Логотип Идель
Иҗат

СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНДА КАТНАШ

2014 елдан бирле кыр шартларында уздырыла торган форум быел 2000 студентны җыячак. Дүртенче ел рәттән оештырылган чара быел да традицияләренә тугъры кала. Һәрвакыттагыча ул Татарстанның Югары Ослан районында августта үтә.


Быел аның вакыты 16-26 август көннәренә билгеләнгән. Шунысы да бар: ул ике сменада узачак. 16-20 август көннәрендә анда урта һөнәри белем алу учреждениеләрендә укучылар җыела. Ә 22-26 августта исә вуз студентлары катнаша.


Беренче сменада студентлар үзидарәсе темасы көн кадагында булачак. Анда шулай ук WorldSkills ярышларын үстерү мәсьәләләре дә каралачак. Ә икенче смена вакытында вуз укучылары карьера юнәлешләре турында фикер алышачак. Шул ук вакытта студентлар 8 юнәлеш буенча белем багажларын да арттырачак. Кеше капиталы, эшмәкәрлек, проект эшчәнлеге, социаль юнәлеш, спорт менеджменты, ватанпәрвәрлек һәм гражданнар активлыгы, медиа, студентлар үзидарәсе – төп юнәлешләр шушы.


Форум спикерлары һәм тренерлары арасында республика һәм федераль дәрәҗәдәге кунаклар, төрле юнәлешләр буенча экспертлар бар. Хәер, студентлар белем алып кына калмаячаклар. Спорт һәм мәдәни программа да бай булырга охшый.


Форумда катнашырга теләсәң, 1 августка кадәр
sof.tatar сайтында гариза калдыру да җитә.




Белешмә:
Студентларның белем бирү форумы – социаль юнәлештәге һәм мәдәни-белем бирү проекты. Аның төп максаты яшьләрнең гражданлык позициясен арттыру, студентлар үзидарәсе органнарын үстерү, аларга ярдәм итү механизмнарын булдыру. Форум Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. Чараны республиканың “Студентлар лигасы” оешмасы оештыра. 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев