Логотип Идель
Иҗат

СОКЛАНУ – ҮЗЕ ТАЛАНТ ТҮГЕЛМЕ ИКӘН?

Җиһаныбызга ап-ак кыш килде. Күп тә үтмәс, Яңа ел да ишек шакыр. Аннан соң 2017нең буранлы кышы, ямьле язлары, җиләкле җәе.. Вакыт бер дә туктап тормый шул. Җир планетасы, аның кешеләре һәрвакыт хәрәкәттә. Һәркайсы каядыр ашкына, кабалана... Ашыкса да соңга кала. Ләкин алда, иртәгә ни буласын беркем дә төгәл генә әйтә алмый.


Гомерләренең мизгелдә үткәнен дә сизми кеше. Шатланып йөрүче кешеләргә караганда, моңсу, проблемаларга чумганнар ишәя генә бара. Ә югыйсә, бу дөньяга бар игътибарны биреп карасак белер, аңлар идек: күпме могҗизаны күрми яшибез икән бит без! Җир йөзендә һәрбер көн үзенчәлекле. Берсе дә яңадан кабатланмый. Ә кеше, үз чиратында, үткән көненнән үзенә яңа белем, мәгълүмат, нинди дә булса бер яңалык алып калырга тиештер. Туган ягыбызның матурлыгын  да күрә белмибез. Минемчә, кечкенә балалардан үрнәк алырга кирәк: алар бит ап-ак кар яуганга да ничек сөенә. Гөнаһсыз сабый самими күңеле, ачык нурлы күзләре белән һәрнәрсәдән могҗиза эзли, тылсым күрә.


Сары яфраклар түшәлгән җиребездән алтын көз узып китте. Ул матурлыкка бөтен игътибарны юнәлтеп карадыкмы соң? Минемчә, юктыр, карасак та – сирәк кеше генә.


Соклану – узенә күрә бер талант түгелме икән?! Соклана белгәннәр кешеләрнең күңел күзен ачарга булышалар. Алар үзләре мөкиббән киткән күренешне рәсемдә, сурәттә, әсәрдә чагылдыралар.  Һәм дөньяга гашыйк булып яшәүчеләр саны тагын да күбәя! Сокланганнан безгә ни файда диярләр. Әмма кешенең ул чакта күңеленә матурлык керә бит. Бәлки, кереп кенә калмыйча, әлеге гүзәллек анда бөтенләйгә урнаша да! Матурлык исә кешене яратырга, күркәм эшләргә, ягымлы сүзләр әйтергә өнди.


Тормышыбыз күркәм булсын дисәк, бөтенебезгә, һәрбер мизгелнең кадерен белеп, тормышны сөеп, игътибарлы булып яшәргә генә кирәк.


Алия Гафурова


Норлат районы Фома мәктәбенең
9 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев