Логотип Идель
Иҗат

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - Сарман балалары

Сәлам, “Ялкын”! Сезгә Сарман районы А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш мәктәбеннән 5нче сыйныф укучылары яза. 2018 ел яраткан журналыбыз хезмәткәрләренә саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, яңа илһам алып килсен! Менә бу шигырьләребезне “Ялкын” журналы укучылары да күрер дип бик өметләнәбез!

5нче сыйныф җитәкчесе Кашапова Гөлнара Тәкъдис кызы.

Якты булсын киләчәк


Яшибез без тыныч илдә,
Көләч безнең йөзебез.
Кышлар, язлар, җәйләр матур,
Алтын безнең көзебез.

Җылы мәктәптә укыйбыз,
Ныклы белем алабыз.
Зур хыяллар белән шулай
Алга таба барабыз.

Булмасын җирдә сугышлар,
Тыныч булсын күгебез.
Илне үстерүдә инде
Тырышырбыз үзебез!

Габдрахманов Ирек, 5 нче сыйныф

Гыйнвар ае


Гыйнвар ае салкын була -
Кышның иң матур чагы.
Бураннар да уйнап ала
Шаярган булып тагын.

Суыгы битне чеметә,
Керфекләр дә бәсләнә.
Ә балалар таудан шуа -
Килеп карагыз әнә.

Бу айны мин бик яратам
Каникуллар булганга.
Таулар тизрәк өелә бит
Карлар явып торганга.

Габдрахманов Райнур, 5 нче сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев