Логотип Идель
Иҗат

СУГЫШ АЧЫСЫ: ӘБИЕМНЕҢ «ИСЕМДӘ КАЛГАННАР»Ы

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл һәм хезмәт ветераны булган Мусина Факкирә Фәүзи кызының якты истәлегенә багышлыйм! Кадерле, сөекле әбиебез, бабаебыз рухына дога булып барсын!

Оныгың Айсылу Фәнил кызы Әгъләмова

2020 елның 13 мартында гаиләбез зур югалту кичерде – 91 яшендә әбиебез бакыйлыкка күчте. Ул балаларына, оныкларына васыять итеп зур бүләк – үзенең «Исемдә калганнар» китабын язып калдырды. Шушы китап нигезендә әбиемнең кыскача якты истәлеге итеп тормыш юлын язып үтәсем килә.

Минем әниемнең әнисе – әбием, Мусина Факкирә Фәүзи кызы, 1928 елның 22 декабрендә Актаныш районы Күҗәкә авылында Фәүзетдин һәм Факия гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Мәктәпкә укырга кергәнче әбиемнең әтисе үлеп китә, әнисе һәм дүрт бала авыр шартларда яшәргә мәҗбүр булалар. Аларның төп ризыгы – кабыклы бәрәңге була, мичкә кура (камыш) җыеп якканнар. Апасы белән сыерны җигеп басу тырмалаганнар...

Әбиемнең «Исемдә калганнар» китабыннан: «Караңгы төндә басуга берүзем яки дус кызым белән бара идем. Эскерттән көлтәне тартып чыгара идем дә шәлемне җыеп бодай уа идем. Бодаем баш чаклы булгач, шәлемә төреп кайта идем. Юлдан йөрмәдем, берәр кеше очрар дип курыктым. Аннан соң, ул бодайны казанда кыздыра идек. Безнең үзебез ясаган ярма ташы бар иде. Бодай ярмасын кешегә сиздерми генә ясарга кирәк. Шуның өчен, без аны базга төшеп, төнлә белән ярматаштан бодайны чыгара идек. Энем Гәрәби урамда өй почмагында утыра иде. Әгәр дә кеше үтсә ул таяк белән өйнең бүрәнәсенә суга иде. Бу ярмадан, әнкәй без йокыдан торганчы ботка пешерә иде. Без иртә торып, эңгер- меңгердә, ут кабызмый гына ботка ашый идек...»

Әбием китабында болай дип язган: «Бер көнне, колхоз председателе Акмал абзый безне өч кызны атка утыртып өенә алып кайтты. Без сезне өчегезне дә  16нчы ипи заводына эшкә җибәрәбез диде. Без бик шатландык, туйганчы ипи ашаячакбыз, дип өметләндек. Юлга чыгар алдыннан, Акмал абзый хатыны Хәдичәгә болай диде: «Хатын, бу кызларга өчесенә дә баштан башка ипи кисеп бир». Хәдичә зур түгәрәк ипине баштан башка кисеп безгә тоттырды. Ат чанасына утыртып барганда сөенә-сөенә ипи ашап бардык, чөнки безнең  ипи күргән юк иде...».

Әбиемнәрне районда вербовщик көтеп торган. Бер атнадан соң авылларда төн куна-куна Казанга барып җитәләр, аннары аларны икенче җиргә җибәрүләре ачыклана. Алҗыган халыкны кабат атларга утыртып Мари урманнарына алып китәләр. Сослангер урманнарында урман кисү һәм сугышка хәзерлек лагерьләре урнашкан була. Монда эләккән берәүгә дә рәхим-шәфкать күрсәтелми. Килүчеләрне дымлы, пычрак землянкаларга урнаштыра торалар. Авылдан чыгып киткәндә, әбием ирләр белән бертигез урман кисәрмен, землянкада яшәрмен дип һич күз алдына китермәгән иде. Мондагы ачлык кешеләрнең үзәкләренә үтәрлек иде шул. Ике-өч ай эчендә бик күпләр ачлыктан шешенделәр, салкын тиеп, агач астында калып үлүчеләрнең исәп-чамасына чыгарлык түгел иде. Урыс Иван исемле кеше бригадасына эшкә куялар. Ир кызларны кызгана, аларга агач астында басылып калмаска, сак эшләргә өйрәтә. Аларга ягымлы итеп, кызганып «кызымка» дип эндәшә. Иван дәдәйне әтисе кебек якын күргән әбием. Иван дәдәй аларны җәлләгән, «Кызымка, син моннан кач инде» дигән. Көне буе агач кисеп, ташып, хәлдән таеп, ачыгып кич белән землянкаларына кайтып авалар. Киемнәр юеш, киптерер урын юк. Иртәгәсен кабат шул юеш киемнәрне киеп кузгалырга кирәк. Әбиемнең хәтирәләре: «Йоклаган җиребез 5-6 киртә өстенә куелган, эченә салам тутырылган озын капчык, өстә ябынырга кемнең нәрсәсе бар. Бервакыт, мин үзем йоклаган капчыкны күтәреп карадым. Капчык астында зур елан ята иде. Мин куркып чыгып йөгердем...»

Кышларын зәһәр суыклары белән туңдырса, яз-көзләре пычракка батып бетәләр. Ә җәйләре тагын да хәтәррәк тоела, эссе көннәрдә чәнти бармак хәтле кигәвеннәр тешләп җәфалый. Болытлы көннәрдә күз ачып булмаслык сукыр чебеннәр чыга. Шундый шартларда норманы үтәргә кирәк. Үти алмасаң, көнлек ике йөз грамм ипидән дә колак кагасың.

Сослангердагы коточкыч гадезсезлекләргә, авырлыкларга түзәр хәл калмагач, әбием дус кызлары белән моннан качып, су вокзалына йөгергәннәр. Вокзалга барып җиткәч, аларны алып киткән вербовщик басып торган. Ул аларны күрмәгән, халыкны тикшереп пароходка утыркан була. Алар борт аркылы сикереп кергәннәр. Палубада өч солдат тәмәке тартып басып торганнар, алар әбиемне яшергәннәр, өстенә капчыклар өйгәннәр. Алар шулай бик авырлыклар белән качып, өйгә кайтып керәләр. Икенче көнне үк аларны районга чакыралар. Әгәр дә сез 24 сәгать эчендә урыныгызга бармасагыз төрмәгә утыртачакбыз дигәннәр. Төрмәдә яхшырак булыр дип, алар үзләре теләп төрмәгә кергәннәр. Әбиемне һәм аның дус кызларын бишәр елга төрмәгә япканнар.

Аларны башта Минзәлә төрмәсенә утыртканнар. Алар анда  кәбестә кискәннәр, чана тартып утын, су алып кайтканнар. Әбиемнең сүзләреннән: «Бер көнне без каләм белән идәнгә сызып сызыклы уйнадык. Каләмне кайдан алганбыздыр хәтерләмим. Ишектә 2 тиен акча зурлыгында тишек бар иде. Охрана шуннан безне карап торган, ул ишекне шакымый гына керде дә безне тезеп бастырды. Ул: «Каләм кемдә?» диеп бездән берәм-берәм сорау ала башлады. Мин сиздерми генә каләмне почмактагы агач савытка салдым,  ул савытны без параш дип йөртә идек. Бездә каләм юк дидек, бу сызыклар сызылган иде, без шунда уйнадык дидек. Охрана безгә ышанмады. Ул безне коридорга чыгарып тезде. Бездән сорау алып төрлечә куркытты. «Кем дежурный?» дигәч, Апач кызы: «Бүген Фәтхыя дежур», дип әйтеп бирде. Фәтхыяне 1 метр киңлектәге кысын бүлмәгә кертеп яптылар. Бу бүлмәнең түшәмендә тишек бар, аннан кар-буран үтеп керә. Бу бүлмәнең идәне чокыр итеп эшләнгән, цементтан эшләнгән утыргыч үзәк өзгеч салкын, утыра аласыңмы, ятасыңмы, ничек булдырасың инде. Фәтхыянең илереп елганы әле дә колагымда, ул бик озак елады...

Әнкәем, сине бик сагынам, күрешүләр безгә тиярме? Бәлки күрешә алмыйча, яшь гомерләр шулай узармы? Өметсез шайтан гына була диләр. Әнкәем, без күрешәчәкбез, мин өметләнәм, түз йөрәгем, түз йөрәгем, түз йөрәгем, диям лә. Минзәлә төрмәсендә шигырь дә чыгардым, җырлаган җырым да бар:

«Вставай», дип кычкыралар,

Каты тавышлар белән,

Шалтыратып бикләп куя,

Богау йозаклар белән.

Кояшка каршы салынган,

Минзәлә төрмәләре.

Яшь йөрәккә курку салды,

Караңгы бүлмәләре.

Төрмә диләр, төрмә диләр,

Анда сарык япмыйлар.

Әнкәемнән аерып алып,

Мине бикләп саклыйлар.»

Соңрак әбиемне Минзәлә төрмәсеннән Казан төрмәсенә алып киткәннәр. Җәяү авылларны үткәндә, авыл кешеләре олы табаклар белән аларга ипи өләшеп чыкканнар. Казанда ул 9нчы колониягә эләгә...

 1948 елда манифест була, әбиемне паспорт тоттырып җибәрәләр. Авылга кайткач, әбием авылга армиядән отпускага кайткан Нәҗип исемле егет белән таныша. 1953 елда алар өйләнешәләр. Бабаем тракторист, әбием плугаръ булып эшлиләр. Алар әбием белән үрнәк гаилә булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгәннәр, 6 бала тәрбияләп үстереп, аларны олы тормыш юлына озатканнар. Аллага шөкер, балалары барысы да парлары белән бәхетле булып тигез яшиләр. Хәзерге көндә 6 баласы, 12 оныгы, 15 оныкчыгы бар.

«Язсаң язар сүзләр күп, язарга ярамаганнары да бар. Балаларым, мин сезне барыгызны да яратам. Мин бит сезне бәйләкәй чактан ук җырлар чыгарып, сөеп назлап үстердем:

Алтын арыш көлтәсе

Сылу солы көлтәсе

Тупылдатып сөярләргә

Тук бодайның көлтәсе...»

Әбиемнең истәлекләрен укыганда, йөрәкләр сыкрана, җаннар телгәләнә, бугазыма төер тыгыла. Әбием кечкенәдән үк ятим калып, тормышның, сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татып, гаделсезлекләр, газаплар, югалтулар кичерсә дә, соңгы көннәренә кадәр күркәм фигыльләрен саклап, авырлыкларга сынмыйча-сыгылмыйча, көчле рухлы, сабыр, сөйкемле, күркәм холыклы, олы йөрәкле, эчкерсез, фәрештәдәй саф күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, гадел булып яшәде.

Айсылу ӘГЪЛӘМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходаем андый авыр коннэргэ калырга язмасын балаларга