Логотип Идель
Иҗат

ТАТАРСТАННЫҢ ЯШЬ АВТОМОБИЛЬЧЕЛӘРЕ - БЕРЕНЧЕ! /ФОТО, ВИДЕО/

Татарстанныкылар кая гына бармасын – һәр җирдә беренче! Әнә, яшь автомобильчеләр дә Краснодар краенда узган Бөтенроссия ярышларында бар кешене шаккаттырган! Чөнки барлык алтын медальләр диярлек Татарстан балаларына тәтегән!

Республика данын яклаган автомобиль ярышларында безнекеләр команда исәбендә беренче урынны алган. Ә шәхси беренчелектә барысы да диярлек пьедесталның баскычларына башкаларны якын да китермәгән.

Лаеш районының Олы Кабан авылы егете Рамазан Нәбиев тә –ярышларда шәхси исәптә беренче урынны алган катнашучы. Ул Олы Кабан авылы мәктәбендә 8нче сыйныфта белем ала. Бу егетнең мондый бәйгедә беренче генә катнашуы түгел икән. Анапа, Санкт-Петербург, Смоленски шәһәрләрендәге ярышларда да үзен сынап өлгергән ул. Анапа шәһәрендә Юл йөрү кагыйдәләре буенча – икенче, ә Смоленски шәһәрендә өченче урын алган булган.

– Балалар-яшүсмерләр мәктәбендә мин инде 12 яшьтән бирле шөгыльләнәм. Машина йөртү күнекмәләре, юл йөрү кагыйдәләрен белү миңа алга таба машимна йөртү таныклыгын алыр өчен укыганда, кирәк булачак. Шулай ук биредә мин медицина серләренә дә төшенәм. Ә алар биология фәнен өйрәнгәндә бик ярап куя, – ди Рамазан Нәбиев.



Егет ярышларга бер ай дәвамында әзерләнә. Бөтенроссия ярышларына эләгер өчен, ул башта Татарстан ярышларында җиңеп чыккан. Краснодар краенда узган ярышларда катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, машина йөртү күнекмәләре, медицина белемнәре буенча көч сынашкан.

– Машина йөртү һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча без булачак биремнәрне алдан ук регламент буенча белеп, аларга әзерләнеп бардык. Ә медицина буенча биремнәр авыррак иде. Чөнки сорауларның нинди буласын алдан белеп булмады. Анда 10 теоретик сорауны вакытка чишәргә кирәк иде, – ди Рамазан.

Ярышларда машина йөртү буенча 8 (!) бирем үтәргә кирәк булган. Алар арасында автомобильне яны белән парковкага кую, арткы якка «змейка», «сигезле» булган. Ярышларда катнашу өчен, егет Казанга килеп шөгыльләнгән. Чөнки ул нәкъ менә Татарстан башкаласындагы Балалар-яшүсмерләр автомобиль мәктәбендә белем ала икән.

Шундый дәрәҗәле ярышларда беренче урынны әле тәүге тапкыр гына алу сәбәпле, ул беренче 10лыкка эләгергә генә өметләнгән. Машина йөртү буенча барлык биремнәрне дә ул, башкаларга караганда, тизрәк үти. Ярышларда, Рамазан кебек, 8 биремне 1 минут 19 секун эчендә үти алучы табылмый.



Бу ярышларда Татарстанны Рамазан Нәбиев белән бергә Илья Туманин (Казан шәһәре Совет районының 90нчы гимназиясе укучысы), Регина Камалиева (Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33нче мәктәбе укучылары), Олег Герасимов һәм Тимур Ибраһимов (Казанның Вахитов районының 80нче мәктәбе укучылары) тәкъдим итте. Алар 160 катнашучы арасында шәхси зачетта беренче биш урынны яулый. Ярышларда көмеш медальләрне Новосибирск өлкәсе ала, ә Төмән өлкәсе командасы бронза медальләргә ия була.

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ:

Ленар Габдрахманов, Татарстан республикасы буенча юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш инcпекторы:

– Яшьләр арасында автоомбиль хәрәкәтен үстерүгә без аерым игътибар бирәбез. Юлда үзеңне имин тоту күнекмәләрен яшь вакыттан ук формалаштыру алга таба үзеңне юл хәрәкәтендә грамоталы һәм җаваплы катнашучы булырга әзерләүне аңлата.

[embed]https://youtu.be/lfEH6DhS--s[/embed]
Белешмә:

Бөтенроссия ярышлары 22–26 апрельдә Краснодар краеның «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә узды. Ярышларда Россиянең 35 төбәгеннән 160 яшь автомобильче көч сынашты. Һәр команда составында 14–17 яшьлек егет-кызлар – барлыгы дүрт кеше була. Нәтиҗәдә, барлыгы 40 команда ярыша.





Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев