ТАНЫШ ӘБИ

(юл язмалары)

Хатын-кыз булуына карамастан, Гөлсинә бик ярата машина йөртергә. Нинди ерак араларны якынайта бу дүрт тәгәрмәч. Күпме вакытыңны янга калдыра. Ирекле кош сыман, чыгасың да китәсең кирәкле җиреңә. Машинада барганда бер-бер артлы ачыла барган киңлекләр, матур табигать күренешләре бик якын Гөлсинәнең күңеленә. Юл буенда үскән каен кызлары яшел шәлләрен болгап каршыга йөгерәләр дә, артыңнан чуклы яулыкларын изәп карап калалар... Сокланып туймаслык! Аннан Гөлсинә юлда очраган юлчыларны утыртырга ярата. Күзәтә ул кешеләрне, сыный, өйрәнә. Ир-атларны утыртырга артык кыюлыгы булмаса да, карт-коры, бабайлар яныннан туктамыйча узмый.

Менә бүген дә Гөлсинә машинасының эчен юарга өлгермәгән өчен дүрт тәгәрмәчле акыллы дустыннан гафу сорап үзалдына сөйләнеп барганда, юл читендә кул күтәреп торган карчыкны күреп, тормозга басты. Авылча гади генә киенгән олы яшьтәге, ябык кына гәүдәле урыс карчыгы исәнләшеп машинага кереп утыруы булды, ул әби Гөлсинәгә әйтеп бетергесез таныш күренде. Әйтерсең дә, кичә генә аерылган ул карчык белән, исемен генә оныткан... Килеш-килбәте, үз-үзен тотышы, йөзендәге инсафлыгы белән бик тә якын кешесен хәтерләтте ул. “Кем соң бу әби? Кайда күргәнем бар миинем аны?” Гөлсинә хәтта хәтеренә җиңелчә үпкәләп тә куйды. Сүз башлап җибәрер өчен көн торышы турында бер-ике сүз әйткәч, әбинең кая юл тотканын сорашты. Сигезенче дистәне ваклаган әбекәй авылда яшәп ята. Шәһәргә килененең хәлен белергә, ярдәмләшергә китеп бара. Әбинең сөйләве буенча улы себердә вахта буенча эштә. Килене дүртенче бәбиен алып кайтырга тиздән бала тудыру йортына ятарга тиеш. Әбекәй калган өч баланы карашыр өчен китеп бара икән шәһәргә. Гөлсинә әбекәйнең хәленә кереп: “Үзегез олы яшьтә бит. Үзегезне карар кеше кирәк. Авырдыр бит сезгә?”, - дип сүз кушты. Йөзендә сабырлык, түземлелек ярылып яткан карчыкның башкача җавабын көтмәде дә Гөлсинә. “И, кызым, бу авырлыкмени? Балалар имин яшәсә, оныклар таза-мәрхәмәтле булса, аларны үстерүе бәхет кына бит ул”, – дип җавап бирде тирә-якны машина тәрәзәсеннән күзәтә-күзәтә барган әби. – Чын авырлыкны күрмәдек түгел, күрдек. Без бит сугыш чоры балалары. Барысы да баштан үтте. Ачлыгы да, ялангачлыгы да. Дөньялар гына тыныч булсын, балам”.

Гөлсинәнең миен шул ук сорау бораулады. “Кайда күрдем соң бу әбине? Бигрәк таныш күренә”. Әбекәй телен йотып бармады. Берәм-берәм оныкларын искә алды. Киленен яхшы сүз белән искә төшерде. Улының бик тырыш, ярдәмчел, итәгатьле булуын әйтеп үтте. Балалары турында сөйләгәндә карчыкның йөзе шундый сөйкемле булып яктырып китә. Төсе уңган зәңгәр күзләрендә сөенеч нурлары кабына. Ике сүзнең берсендә әбекәй балаларының иминлегенә багышлап укынып ала. Гөлсинә, игътибарын юлдан аермый гына, әбине тыңлап бара. Тыңлаган саен аңа карчыкның бу сүзләрен кайдадыр ишеткән кебек тоела. Хәтер сандыгын күпме актармасын, Гөлсинә әбинең аңа кемне хәтерләткәнен исенә төшерә алмады. Үз-үзен ышандырыр өчен генә Гөлсинә, бәлки элек утыртып алып барганмындыр бу әбине, дип уйлап куйды.

Машина үз көенә җырлый-җырлый яшел басулар, куе урманнар аша салынган юлдан шәһәргә чаба. Җайлы, йомшак утыргычта тибрәлеп бара торгач, әби изрәп китте булса кирәк. Башы я бер якка, я икенче яка салынып төшә. “Арыган бахыркай”, - дип уйлап куйды Гөлсинә, аңа карап ... Кинәт ул юлда очраган урыс әбисенең аңа кемне хәтерләткәнен аңлады! Үз әнкәсен хәтерләтә бит ул аңа! Сиксәннән узган, картайган, көчсезләнгән, ләкин һаман балалары өчен өзелеп яшәгән үз әнисен хәтерләтә! Тышкы охшашлык аз булса да, икесе ике милләттән булган бер чор кешеләрендә күпме уртак сыйфатлар, фигыльләр бар! Авыр чорда яшәү йөзләрендә сабырлык, түземлек мөһере калдырган. Тырышлык, хезмәтчәнлекләре җыерчыклы кулларына язылган. Күзләрендә инсафлык, чисталык. Гөлсинәнең әнисе Заһидә карчык та сугыш алдыннан туып, замананың бар кыенлыгын үз җилкәсендә татыган карчык хәзерге тормышка, булганына бик шөкер кылып, бәхетле картлыгына сөенеп авылда яшәп ята. Биш баласы атна саен берәмләп тә, бергә җыелышып та кайтып торалар. Гомерен балаларына багышлаган ана ике сүзнең берсендә, балаларына, оныкларына саулык-иминлек теләп дога кыла. Ә әни дога-фатихаларының көчен бик яхшы аңлый Гөлсинә...

Мөмкинчелеге чыккан саен авылга әнкәсе янына хәл белешергә, эшен эшләшергә кайткалап торса да, Гөлсинәнең йөрәге аны сагынудан сызып-сыкрап куйды. “Исән генә булсын әнкәебез. Исән генә булсын...” Моңа хәтле, шөкер, биш бала әнкәйле булдылар алар. Туган нигезләренең ишеге, кайчан кайтма, ачык. Кочак җәеп каршы алучы, изге догаларын укып озатып калучы газиз әнкәләре бар. Бу бәхетнең зурлыгын олыгая барган саен ныграк аңлый Гөлсинә .. И бу урыс әбекәе, рәхмәт яугыры, күңелгә нинди җылы хисләр йөгертте, үзе дә аңламыйча....

Гөлсинә әбине кирәкле урында төшерү өчен машинасын туктатты. Яхшылыкның бәясен әйбәт белгән карчык, кулъяулыкка төрелгән акчасын алып, тиешле юл хакын машинаның бардачогына салды. Гөлсинә, әбинең акчасына үзенекен өстәп, карчыкка кире тоттырды. Йөзендә аптырау чагылган карчыкка: “Хәердән булыр, әби. Мин бит юл кешесе, дога укырсың", - диде. Әбекәй, рәхмәтләр укып, машина ишегеннән чыкканда, Гөлсинә аңа:”Үзеңә рәхмәт, әбекәй. Әниемә бик охшагансың...”, - диде..

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 сентябрь 2019 - 14:06
    ӘТИ ЙОРТЫ Гөлсинурга авылда атасыннан мирас булып калган йортлары турында әнисе Сәвия бүген тагын шалтыратты: - Кызым, син кайчан барып рәтләп киләсең инде андагы эшләрне? Эчендәге әйберләрен җыеп түгәргә дә, сатарга кирәк инде өйне. Күпме торыр ул? Болай хуҗасыз килеш торса, тиз черер. Урыны да әйбәт йортның. Авыл уртасында. Хакларның әле әйбәт чагы. Акчасы артык булмас, кирәк җире табылыр.
    4748
    2
    92
  • 8 сентябрь 2019 - 10:29
    ИСКЕ ЙОРТ Яңа йорт салып, анда күченгәнгә тугыз ел үтсә дә, Гайшә карчык түбәләре тишелгән, ишеге кыйшайган, күбесенчә келәт вазифасын үтәгән иске өйне сүтәргә улы Рәискә моңа хәтле һич кенә дә ризалык бирергә теләмәде. Рәис, иске йортны сүтик, дип ничә кат сүз башламасын, Гайшә әби улының игътибарын башка якка бора торды, я аңа бик тә мөһим бүтән эш табып биргәләде.
    2785
    1
    77
  • 5 сентябрь 2019 - 10:08
    ӘНИ, СУ БИР! Зур хастаханәнең реанимация бүлеге янында күн эскәмиягә сеңеп диярлек утырган, ябык гәүдәле, башына ак яулык бәйләгән, моңсу-җитди кыяфәтле карчык яныннан табиблар, шәфкать туташлары тыз-быз үтеп йөри. Инде икенче атна моннан китми диярлек утырган әби аларның барысын да өмет тулы карашы белән каршы ала һәм сагыш белән озатып кала. Шәфкать туташлары... Нинди мәгънәле бу исем! Шәфкатьле!.. Менә берәрсе янына килер дә, әйтер кебек: ”Әбекәй, кызыгыз терелде. Бүген аны өйгә алып кайтып китәрсез”, - дияр кебек.
    2405
    0
    58
  • 24 август 2019 - 18:02
    ӘНИЗӘР (ХИКӘЯ) Алар газета-журнал нәшриятында очраштылар. Әнизәр, бер кочак кәгазь күтәреп лифттан чыгып килгәндә, колагына телефонын “ябыштырган” берәү белән бәрелеште.
    1834
    0
    20
  • 2 сентябрь 2019 - 14:57
    СУКЫР ЯЗМЫШ Электричкада кеше күп түгел. Көпә-көндез ник бушка куалардыр бу кадәр тимер өемен?! Әллә шул кеше юклыккамы – тавыш-тынсыз гына, шыңшып кына йөри ул бүген.
    1541
    0
    18

  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    102
    0
    2
  • 15 август 2019 - 09:28
    142 ЕЛ РӘТТӘН ЯҢГЫРЫЙ ТОРГАН СҮЗ! Нәкъ 142 ел элек, 1877 елның 15 августында Томас Эдисон телефоннан сөйләшкәндә «Hello» («Алло») сүзен кулланырга тәкъдим итә.

    1876 елда Филадельфияның бөтендөнья күргәзмәсендә Александр Белл исемле...
    99
    0
    0
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019