Иҗат
УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - Илүзә Димөхәмәтова
Яратам мин
Яратам мин һәр фасылның
Үз рәхәтен,үз ямен.
Матур мизгелләрдән тора
Һәр көнем, һәр сәгатем.
Яратам мин җәй аеның
Алсу кояшлы көнен.
Шул кояшка күзен ачкан
Ак төнбоеклы күлен.
Көтеп алам алтын көзнең
Саф һавалы иртәсен.
Яфрак түшәлгән юлларның
Мәктәбемә илтәсен.
Яратам мин кыш салкынын,
Ябалактай карларын,
Җилләр белән куышып,
Чана шуган тауларым.
Яз иртәсендә күзәтәм
Яшь бөреләр бүрткәнен,
Энҗе чәчәк баш калкытып,
Җылы көннәр көткәнен.
Табигатьнең һәр фасылы
Үзенә күрә ямьле.
Рәхмәт әйтер кешеләргә,
Сакласак шушы ямьне.
Димөхәмәтова Илүзә, 13 яшь, Азнакай районы, Чалпы авылы урта мәктәбе
Яратам мин һәр фасылның
Үз рәхәтен,үз ямен.
Матур мизгелләрдән тора
Һәр көнем, һәр сәгатем.
Яратам мин җәй аеның
Алсу кояшлы көнен.
Шул кояшка күзен ачкан
Ак төнбоеклы күлен.
Көтеп алам алтын көзнең
Саф һавалы иртәсен.
Яфрак түшәлгән юлларның
Мәктәбемә илтәсен.
Яратам мин кыш салкынын,
Ябалактай карларын,
Җилләр белән куышып,
Чана шуган тауларым.
Яз иртәсендә күзәтәм
Яшь бөреләр бүрткәнен,
Энҗе чәчәк баш калкытып,
Җылы көннәр көткәнен.
Табигатьнең һәр фасылы
Үзенә күрә ямьле.
Рәхмәт әйтер кешеләргә,
Сакласак шушы ямьне.
Димөхәмәтова Илүзә, 13 яшь, Азнакай районы, Чалпы авылы урта мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 апреля 2024 - 16:57
КАЗАНСУ ЯР БУЕНДА ЭКОСТАНЦИЯ АЧЫЛА
-
23 апреля 2024 - 15:03
БАРЫ ТИК АЛГА: ТАТАРСТАНДА «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ ФОРУМЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
21 апреля 2024 - 13:16
ORMAN. TÜRK – ТӨРКИ-ТАТАР МИФЛАРЫ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ КҮРГӘЗМӘ
-
20 апреля 2024 - 10:07
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА
Нет комментариев