Логотип Идель
Иҗат

ЯҢА ӘЛЕМ мәктәбе укучылары иҗаты

Актаныш муниципаль районы Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының иҗаты белән таныштырабыз.





Азалия Саетгараева (12 яшь):

Моңсу язлар 


Табигатьнең алтын көзләре бар,

Ак карлары белән кышлары.

Кышлар үтә салкыннары белән,

Аннан килә ямьле язлары.

Язгы җилләр ак карларны кисә,

Җир өстендә моңсу яралар.

Шул карларның күз яшьләре кебек

Гөрләвекләр булып агалар.

Бик тиз генә шулай вакыт үтә,

Гомеркәйләр кыска тоела.

Шулвакытта кайчак күңел тула,

Күз яшьләре булып коела...

 

Күңелдә яз


Җилкендереп тагын язлар килде,

Йөрәкләрне күмеп сөюгә.

Ә йөрәгем тишеп чыгар төсле,

Дулкынланып тибә күкрәктә.

Ямьле язга кушылып күңелемдә,

Йөзә сихри бер моң эчемдә.

Селкенә ул назлы бер кочагымда,

Мәхәббәтнең серле җирендә.

Кояш карап нурын сибә,

Яз килә бит-тантана!

Уйларым бит ямьле язда,

Җан сөенә, шатлана...




Әлфия Авсахова (11 яшь):

Татар телем


Татар телем, туган телем,

Әткәм-әнкәем теле.

Газизләрем кечкенәдән,

Татарча мине өйрәтте.

Рәхмәт әйтәм, бик зур итеп,

Әтигә һәм әнигә.

Аларны мин бик яратам,

Туган тел белән бергә.




Адилә Нуриманова (11 яшь):

Ял көне


Ял көннәрен көтеп алам,

Әнигә булышырга.

Иртән иртүк торамын,

Эшне эшли башларга.

Табак-савытларны юам,

Гөлләргә дә су сибәм.

Төрле-төрле әйберләрнең,

Тузаннарын да сөртәм.

Мин эшләрне эшләгәндә,

Әни коймак пешерә.

Коймак пешкәнен көтәбез,

Бергәләп чәй эчәргә.




Газиз Аглямов (11 яшь):

Кем булырга?


Һөнәрләр күп безнең алда,

Кайсын сайларга белмим...

Баян тотсам кулыма

Музыкант булыр идем.

Шигырь язарга кушасыз,

Шагыйрь булуы авыр.

Күңелне күтәреп алсаң,

Халык сине яратыр.

Шофёр булу да яхшы,

Икмәкләр дә ташыйсың.

Юл гына булсын яхшы,

Җитезлекне сыныйсың.

Арып-талып уйлый торгач,

Тәмам калдым аптырап.

Бар һөнәр дә бик кирәкле,

Бар һөнәр дә җаваплы!




Лилия Муллахметова (11 яшь):

Дәрестә


Апа кушты матур шигырь

Уйлап табып язарга.

Дусларымны күзәтәм әле:

Алар калганнар уйга...

 

Аделина карап тора,

Классташлар язганга.

Ә Лиана “Аһ”дип утыра

Шигырь яза алмыйча.

 

Азамат та уйланган,

Ильнар рәсем ясыйдыр.

Ә Гөлгенә белән Газиз

Шигырь яза башлыйдыр.

 

Адилә белән Камилә

Бер-берсенә карыйлар.

Язалар да язалар,

Тагын бер кат уйлыйлар.

 

Апа яңа шигырь сорый,

Уйлыйбыз әле һаман.

Бик кыен ул, бик озак ул

Фикер чуалып калган...




Лиана Гильмуллина (11 яшь):

Дусларым


Мәктәпкә килдем,

Дусларны күрдем.

Уйныйбыз бергә

Дус-тату илдә.

 

Күңелле була,

Дусларым булса.

Яратам аларны,

Якын дусларны.

 

Илләр тын булыр,

Кояш та көлер.

Югалтмагыз аларны,

Яхшы дусларны.




Илнар Гильфанов (11 яшь):

Хыял


Тагын чак кына үсим дә,

Капитан булам үзем.

Ә хәзергә иңлим, буйлыйм,

Хыялым диңгезен.

 

Капитан булып алырмын,

Йөртермен әле кораб.

Калырсыз ярда кул болгап,

Миңа көнләшеп карап.




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев