Иҗат
ЯҢА ДУС!
Дуслык турында бик еш сөйлибез. Ә нәрсә белән шулай кадерле соң ул? Дус – ул терәк, күңелне күтәрүче. Минем дә тормышта дусларым бик күп.
Ә быелгы җәй миңа тагын да кызыклы, кирәкле яңа дус бүләк итте. «Кем соң ул?» – дисездер. Бу - «Ялкын» һәм «Сабантуй» басмалары. «Ялкын» журналы оештырган «Көтелмәгән җәй» конкурсында катнашып җиңү яулагач, минем алар белән дуслык җебен тагы да ныгытасым килде. Чынлап та, бу журналлар бик кызыклы, файдалы булып чыкты.
Мин үземнең яшьтәшләремә дә «Сабантуй» һәм «Ялкын»га язылырга, балачак дөньясының рәхәт бишегендә бергә тирбәлергә, бар яңалыктан хәбәрдар булырга чакырып калам. Язылыгыз, укыгыз, төрле конкурсларда катнашып, үз көчегезне сынап карагыз!
Азалия Кәримова
Түбән Кама шәһәренең 22нче гимназия укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев