Логотип Идель
Иҗат

УКУЧЫЛАРЫБЫЗ ИҖАТЫ - "АК КАУРЫЙ" ТҮГӘРӘГЕ

Сәлам, “Ялкын”! Сезгә Яр Чаллы шәһәренең 41нче санлы мәктәбеннән “Ак каурый” яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәге яза. Сезне якынлашып килүче 2018 ел белән тәбриклисебез килә! Яңа ел яраткан журналыбыз хезмәткәрләренә саулык, иҗади уңышлар, яңа илһам алып килсен!

Безнең сезгә Яңа ел күчтәнәчебез бар! Менә бу шигырьләребезне “Ялкын” журналы укучылары да күрер дип бик өметләнәбез!

“Ак каурый” түгәрәге җитәкчесе Вагыйзова Гөлия Наил кызы.




Сихри Яңа ел


Кил, син, әй, тылсымлы Яңа ел!
Теләкләрем шундый күп быел.
Ышанычлы дуслар, зур уңышлар,
Алып кил син миңа Яңа ел!

Кил, син, безгә сихри Яңа ел!
Матур истәлекләр белән уел.
Сәламәтлек, яңа зур өметләр -
Бар кешенең теләге шул, Яңа ел!

Хәкимова Алсу, 6 В сыйныфы укучысы

 

Чиксез яратам


Яратам мин туган ягымны,
Ямьле аның җәе, көзләре.
Чәчәкләргә төренә яз айлары,
Чәчәкләр бит җирнең күзләре.

Уеннары өчен яратам кышны,
Көтеп алам сихри Яңа елны.
Беләм, барыбыз да бик ярата,
Сөендереп килгән каникулны.

Чиксез яратам мин туган якны,
Көтеп алам барлык айларны.
Ә хәзергә табигатьтә кыш айлары,
Бәхет алып килсен Яңа еллары.

Зәйдуллина Регина, 6 В сыйныфы укучысы

[caption id="attachment_23218" align="aligncenter" width="1000"] "Ак каурый" түгәрәге кызлары[/caption]

Ашыгып ла килә Яңа ел!


Ашыгып ла килә Яңа ел!
Өлгереп тә булмый һич нигә.
Тарихтан бар билге төзәтәсе,
Әдәбиятны күтәрәсе “биш”кә.

Ашыгып ла килә Яңа ел!
Өлгерәсе иде бар эшкә.
Бер сәгате бер секундка тиң,
Эх, өлгерәсе килә бар төшкә!

Иванова Нина, 6 В сыйныфы укучысы

 

Уйныйсы килә 


Беркөн шулай әти белән
Кар атышып уйнадык.
Шул көннән соң үзгәрде
Әти турында уйларым.

Ул да нәкъ минем кебек
Бик гади кеше икән.
Аның да минем кебек
Уйныйсы килә икән!

Эш күп булганга гына
Уйный алмый, чарасыз.
Ярдәм итим әле бераз:
“Әти, әйдә, уйныйбыз!”

Хөснетдинов Нурислам, 3 Б сыйныфы укучысы

 

Ак теләкләр 


Тәрәзәгә карыйм аптырап,
Әллә яңгыр ява, әллә кар...
Кышлар кыш булсын иде,
Әле яңгыр ява, әле кар...

Яңа елда яңа карлар яусын!
Бәхет килсен безгә өелеп.
Ак энҗедәй ак бәхеткә
Яшик әле бергә төренеп.

Яңа еллар килсен сөендереп,
Татулыкта булсын уебыз.
Якты киләчәкле булсын илебез,
Уңышларга илтсен юлыбыз!

Сәлманова Аделина, 6 Б сыйныфы укучысы

 

Менә дигән безнең әбиләр 


Утыралар җыйнаулашып,
Гәп саталар кичен әбиләр:
“Кара инде, хаман яңгыр ява,
Булмас инде быел кыш!” - диләр.

Ә икенче көн, син күр, мин күр,
Туздырып ла җирне кар, бии.
Бу әбиләр сүзенә ышансаң,
Гел булмаганны гына сөйли!

Кабат утыралар кичен әнә,
Гәп саталар безнең әбиләр:
“Кыш зәмһәрир салкын була,
Йөз елга бер килә торганы!” - диләр.

Ә кар ява, хуҗа булып җиргә,
Бишенче көн инде туктамый.
Әбиләрнең сүзләренә гүя,
Ул һич тә колак салмый.

Күрше йорттагы бер хатын
Имеш миллионнар откан.
Аргы урамдагы бер ир
Караклыкта тотылган...

И, кызык та безнең әбиләр,
Әллә ниләр табып сөйлиләр.
Халкымның да әкиятләрен
Уйлап тапканнардыр безнең әбиләр.

Кашапова Диләрә, 6 В сыйныфы укучысы

 

Компьютер - баш бәләсе?!


Укы да укы, диләр,
Укы, кеше бул, диләр.
Ә урамда шундый рәхәт,
Күңелле икәнне белмиләр.

Ә компьютерга утырсаң,
Бар, урамда йөр, диләр.
Һава суларга кирәк,
Бик күп утырма, диләр.

Бу өлкәннәр һич кенә дә
Компьютерны сөймиләр.
Дөньядагы начарлыкта
Гел шуны гаеплиләр.

Ә үзләре кайту белән,
Шуның каршына баса!
Бөтен начарлыклар да
Шуннан гына ләбаса!

Алай түгел! Кеше үзе
Ихтыярлы, нык булсын!
Аны компьютер гына
Бутамас һич тә башын!

Хәсәншина Эльвина, 6 Б сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев