Логотип Идель
Иҗат

ВАСЫЯТЬ

Алтмышны узган Әхнәф белән аннан бик әз генә яшьрәк Дания, кушылып, бергә яши башлагач, авыл халкы, сөйләргә сүз булды әле, дип сөенгәндәй, берничә көн умарта күчедәй гөжләп алды. Үзләрен бик намуслы, тормышларыннан үрнәк алырлык дип санаганнар: “Кара әле бу оятсызларны. Кешедән дә оялмыйлар. Мәдинәнең үлгәненә кырык көн үтү белән берегеп тә куйдылар бер-берсенә”, – дип, алдан бәреп әйтмәсәләр дә, арттан гына сүз куерттылар. “Мәдинә исән чакта ук йөргәннәрдер болар”, – дип тә өстәүчеләр булды. Бигрәк тә Әхнәфнең уң як күршесе – ике ирдән аерылган ялгыз хатын Рабига тырышты. Урынлымы-урынсызмы “ояты качкан” Дания турында сүз кыстырды: “Ул бит Мәдинә чирләгәч, аны карашам дип, көне-төне Әхнәфтә ятты. Мөгаен, юкка ятмагандыр...”. Мулла юклыктан мулла булып йөргән Хәсәннең дә сүзләрен Дания белән Әхнәфкә тиз җиткерделәр: “Бу ни хәл бул, никахсыз-нисез гайлә кору?”. Кеше дөньясын тикшермичә, үз тормышлары белән яшәгәннәр генә дәшмәде, юк-бар сүз җыеп йөрмәде.      

Ә Әхнәф белән Дания, кешенең төрле сүзенә карамыйча, бергә яши бирделәр. Әйе, башта төрле сүз куертучылардан бигрәк, үз вөҗданы алдында Даниягә нигәдер оят иде. Менә шулай, Мәдинәнең кырыгы тулгач та, Әхнәфкә чыгып куюы өчен. Яше олыгаеп барганда иргә чыгу турында уйлаганы өчен. Ниһаять, гомерлек сердәше Мәдинәнең иптәше белән кушылганы өчен.      

Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде.      

Үсә төшкәч тә язмыш ике сердәш кызны еракка аермады. Мәдинә, югары уку йортын тәмамлагач, туган авылында, яраткан егете Әхнәфкә чыгып, матур гына үз тормышын корды. Сөеп-яратып, кадерләп бер кыз үстерде. Дания дә күрше авыл егете Сабирҗан белән язмышын бәйләде. Ике авыл арасындагы юлга тузан төшермәделәр сердәшләр. Сәбәпле дә, сәбәпсез дә бер-берсенә барып йөрделәр. Бәйрәмнәрне бергә каршыладылар. Ирләре дә уртак тел тапты. Шатлыкны да, кайгыны да бергә бүлделәр. Авыр эшне бергә эшләделәр. Бер-берсенә һәрвакыт булыштылар. Һәр эшне киңәшләшеп башкардылар. Ходай үзенә бала бирмәгән Дания Мәдинә белән Әхнәфнең кызлары Айсылуны үз баласыдай күреп яратты. Даниянең гайлә бәхете генә кыска булды. Кавышып яшәү башлауларына ундүрт ел тулды дигәндә, Сабирҗанның кыска гомере аянычлы өзелде. Менә шундый кайгылы чакта сынала дуслыкның көче. Ирен югалтуны бик авыр кичергән Дания тагын ахирәтенә барып сыенды.      

Өлешенә тигән көмешен, тиешле санаган сынауларын, кайгы-шатлыгын бирә-бирә, гомер үтә торды. Инде байтак кына кичергән, күпне күргән Мәдинә белән Дания да үсмер чактагы чыркылдык, җилбәзәк кызлар түгел. Мәдинә – авылның хөрмәтле кешесе, укытучы. Дания – алдынгы сыер савучы. Үскәндәгедәй көн саен күрешеп тормасалар да, дуслар бер-берсен югалтмадылар, хәбәрләшеп, аралашып тордылар.        

Язмышы Мәдинәгә соңгы, иң авыр сынавын җибәргәндә Дания туганнан да якын сердәшенең янында булды. Лаеклы ялга чыгып, кызын тормышка биреп, әзрәк үзем теләгәнчә яшим әле, дип хыялланганда Мәдинә авыр чиргә тарыды. Күренмәгән табибы калмады. Тик башта бераз чигенгән сыман тоелган явыз сырхау, күзгә күренмәгән елан кебек, эчтән генә аның гомерен суырды. Дания башта көн аралаш, аннан көн саен Мәдинәгә барып хәлен белде. Эшен эшләште, йортын карашты. Ахирәте бик авыр чакларда кунып та калгалады. Көн саен сүнә барган хатынына карап, Әхнәф тә бирешә башлады. Аңа бергә ут-суны үткән гомер юлдашын югалту бик тә авыр иде. Мәдинәгә күрсәтеп тә, күрсәтмичә дә эчештерә башлады. Юк, аракы аның кайгысын баса алмады. Шулай да шәраб башына салган ялган томан эчендә аңа җиңелрәк иде.     

Үләр алдыннан берничә көн кала, Мәдинә хәлсез тавыш белән икесен дә янына чакырып алды да, соңгы васыятын әйтте: “Дания, Әхнәфне ташлама. Син ташласаң, ул юкка чыгачак. Бергә яшәгез... Соңгы сүземне кире какмагыз”. Дания сердәшенең терелмәячәген белсә дә, терелерсең, аллабирса, үзегез бергә яшәрсез, дисә дә, күңелен дусты өчен берни дә кыла ала алмавы, аңа бернинди дә ярдәм күрсәтә алмавы, аның чире алдында көчсезлеге ачындырды. “Эх, дускаем. Сиңа бит әле сөенә-сөенә яшисе дә, яшисе иде ...”        

Хатынының кырыгын уздырып, ике-өч атна узгач, Әхнәф Даниягә барып, аны үз өенә алып кайтты. Хатынының васыятен үтәүдән дә бигрәк, гомере буена хатын канатының җылысы астында яшәгән иргә шушы Мәдинәсез үткән ике ай ике ел булып күренде. Ашаган ашының тәмен тапмады. Якты дөньяның яме күзенә күренмәде. Эченә тула барган бушлык аша, аракыга кушылып, шайтан үрләгәнен үзе дә сизә торды. Әтисенең көннән-көн эчү белән ныграк мавыга баруын күреп торган кызы Айсылу: “Әти, син монда берүзең юкка чыгачаксың. Әни әйткәнчә, алып кил Дания апаны”, – дип, ул да фатихасын бирде.      

Дания, башта бераз читсенсә дә, Әхнәфтә яши башлады. Яңа хатыны Әхнәфкә Мәдинәсен алыштыра алмаса да, бер авылда үскән, холык-кылыгын яхшы белгән Даниягә ияләшеп китү авыр булмады. Ялгызлык үзәгенә үткән Дания дә, ниһаять, ир иңнәренә таяна алуына ышанып бетә алмады. Мәдинәнең ире буларак, ул Әхнәфне читтән яхшы белгән кебек тоелса да, бергә яши башлагач, бер-берсенә яңа яклары белән ачыла тордылар. Хатынын югалту ачысы кәмемәсә дә, Әхнәф ул кайгысыннан кешелектән чыкмады, эчүен туктатты. Ике яраланган йөрәк, кушылып, бер-берсенең яраларын җөйләргә, дәваларга тырыштылар.       

Башта юк-бар сүз белән авыз чайкарга яратучылар алар турында чәйнәшеп алсалар да, аларның беркемгә дә карамыйча, яраланган кошлар сыман бер-берсенә сыенып, икәү йомылып яшәп китүләрен күреп, тора-бара тындылар. Һаман да төрле гайбәт йөрткән уң як күршесе Рабига чарасыздан мулла булып йөргән Хәсәннең: “Никахсыз зиначылар” – дигән сүзләрен ишеттергәч, Әхнәф түзмәде. Рабиганың авызын япты: “Ә синең ни эшең бар бездә? Үзеңне алмаганга көнләшәсеңме? Ә Хәсәнгә әйт, коммунист булып йөргән чакларында хатынлы килеш синең янда кунып йөргәнен онытмасын!”. Рабига шуннан соң телен тешләде.

Берникадәр вакыттан соң Әхнәф белән Дания, башка авылдан мулла алып килеп, никах укыттылар. Бу бәйрәм хөрмәтенә, кызы Гөлчәчәкне һәм ирен ияртеп, Әхнәфнең кызы Айсылу да кайтты. Тараласы кунаклар таралып, өстәл артында үзләре генә калгач, кечкенә Гөлчәчәк, Даниягә карап: “Дәү әни, миңа чәй ясап бир әле”, – дип сорады. “Дәү әни...”. Сабыйның шушы гади генә сүзенә дүрт олы кеше, күзгә күз карашып, ихлас күңелдән елмаеп куйдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бэхетле гаилэ булып яшэсеннэр.

    2
    X