Иҗат
УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - Рамилә Вәлиуллина
"Исәнме, олылар һәм балалар тарафыннан яратып укыла торган “Ялкын” журналыбыз!!!
Яңа Чишмә районы Акбүре гомуми төп мәктәбе китапханәсе һәр елны яздыра һәм без сине даими укып барабыз. Менә яз да килеп җитте, минем күңелемә яз "илһамы" килеп керде.
Сезне хөрмәтләп Рамилә Вәлиуллина
Акбүре авылы"
Яңа Чишмә районы Акбүре гомуми төп мәктәбе китапханәсе һәр елны яздыра һәм без сине даими укып барабыз. Менә яз да килеп җитте, минем күңелемә яз "илһамы" килеп керде.
Яз
Әйтерсең лә яз - дирижёр,
Смычогын уйнатып ала:
Сары чәчәк ата таллар,
Шау чәчәккә төренә шомырт,
Киде ак күлмәген алмагач.
Соңга калмыйм дип башкалардан.
Тиз-тиз төренә чәчәккә чия дә,
Сирень куагы шәмәхә төскә төренә,
Әйтерсең лә алар “балга” җыена...
Үзенең колак алкасын кия каен,
Яшел атлас күлмәген кия тополь дә,
Кошлар да ашыга туган якларга,
Язгы “балны” күреп калырга!
Ташу да кушыла симфониягә,
Кара син тирә-якка:
Җир йокысыннан уяна,
Яз исеннән башлар әйләнә.
Кояш җылысыннан күтәрелә күңел,
Чыркылдаша чыпчык, песнәкләр.
Карга да “кара-кара”, дип кычкырып куя.
Сезне хөрмәтләп Рамилә Вәлиуллина
Акбүре авылы"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
-
14 апреля 2026 - 08:53
ЧУВАШИЯ РЕСПУБЛИКАСЫНДА II БӨТЕНРОССИЯ «ТАТАР ТЕЛЕ - ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ФИНАЛЫ УЗДЫ
Нет комментариев