Логотип Идель
Иҗат

ТИШЕК ХӘТЕРЕҢНЕ ЯМЫЙБЫЗМЫ? /КИҢӘШЛӘР/

«Ничек моның кадәр әйберне истә калдырып булсын ди?!», «Минем баш компьютер түгел, истә калдыра алмыйм мин», «Хет үтер, юк, булмый миннән»... Имтихан, контроль эшләр алдыннан барыбызның да авызыннан чыга торган сүзләр, шулай бит? Зарланып утырып, берни дә үзгәрми, киресенчә, ничек итеп барысын да хәтердәкалдыру турында уйланырга кирәк. Ышанасыңмы-юкмы, тик була икән бит! Барысын да истә калдыру чынга ашмас хыял түгел!

Барысын да истә калдыруның 10 эффектив ысулын барлыйк:

1. Искә төшерү. 2008 елда Киото университетында үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә,текстны ятларга керешер алдыннан 15-20 минут дәвамында соңгы вакытта тормышыңда булган күңелсез вакыйгаларны кәгазьгә төшерү хәтерне яхшырта, ди. Эш шунда ки, без негатив әйберләрне яхшырак истә калдырабыз, алардан соң баш мие автомат рәвештә яңа мәгълүматны да «начар» дип кабул итә һәм истә калдыра. Бик үк күңелле ысул түгел, әлбәттә,аның каравы, нәтиҗәле!

2. Табигать. Мичиган университеты психологлары билгеләвенчә, табигатькә соклану башмиенең эшләү дәрәҗәсен 20% ка яхшырта. Сүз уңаеннан, моның өчен табигатькә чыгу мәҗбүри түгел, 5-10 минут дәвамында фотоларын карау да җитә.

3. Кычкырып уку. Кычкырып сөйләгәндә сүзләр 10%ка яхшырак истә кала. Моның өчен бар дөньяны яңгыратып кычкырырга кирәкми, берничә тапкыр көр тавыш белән аңлаешлы итеп әйтү дә җитә.

4. Иҗадилык. Чит телләрне өйрәнүчеләргә, мәсәлән, өйрәнәсе сүз, гыйбарәләрне жестлар ярдәмендә күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, «сикерү» фигыленең зат буенча төрләнешен өйрәнәсез икән, сикереп куеыгыз. Катлаулы диалог ятларга кирәк булса, аны сәхнәләштереп карагыз. Күреп торырсыз, истә калдыру күпкә җиңеләячәк.


5. Тыңлау. Берәр нинди мәгълүматны ятлаганнан соң аны диктофонга яздыр. Ә инде йоклар алдыннан кабызып куеп тыңлап ят.

6. Хәрәкәтләнү. Шигырь, доклад һ.б.ларны бүлмә буйлап йөреп өйрән. Йөргән вакытта баш мие эше активлаша.

7. Урын үзгәртү. Әгәр бер кичтә ике имтиханга әзерләнергә кирәк булса, икесен ике төрле бүлмәдә укы. Бу рәвешле эшләгәндә башыңда ике төрле мәгълүмат кушылмас.

8. Кыскарту. Зур күләмдәге текстны ятлар өчен андагы сүзләрнең баш хәрефләрен генә язып чыгып, сүзләрне искә төшерергә тыршып кара. Баштарак текстка күз саласы булачак, әлбәттә,ә аннан соң инде бар текст хәрефләргә карауга исегезгә төшәр.

9. Йокы. Берәр мәгълүматны өйрәнгәннән соң күбрәк йоклаган саен, аны иртәнгә шуныңкадәр яхшырак хәтереңдә калдырырсың. Йокысыз төннәр, киресенчә, хәтерне начарайта. Имтихан алдыннан өстәмә ике билетны өйрәнүгә караганда йоклау яхшырак булыр.

10. Спорт. Спорт кан әйләнешен һәм хәтерне яхшырта. Укырга утырыр алдыннан биеп, бераз селкенеп ал. Болай эшләсәң, Тукайның бөтен шигырьләрен бер утыруда ятлый алачаксың ;)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев