Логотип Идель
Иҗат

ТАМГАЛЫ КУЯН (ӘКИЯТ)

Борын-борын заманда бер урман булган. Бу урман бик куе, бик караңгы булган. Бер көнне зур урманда бер куян туган. Озын колаклы, йомшак йонлы, тиз аяклы шәп куян булган. Аны әтисе дә, әнисе дә, әбисе дә бик яраткан. Тәмле ашатканнар, сыйпап йоклатканнар. Әниләре җир сөргәннәр, кишер үстергәннәр, куянга чык сулары эчергәннәр. Авырмасын дип, Куянны бер эшкә дә дәшмәгәннәр. Малай уйнап кына, саф һавалар сулап кына, эш тәмен белмичә генә үскән.

Бервакыт Куян үскән, дөньяга чыгар вакыт, белем алыр вакыт җиткән. Тик Куян мәктәпкә йөрергә теләмәгән, кишер кимереп кенә яткан. Әтисе, әнисе, әбисе аңа ялынганнар:

– Белем ал! Урманда кемнәр торганын, нинди җәнлекләр булганын, кем дус, кем дошман икәнен өйрән, – дигәннәр.

– Юк,юк. Мин мәктәпкә бармыйм, Мин бернинди белем алмыйм. Мин болай да барын да бик яхшы беләм: кишер кимерәм, оста йөгерәм, ак карда кача беләм, – дигән Куян.

Малайның әнисе белән әбисе бик елаганнар. Ә әтисе чыбык алган һәм Куянны кыйнаган. Куян мондыйга күнмәгән. Кызгануларын теләп, ятып елаган. Тик аны беркем дә жәлләмәгән.

Куян елый-елый урманга чапкан. Каршысына керпе очраган. «Ник елыйсың?» – дип сораган ул. Куян: «Энәле бу!» – дип,керпе янына якын килмәгән. Аннары болан очраган. Ул да куяннан «ник елыйсың?» дип сораган. «Боты озын!» – дигән куян һәм боланга җавап бирмәгән. Саескан да күргән куянны һәм: «Әниең кайда?» – дип сораган. «Тавышы ямьсез», – дигән Куян һәм аның белән дә сөйләшмәгән. Шулай беркем белән сөйләшмичә, уңны-сулны күрмичә, урман эченә кергән Куян.

Озак баргач, йомшак тәпиләре арыгач, яшел бер үзәнлектә ял итәргә туктаган. Анда куак төбендә ул бик матур бер җәнлек күргән. Өстендә алтын сыман тун киеп, койрыгын болгап, иренен ялап, төлке йөргән икән. Куян якынрак барган, күзен ала алмый карап торган. Шунда теге матур тавыш белән, сузып кына сүзен башлаган.

– Кил, үскәнем, кил яныма. Мин сине күптән сагынам, балаларым да көтәләр. Күз нурым, назлым, йомшагым, матурым, мин сине бүген алар янына кунакка алып барам. Карышма, ике-өч көн бездә торырсың. Сагынсалар, әти-әниең дә килерләр.

Куян моңа бик куанган, төлке янына барган.

– Кем соң син шундый кунакчыл? – дигән.

– Белмисеңме әллә, мәктәпкә йөрмисеңме әллә? Мин бит төлке, – дип әйткән теге, көлеп, һәм колагыннан тартып алган.

Куян, бичара, куркудан чак үлми калган. Җитез тәпиләре ярдәмендә генә төлкедән кача алган. Тик колагы гына бераз яраланган.

Менә шулай акылсыз, надан Куян, сүз тыңламаган өчен җәзасын алган.

Резеда ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев