өлфәт Закирҗанов, Нияз Игъламов, Эльвира Камалова, Гүзәл Сәгыйтова, Гөлшат Фәттахова, Миләүшә Хәбетдинова, Илдар Хәйруллин, Нурания Җамали, Илфир Якупов.


Конкурс ике елга бер мәртәбә уздырыла, ике этаптан тора. Беренче этапта ((2016 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм икенче этапка узган 10-15 пьесадан торган шорт-исемлек төзиләр. Икенче этапта жюри җиңүче  әсәрләрне билгели. Өч җиңүче автор акчалата премия белән бүләкләнә.


2003 елдан алып, әлеге конкурсның нәтиҗәсе буларак, лауреат исеменә лаек булган һәм төрле номинацияләрдә җиңү яулаган 30га якын әсәр инде татар театрлары сәхнәләрендә дөнья күрде. Җиңеп чыккан һәм махсус бүләкләргә лаек дип табылган пьесалардан торган 12 томлык альманах басылды, томнарга 90нан артык әсәр керде.


Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, «Казан утлары» журналы һәм «Татарстан яшьләре» газетасы.


“Яңа татар пьесасы-2016” конкурсында катнашучылар исемлеге белән биредә танышырга мөмкин: http://www.kamalteatr.ru/project_titles/6?locale=ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев