ТУГАН ЯК /Элзира Илhамова/

Минем туган ягым Азнакай. Азнакайны бөтен яклап урманнар әйләндереп алган. Азнакайның болыннарында матур-матур чәчәкләр, басуларында күкрәп игеннәр үсә. Азнакай районнында чишмәләр бик күп. «Расиха», «Дуслык», «Стәрле» hәм башка чишмәләр. Безнең Азнакаебыз горур Чатыр тавы белән дан тота. Анда менсәң туган ягымның бөтен байлыклары күренә. Тауга менеп көч-кодрәт җыясың. Ышанмасагыз, безгә килегез - үзегез дә моңа инанырсыз.
Азнакай ягы үзенең табигате, кешеләре белән әллә кайларга танылган. Монда күренекле язучылар туган: Илдус Гыйләҗев, Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Галиев, шулай ук халык артисты Әзхәр Шакиров белән Нәҗибә Ихсанова һәм танылган журналист Ләйсәнә Садретдинова да туган. Аның рәсемнәрендә һәрвакыт табигать сурәтләнгән. Мөгаен, табигатьнең матурлыгын күрә белүе дә туган ягында башлангандыр.
Азнакай шәһәре елдан-ел үсә, зурая. Бездә яңадан-яңа спорт комплекслары , парклар төзелә. Азнакай якларында җир мае бик күп. Туган ягымның матурлыгын сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. «Җире – җәннәт, суы – ширбәт, халкы – талант Азнакаемның». Бу сүзләр чыннан да туры килә. Мин туган ягым белән горурланам һәм берничә көнгә генә китеп торсам да сагынып кайтам.
Элзира Илhамова,
Азнакай шәhәренең 7нче сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
26 февраль 2021 - 15:31
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48