Логотип Идель
Иҗат

ТАТАР СӘХНӘСЕНДӘ – «ТҮЛӘК» ОПЕРАСЫ /ФОТОЛАР/

Кичә Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Нәҗип Җиһановның “Түләк” опера-легендасы куелды. Нәкый Исәнбәт либреттосына язылган әсәрнең быел икенче тапкыр сәхнәләштерелүе.

Опера әсәрнең төп герое – Түләкнең Сусылуга һәм Ватанына булган мәхәббәте турында. Ул хан кызы Аембикәгә гашыйк. Хан кызы өчен көрәштә гади егет Түләк тә катнашырга була. Хан бу көрәштә гаскәр башлыгы Сартлан җиңәр, дип уйлый. Ләкин барысы да ул уйлаганча барып чыкмый. Хан үз тәхетен һәм кызын Түләккә бирергә теләми. Җитмәсә, ул Түләкне болгарлар арасында килеп чыккан ызгышта гаепли.

Сартлан болгарлар иленә Кара ханны алып килергә вәгъдә бирә. Түләк исә Аембикәгә үзенең туган җирен югалту хисе барлыкка килүен сөйли.

Түләк су асты патшалыгына эләгә. Сусылуга гашыйк була. Түләк белән Сусылуның туйлары уза. Ләкин сатлыкҗан Сартланның болгарлар иленә монголларны алып килүе ишетелә. Түләк тә, Ватанына кайгы килгәндә, тыныч кына кала алмый. Күл өстенә чыгып, яулап алучылар белән көрәшә. Кара ханны алып килгән, гаскәр башлыгында булган Сартланның угы Аембикәгә барып кадала. Түләк Сартлан белән сугышта җиңеп чыга. Шулай итеп, болгарларны яулап алудан саклап кала. Түләк кулларында вафат булган Аембикә егеткә үз тормышын һәм мәхәббәтен бүләк итә.

Операда Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты Артур Исламов, опера студиясе солистлары Илгиз Мөхетдинов, Сөмбел Ситдыйкова, Нурзия Сабитова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев, Ирек Фәттахов, Айгөл Гардисламова, Илдар Рәхимов, Илнар Дәүләтшин, консерватория студентлары, Казан музыка көллияте хоры, «Сәйдәш» бию театры катнашты. Казан консерваториясенең «Tatarica» халык уен кораллары оркестры, симфоник оркестры уйнады.
Белешмә:
«Түләк» операсы беренче тапкыр 1945нче елның 27нче һәм 30нчы июнь көннәрендә куела. Бу операның беренче редакциясе була. 1960нчы елларда икенче редакциядә операның исеме «Түләк һәм Сусылу»га үзгәрә. Һәм 1967нче елда опера шушы исем белән сәхнәләштерелә. Ул вакыттан бирле аның сәхнәгә куелганы булмый.



























Ольга Фарухшина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев