Логотип Идель
Иҗат

УҢЫШСЫЗЛЫКЛАР МУЗЕЕ? ӘЙЕ, ӘЙЕ!

Кеше һәрвакытта да төрле җайланма-предметларны камилләштереп, яңаларын уйлап чыгарырга омтыла. Прогресс яхшы нәрсә, билгеле, тик һәр яңа гаджетка да хит булып китәргә язмаган.

Швецияле Сэмюэль Уэстның яраткан шөгыле нәкъ менә шундый уңышсыз гаджет-җайланма-продуктларны җыю була. Көннәрдән-бер көнне “Боларны җыеп, музей ачарга була бит!” – дигән фикер килә егетнең башына. Ир сүзе бер була – Хельсингборг шәһәрендә яшәүчеләр һәм шәһәрне карарга килүче туристлар рәхәтләнеп яңа музей карыйлар.

Музейда җыелган экспонатларның һәрберсен дә катгый рәвештә уңышсыз идея дип әйтеп булмый – кайберләре бары тик дөрес алып барылмаган реклама һәм маркетинг сәясәте корбаннары була яки вакытсыз чыгарылу сәбәпле уңышка ирешми.





 

 

 

 

 

 



 

 

 

 

 

Беренче Apple Newton портатив планшеты, артык зур TeleGuide коммуникаторы, дистәләгән сәер, артык кыйбат смартфон, Google Glass күзлеге, Microsoft Zune плееры, Nintendo Virtual Boy уен приставкасы, бер тапкыр гына карап була торган DVD-дискларга яздырылган фильмнар, ток ярдәмендә җыерчыкларны тарттыра торган Rejuvenique Tonning Mask маскасы. Заманында бу җайланмаларның барысы да бик өметле һәм алдынгы дип саналса да, кулланучылар йөрәген һәм акча янчыкларын яулап ала алмыйлар.

Музейда гаджет һәм төрле техник җайланмалар гына түгел, азык-төлек, велосипед һ.б.ларны күрергә була.

Heinz ның яшел кетчубы? Ник булмасын, ди! Дональд Трамп бизнес-империясе буенча төзелгән “Монополия”? Бар! Пластиктан ясалган велосипед? Әнә тегендә тора! Футуристик “Форд” уенчык машинасы? Хәзер алып киләм! Лазанья тәмле Colgate теш пастасы? Әтәч салган күкәй генә юк бездә, дим бит!

Музейның оештыручысы һәм җитәкчесе Сэм Уэст күргәзмәгә килүчеләргә бар экспонатлар турында да бик теләп сөйли һәм аларның ни өчен нәкъ менә “уңышсызлыклар” дип аталырга хагы барлыгын дәлилләп бирә. Киттекме Швециягә?

https://www.youtube.com/watch?v=slNKzCovPqg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев