Логотип Идель
Иҗат

ТАТАРНЫҢ ЮМОРЫ КАЯ КАЧКАН?

Йокыдан уянгач, социаль челтәрләрне ачып карау, яңалыклар белән танышу - бүгенге көн өчен гадәти хәл. Кем кая барган, кемне күргән, нәрсә кигән, нәрсә ашаган - барысы да шунда. Ә хәзерге көндә иң популяры – инстаграм. Бу социаль челтәрдә үз сәхифәләрен булдырып, меңләгән язылучылар җыючы, безне үз иҗатлары белән куандырып, блогларын татар телендә алып баручы егетләр белән танышырбыз.

Алардан без берникадәр хәбәрдар инде. Соңгы арада күп кенә интервьюлар да дөнья күрде. Видеоблогер һәм вайнерларның язылучылары егетләрнең шәхси тормышы, эше, яшәү рәвеше турында беләләр инде. Ә бу юлы исә аларның иҗаты, социаль челтәрдәге битләренең контенты, меңләгән язылучылар җыярга сәләтле сәхифәләре һәм аларның тарихлары белән якыннан танышырбыз. Биредә күрсәтелгән саннар, әлбәттә, үзгәреп тора.


“Кызык-Мызык” (Илназ Габидуллин)


Сәхифәдә 2 меңнән артык пост урын алган. 69 500 язылучысы бар. Инстаграм битендә иң беренче язма 2016 елның 18 маенда куелган. Анда 26 “лайк” булса, соңгы постларында меңнән артык. 10 көн эчендә 1000 нән артык язылучы җыелган икән, димәк, Кукмара егетен, дөресрәге аның иҗатын яратып өлгергәннәр дигән сүз. Илназның блогында бар да бар! Әлбәттә, постлар татарлар, аларның тормышы белән бәйле. Юмор шулай ук шәхесара мөнәсәбәтләр, җәмгыятьтәге актуаль мәсьәләләр гади авыл тормышы турында. Төрле бәйрәмнәргә, чараларга мөнәсәбәтле ясалган “мем” нар сәхифәсенең күп өлешен алып тора. Кайсысын гына ачып карама – анда һәрберебезгә таныш ситуация. Башка язмалардан аермалы буларак, Илназның һәр посты юморга төрелеп бирелә, шул рәвешле ул үзенә җәлеп итә дә. Юмористик эчтәлекле рәсемнәреннән тыш, Илназ үзе язган шигырьләре белән дә күпләрнең күңелен яулады. Бу видеоларны аның шәхси инстаграм битендә карый аласыз. “Вооот шәп, нык матур укыйсың”, “Ух тыыыы, шундый искитмәле укыйсың”, “Молодец” тан башка сүз юк анда. Игътибарны җәлеп иткәне - күп кенә “мем”нарның балалар рәсеме белән бирелүе. Сәхифәгә тагы да матурлык һәм самимилек өсти. Бай фантазияле һәм шәп юмор хисе хас егетнең инстаграмдагы бите - https://www.instagram.com/kizik_mizik/.


“Татар Малай” (Ринат Галиәхмәтов)


Беренче татар блогеры. Сәхифәсендә үзенең һәм татар халкы тормышында булган кызыклы вакыйгалар турында яза. 52 мең язылучысы бар. 3 меңгә якын постлар ясаган. Ринатның инсаграм битендә иң беренче пост 2015 елның 18 декабре белән даталана. Бу видеода 1570 карау җыелган. 2016 елның 30нчы мартында беренче татар блогеры “группа ошыймы?” дигән сорау бирә. Язылучыларның җавабы, нигездә, бертөрле: “әйе”, “ошый”, “канишне”, “бер дә булмаганда ярый” һ.б. Шул рәвешле, башта блогер инстаграмда төрле юмористик эчтәлекле рәсемнәрне, төрле видеоларны гына яктырта. Ә 2016 елның 30 апрелендә халык “Татар Малай” аккаунтының кепка астыннан ярты бите күренгән админы белән таныша. Бу көнне Ринат, камерага Тукай шигырен сөйләп, “Тукай 130” флешмобы хэштегы белән видео кертә. Әлбәттә, моннан соң “Бу админмы?” кебек сораулар туа. “Татар Малай” сәхифәсенең тарихына күз салсак, ул әле татар теле өйрәнү дәресләре дә алып бара. Күп кеше, бәлки, “мәхәббәт”, “бөке” сүзләрен хәтерлидер. 2016 елның 9нчы июнендә блогер буларак беренче интервью бирә. Шул рәвешле, ул халыкны үзе белән таныштыра, халык белән таныша. Дөньядагы барлык татарларны берләштергән “Яраткан җырым” флешмобына да ул җан өргән иде.

Шәһәр халкы, яшьләр нинди тормыш белән яши - барысы да “Татар Малай”ның блогында яктыртыла. Ринатның инстаграмында инде иртә таңнан яңа пост чыга. Язылучыларның кәефен күтәрер өчен, татар музыкасына иртән торып бии дә әле ул. Көн уңышлы узсын өчен, кешеләрне яхшы кәеф белән тәэмин итә. Чыннан да, Ринат күпләр өчен илһам чыганагы. Аның ябыгу тарихы, мотивацион видеолары гына да ни тора. Эштән кайтып, ашарга пешерергә өйрәтә. Уңганлыгы, үҗәтлеге белән таң калдыра да, аннан инстаграмдагы туры эфирда “кызың бармы?” дигән сораудан башы чыкмый. Сезнең дә аңа сорауларыгыз булса, сәхифәсенә “ишек шакыгыз”: https://www.instagram.com/tatar__malay/


Булат Браво. (Булат Абдрахманов)


Таныдыгызмы? Теге егет “ИЧ”. Үзе әйтмешли, әбисенең матур малае. 44 300 язылучысы бар. Барысы 167 пост. Беренче посты 2015 елның 1 апрелендә Такташ белән илһамланып ясалган. Баштагы постларын “братаны” – песие белән төшкән фотолар тәшкил итә. Соңынан гаилә темасына кагылышлы “Яхшы кияү”, авыл тормышы белән бәйле “Сельский гламур”, кызлар-егетләр мөнәсәбәте турындагы “Как пикапят парни Татарстана” кебек һәм башка бик күп вайннары дөнья күрә һәм, әлбәттә, яратып карала башлый. Дөресен әйтәм: Булатның видеоларын мин үзем дә көтеп алам. Соңгы вакытта чыккан студентлар турындагы вайннары искиткеч иде. Кызганыч, алар көн дә чыгып тормый. Әлбәттә, вайннар төшерү - ул камерага сөйләүдән генә гыйбарәт түгел. Идея, төшерү, монтаж - барысы да күп вакыт һәм көч таләп итә. Балтач егетенең видеоларын яратып карыйлар, чөнки алар тормышчан. Нәкъ безнең турында. Без анда үзебезне күрәбез. Күрәбез һәм көләбез. Булат вайнер гына түгел алып баручы да әле. https://www.instagram.com/bulat_bravo/

 


Искәндәр Гайсин


Искәндәрнең 13 мең язылучысы бар. 262 пост ясаган. 2016 елның 13 мартында беренче посты эленгән. Беренче фотоларыннан аңлашылганча, Норлат егете “әрмия”дә булган. “Шоу Кыстыбый” исеме белән юмористик видеолары бар. Бу елның 24нче гыйнварында, үзе билгеләп үткәнчә, беренче видеоролигын кертә. “Когда долгое время не можешь найти работу» дип исемләнә ул. Язылучыларның мөнәсәбәте шулай ук уңай була. “Кызык-мызык” та “шәп” дип бәя бирә. Сәхифәсендәге язмалар - имтиханнарга әзерләнү процессы, гаилә мөнәсәбәтләре, әни турындагы вайннар, язылучылары әйтмешли, “жизненно”. Соңыннан ул “Тар фатир” исемле юмористик видеолар рәтен барлыкка китерә. Соңгы вакытта гына төшерелгән “Туган тел” татарча вайны шулай ук меңләгән “лайк” лар җыйды. Моннан тыш әле ул шәп кенә җырлый да белә. Әгәр сезгә күңелсез икән, шалтырата аласыз (үзе шулай дип язып куйган), сәхифәсендә телефон номеры бар - https://www.instagram.com/iskandargaysin/


Илнар Идрисов


Бу егет әле 18дә генә булса да, “сердцесы уже утызда”. 4 меңнән артык язылучысы бар. 300 дән артык пост ясаган. Татар Малай белән фотога төшәр өчен ифтарын да калдырып йөрүче егетнең сәхифәсендәге видеоязмалар шулай ук татарлар тормышы, аларның көндәлек яшәешендәге кызыклы хәлләре белән бәйле. Нәкъ менә татар блогерлары турындагы соңгы видеосы шулай ук күп кешедә уңай тәэсир калдырды. Бу язма астында Татар Малай һәм башка язылучыларының “шәп” һәм “искиткеч” тән башка сүзләре юк. https://www.instagram.com/idrisov98mzfk/




Татар блогерлары һәм вайнерларының сәхифәләренә күзәтү ясаганнан соң, бары тик “мущный булган бу” диясе генә килә. Чынбарлык, татарлар тормышы, яшьләр, җәмгыять, яшәеш, шәхесара мөнәсәбәтләр һәм башка бик күп тема һәм проблемаларны колачлаган блоглар булу - уңай күренеш. Шул ук вакытта моны юмор аша халыкка җиткерү зур осталык сорый. Татарда юмор юк диләр тагын. Ул югарыда санап үтелгән инстаграм битләренә качкан. Кем әле татарча вайннарны карарга һәм рәхәтләнеп көләргә өлгермәде, сылтамалар өстә. Керегез, күрегез, көлегез һәм, әлбәттә, кушылыгыз.

Ләйлә Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев