Логотип Идель
Иҗат

ТАТАР ТЕЛЕН БЕЛСӘҢ ГЕНӘ АРТИСТ БУЛАСЫҢ?!

Ничек актер булырга? Бу сорауга жавап табуы бер дә авыр түгел. Әлеге хыялны тормышка ашырыр өчен Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керергә кирәк. Ә, димәк, кирәкле БДИларны тапшыру гына таләп ителә. 1 процент сәләт, 99 процент тырышлык булса, башка әйбер кирәкми ителми, диләр бит.

Казан дәүләт мәдәният институты һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2017-2018 уку елына татар актерлык курсына студентлар кабул итә. Театр факультеты профессиональ театрлар өчен югары белемле артистлар әзерли. Консультацияләр 1 марттан (һәр якшәмбедә) 11.00–13.00 аралыгында Г.Камал театрында үткәрелә.

Ә 21 февральдә 11.00дә Яр Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда Фәрит Бикчәнтәев театраль факультетының актерлык курсына укырга керергә теләүчеләр белән әңгәмә уздыра.
Укырга керү өчен кирәкле документлар:

– гариза;

– урта белем турында таныклык;

– паспорт, БДИ тапшыру турында белешмә;

– сәламәтлек турында белешмә;

– 3х4 см зурлыгындагы 6 фоторәсем.

Кабул итү имтиханнары:

1. Рус теле (БДИ);

2. Рус әдәбияты (БДИ);

3. Белгечлек буенча сынау - өч әдәби әсәрне яттан уку (шигырь, мәсәл һәм чәчмә әсәрдән өзек); җыр, бию, музыкаль әсәр башкару;

4. Әңгәмә.

Имтиханнар 17 июльдән 26 июльгә кадәр дәвам итә. 4 бюджет һәм 4 түләүле урын. Абитуриентларның татар телен белүләре мәҗбүри!

Кабул итү имтиханнары институтта уза. Студентларга стипендия түләнә, тулай торакта урын бирелә. Егетләр уку чорына армиядә хезмәт итүдән азат ителәләр.

Уку 4 ел дәвам итә. Гаризалар 15 нче июньнән 15 нче июльгә кадәр кабул ителә.

Курс җитәкчесе – ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВ, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев