ТӘРӘЗӘДӘ – ЯНӘ КОЯШ?
Бер шәһәрдә яшәсәләр дә, әнисе янына әллә ни еш бара алмый Нурия. Эш, гаилә, балалар... Хатын-кызның мәшәкате бихисап шул. Аннары, тиз генә хәл белешеп алу өчен телефон да җитә, гел очрашып-сөйләшеп тору мәҗбүриме?
Менә бу ял көнендә, ике баласын иренә калдырды да, әнисе янына барып кайтырга уйлады. «Теләсәгез, паркка чыга аласыз, кинога барсагыз да була, мин кичкә әйләнеп кайтырмын», – диде.
Урамда яз, кояшлы апрель балкый иде. Кар эреп, анда-санда гөрләвекләр челтери, нәни күлләвекләрне сикереп үтәргә, урап узарга туры килгәли. Йөзенә сипкелләр сибеләсенә дә исе китмичә, Нурия кояшка карап атлый. Балачак сукмаклары буйлап узганда, әлбәттә инде, ваемсыз рәхәт чаклар искә төшә. Күпмедер еллар элек, шундый ук бер апрельдә, ниндидер зур сайлау көне билгеләнгән иде. Президент сайлаулар булгандыр инде ул, мөгаен. Нуриянең хәтерендә ул көн бәйрәмчә күңелле, якты булып сакланып калган. Үзенең әле ул чакта сайлауга яше җитмәгән. Абыйсы Наил инде сайлауга барачак! Ә ул, әнә, һаман йоклап ята. Техникумында дәресләре иртә башлана шул, ял көне булгач, озаграк йокламакчы. Тик шунда тәрәзәдән кояш нурлары кереп, туп-туры күзенә төшәргә, керфекләрендә биергә керешмәсенме? Ничек? Аларның тәрәзәсе төньякка карый лабаса! Наил теләр-теләмәс урыныннан кузгалды:
– Ну бу Артурны! Тәки йокларга бирмәде!
Каршыдагы йортта яшәүче дусты Артур үзенә төшкән кояш нурларын көзге белән Наилгә «озата», шулай итеп аның күзләрен чагылдыра икән. Ул арада үзе дә кереп җитте:
– Тор, йокы чүлмәге, киттек сайлауга! Гражданлык бурычыбызны үтәп кайтыйк.
...И-и, күңелле дә вакытлар булган инде. Егетләр тиз арада «бурычларын үтәп» тә кайттылар. Гөнаһ шомлыгына, каратут йөзле Артурның сизелер-сизелмәс сакал җибәргән чагы, абыйсы да «кавказ кыяфәтле»ләргә тартым. Ә көньякта сәяси вазгыятьнең катлаулырак чагы. Сайлау участогында: «Сез кем буласыз, нишләп йөрисез биредә?» – дип, милиция постында тоткарлап та торганнар үзләрен. Бу хәлне көлә-көлә сөйләделәр дә, кичкә кадәр өйдән чыкмавыбыз хәерле дип, чәй эчеп, телевизор карап кына утырдылар.
Әнисенә барышлый, Нуриянең хәтеренә гел нишләптер шул Артур белән бәйле вакыйгалар килде. Югыйсә үзенең дуслары да, абыйсының башка дуслары да шактый иде бит. Күрәсең, Артур белән ешрак аралашканнардыр. Өйдә берәр мәшәкать килеп чыкса, ялт итеп Артур кереп җитә: яңа люстра элергә кирәк булсынмы, кухняда ремонт ясарга дисеңме... Ә аяк киеме төзәтүдә аңа һич тиңнәр юк. Иске босоножкаңны да ялт итеп яңартып бирә.
Бервакыт Артурларның балконында көтелмәгән күренешләр барлыкка килде: анда, кер бавына элеп, бала чүпрәкләре, ползункилар киптерә башладылар. Нурия соң чиккәчә гаҗәпләнде. Абыйсы хәлне гади генә аңлатып бирде: «Әйе, аның яраткан кызы бар, моңа кадәр «гражданский никах» белән яшәделәр, бәбиләре тугач, үзләренә, әти-әнисе янына алып кайтты менә», – диде.
И Артур, Артур! Яшерен серләрең дә булган икән бит. Моннан соң тагын да гаҗәбрәк серләрең белән шаккатырдың әле син Нурияне. Эш болай булды: ул көтелмәгән серне иң элек Нуриягә абыйсы тиште. «Мин өйдә булмаганда Артур керсә-нитсә, ишекне ача күрмә, ул наркотиклар куллана», – диде. Әйтүен әйтте дә бит, ул сүзләр Нуриянең бер колагыннан керде дә икенчесеннән чыгып та очты. Һәм чыннан да, абыйсы да, әнисе дә өйдә юкта, Артур ишек кыңгыравына басты. Идән юып йөри иде Нурия, аны-моны уйламады, ачты инде ишекне. «Менә, Наилнең туфлиен яңартып керттем әле», – диде Артур. Кай арада күреп алгандыр, көзге каршында күрше фатир хуҗасының: «Кызым кайтса, бирерсең, ачкычын оныткан икән», – дип калдырган ачкычы ята иде. «Телефоннан шалтыратырга гына кереп чыгыйм», – дип, шул ачкычны сорап алды да күршегә кереп китте. Бик тиз әйләнеп чыкты үзе, бу хәлне онытырга да мөмкин иде. Тик... Кич белән Нурияне күрше кызы чакырып алды да: «Ачкыч синдә иде. Шкафтан акча югалган. Йә кайтарасың акчаны, йә милиция чакырабыз, әниеңә дә әйтәбез», – дип котын алды.
Менә ичмаса капты кармакка Нурия! Артурны эзләп чыгудан мәгънә юк. Абыйсына әйтсә, мин сине кисәттем, диячәк. Әнисен ничек хафага салсын тагын... Болай да гаиләне берүзе тартып бара, очын очка ялгап яшиләр диярлек. Җитмәсә, заводларында хезмәт хакын да вакытында түләмиләр. Шулай да Нурия шкафтагы бер китап арасында күпмедер акча ятканын белә. Нишләмәк кирәк? Милициягә эләккәнче, шуны алып бирү хәерлерәк. Әнисенә берәр ничек аңлатыр әле. Ул бит аны һәрвакыт гафу итә...
Югалган акчаның бик тиз кирәге чыкты. Өстәвенә, Нуриянең үзенә. Мәктәптә инглиз теленнән яңа дәреслек кайтарганнар. Сатып алырга кирәк булып чыкты. Әллә ни кыйммәт тә түгел инде ул, тик акчаны әнисеннән сорыйсы бит.
Әнисе акча ятарга тиешле китапка үрелгәндә, ни үле, ни тере басып торды Нурия. Ә бит анда акча юк иде! Менә китте сорау алулар, аңлатулар, үпкәләшүләр, тиешле җәзасын алулар... Абыйсы Артур янына чыгып чапты. Кая анда? Урланган акчадан әллә кайчан җилләр искән инде.
Менә шундый гыйбрәтле вакыйга. Ә инде наркотиклар тоткынлыгына эләккән шундый ярдәмчел, яхшы күңелле бичара Артур һич көтмәгәндә үлде дә китте. «Передоз, – диде абыйсы. – Күпме әйттем, тотынма дип, тыңлата алмадым бит. Наркоман түгел мин, теләсәм ташлыйм, дип йөрде...»
Ни үкенеч, шул гөнаһлары өчен үлеме белән түләргә туры килде Артурга. Каршы балкон тәрәзәсендәге кояш нурлары да сүнде...
Әнисе янына килеп җиткәнче, әнә шуларны күз алдыннан кичерде Нурия. Домофон төймәсенә басканны көтеп кенә торган диярсең, әнисе ишекне шундук ачты.
– Кызыыым, кайчаннан бирле күзгә-башка күренгәнең юк иде. Ничек кенә киләсе иттең? Алма бәлеше пешереп йөри идем әле. Кияү белән балалар килмәдемени?
– Юк, әни. Балачактагы кебек үзем генә синең белән сөйләшеп утырасым килде әле менә.
– Бик әйбәт иткәнсең, телефоннан тавышың ишетелсә дә, күзләреңне күреп булмый шул.
Нурия елмаеп кына куйды. Ул үзе алай ук тирән уйланып тормый, эшендә дә, гаиләсендә дә аралашу җитәрлек булгач, киресенчә, кайчакта ялгыз калу да аңа бик рәхәт кебек тоела. Әнисенә дә ялгызына рәхәттер дип уйлый. Абыйсы гаиләсе белән бөтенләй башка шәһәрдә яши. Шулай ук телефон аша аралашалар. «Элек без әнкәйләргә хатлар яза идек», – ди әнисе. И әни, әни... Анысы элек булган бит аның, хәзер заман бөтенләй башка.
Очрашу шатлыгыннан әнисе табын әзерләргә кереште. Нурия үзен чыннан да кечкенә баладай хис итеп, кулларын юып, өстәл янына, әнисе каршына чүмәште. Ул арада төньякка караган тәрәзәләре балкып, нурланып алды да, бер уңайдан әнисенең дә, Нуриянең дә йөзләрен балкытып үтте.
– Әни! Артур тәрәзәсеннән кояш карый?!
– Әйе, кызым. Аның улы миңа шулай сәлам бирергә ярата. Бик акыллы бала. Бер очрашканда аңа әтисе турында сөйләгән идем. Абыеңның дусты булуы турында да. Иртәнге якта көзге белән кояш нурларын уйнатуын да искә алдым инде. Менә хәзер үзе шулай мине сәламли.
– Әни, минем аны бик тә күрәсем килә! Артурның гел яхшы якларын гына үзенә күчерсен иде ул, гөнаһларын гына кабатлый күрмәсен иде.
Сүзләрен шулай Артурны искә алудан башлаган ана белән кыз бик озаклап табын янында сөйләшеп утырдылар. Ә кояшлы якты урамда озын кыштан соң җиңел җәйге киемнәргә күчкән кешеләр хозурланып йөри, карлар эри, түбәләрдән тамчылар тама иде.
Фәйрүзә МӨСЛИМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев