Логотип Идель
Иҗат

ТУГАН КӨНДӘ БҮЛӘК... ӨЛӘШӘ

9 октябрь көнне К.Тинчурин исемендәге театр бинасында «Сәхнә» журналының юбилее уңаеннан Хәйрия кичәсе узачак. Шушы көннәрдә сәхнә тормышын яктырта торган журнал үзенең унбишенче туган көнен бәйрәм итә. «15 ел юбилей түгел», – ди «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр. Шуңа күрә алар бу бәйрәмне түгәрәк дата дип атарга булганнар.

– Минем оныкка 8 ай булды. Әле бер яшь тә юк. Шулай да, ай саен гаилә белән җыелып оныкның туган көнең уздырабыз, торт алып кайтып чәй эчәбез. Үзебезчә бәйрәм итәбез инде. «Сәхнә» журналы – минем балам. Шуңа күрә без аның туган көнең уздырмый кала алмыйбыз. 30 ел элек «Салават күпере» журналына нигез салдык. Анысы – минем беренче «балам». «Салават күпере»ндә эшли башлаган көннән бирле редакциягә балалардан төрле эчтәлекле хатлар килде. «Күрше малаена сәпит алып бирделәр. Ә минем әтием юк, шуңа күрә миңа сәпит алучы юк», «Дус кызымның зур курчагы бар, ә мин әби белән генә яшим, әбинең курчак алырга акчасы юк» кебек эчтәлекле хатларны еш укырга туры килде. Кемнеңдер әтисе эшсез калган, кемгәдер гаиләдә игътибар җитеп бетми. Балалардан мондый хат укыганда, күзгә яшьләр тыгыла. Шуңа күрә без ярдәмгә мохтаҗ балаларга булыша башладык. Үзебезнең хезмәт хакыннан велосипед, курчаклар сатып алып, почта аша җибәрә яки үзебез барып, балаларның кулларына тоттыра идек.

Вакыт узгач, хатлар кимер, күңелгә алай якын алмам кебек иде. Тик берни дә үзгәрмәде. Моннан 10 ел элек «Салават күпере» журналында Шүркә образы барлыкка килде. Балалардан хатлар йә Шүркәгә, йә миңа атап килә иде. Шундый ук эчтәлекле ярдәм, игътибар сорап язылган хатлар. Шуңа күрә «Ни өчен нәкъ менә хәйрия концерты уздырасыз?» – дип сораучыларга бездә бер генә җавап бар. Мин 30 ел эчендә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне күп күрдем, хәзер, мөмкинлек булганда, аларга булышасы килә. Аллаһка шөкер, концертка билетлар сатылып бетте. Бу чараның уңышлы булачагында һичбер шигем юк. Концерттан кергән акча күп балалы гаиләләргә һәм сәнгать ветераннары ярдәмгә тотылачак. Ни кызганыч, сәнгать ветераннарына игътибар кими. Бик күп атказанган артистларның, сәхнәдән киткәч, редакцияләргә килеп, газет-журналлар бирүләрен сораганнары бар. Театр аларны газета-журналларга яздырмый, ә ветераннарның пенсия акчасы бөтен теләгән басмаларын алдырырга җитәрлек түгел. Ветераннарга башка төрле дә ярдәм кирәк. Шуңа күрә хәйрия концертының нәтиҗәсе бик уңышлы булачак. Әнинең гел әйтә торган сүзләре бар иде: «Улым, яхшылык эшлә дә суга сал. Халык белмәсә, балык белер».

Хәйрия концертын уздыру эшенә ТРның Атказанган мәдәният эшлеклесе, җырчы Алмаз Хәмзин дә чакырулы. «Хәйрия – бик кирәкле эш дип саныйм. Без көн саен диярлек хәйрия белән шөгыльләнәбез инде. Сәнгать кешеләрен, җырчы, язучыларны мәктәпләргә, мәдәният йортларына очрашуларга еш чакыралар. Андый вакытта акча турында сүз дә була алмый. Без йә балалар белән очрашуларга йөрибез, йә өлкәннәр белән. Балалар белән эшләүдән үзебезгә көч һәм ихласлык җыеп кайтабыз. Ә өлкәннәрдән акча алырга минем кулым бармый. Әле шушы көннәрдә генә Арчада өлкәннәр көне уңаеннан өч авылда концерт куеп кайттым. Мәдәният йорты мөдире «Билет бәясен 80 сум итеп куярбыз инде, ачуланмасагыз», – ди. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган концертта, әби-бабайлардан акча җыеп утыраммы соң инде? Әлбәттә, юк! Шуңа күрә өч бушлай концерт куйдым. Һәм мин мондый күренешне бик дөрес дип саныйм», – дип Алмаз абый.

Хәйрия концертының эчтәлегенә килгәндә, тамашачаны кызыклы чыгышлар, иҗат һәм сыйфатлы музыка көтәчәк. Тик оештыручылар бөтен серләрне дә әлегә чишәргә теләмәде.



Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев