СИН ЕЛАМА, АБЫЙ!
Җил Казанның тар урамнарыннан йөгереп үтә дә, бөтерелеп-бөтерелеп, таш диварлар арасыннан ишегалларына кереп югала. Усал җил артыннан ияреп барырга өлгерә алмагангамы, әллә шулай тиеш булгангамы – бары чүп-чар өеме генә сибелеп кала. Кайчакларда җил шулкадәр тыныч, гүя ул шәһәрнең һәр баганасын, диварын үзенчә сыйпап уза. Талгын гына искән җил назыннан иркәләнәсе, җылысын тоясы килә...
Илһам, иркә җилгә яңакларын куйган килеш, рәхәтлектән күзен йомды. Күк йөзенең иң аскы катында иренеп кенә шуышкан соры болытлар арасыннан чагылган кояш нурлары керфекләр, күз кабагы аша үтеп кереп, йокымсырап барган Илһам күз алдында төрле төсләрдә уйнаклады, ниндидер шәүләгә әверелеп биеште. Берзаман алар төсләрен үзгәртә, әле сары, әле кызгылт боҗрага әйләнәләр дә күңелнең нечкә бер җепселен кытыклап куялар. Ирексездән елмаясы, иң яшерен, серле авазлар чыгарып, рәхәтлектән кычкырып җибәрәсе килә... Илһам ойый баруын үзе дә сизде. Тик төш белән өнне аера алмый интекте. Төш дисәң, барысы да чынбарлыктагы кебек: әнә Илһам, әнә хатыны Гүзәлия, әнә яңа тәпи баскан кызлары Ләйсән. Өн дисәң, нигә соң аларны Илһам читтән, нәкъ телевизор экраныннан караган кебек күзәтә. Барысы да буталды...
– Әтием тайткан, миңа тәмле әйбелләл алып тайткан! – Ишек бусагасыннан эчкә узуга, алпан-тилпән атлап, табигый шатлыкны күзләрендәге көләчлеккә, тавышындагы ихласлыкка күчереп, нәни кызы Ләйсән аның кочагына атылды.
– Нәни кошчыгымдыр ла үземнең! – дип, күкрәгенә кысып күтәрде аны әтисе. Бала исе! Бер гөнаһсыз, чип-чиста күңелле бала исе! Илһам башы әйләнгәнен сизде. Рәхәт! Ләйсәнне идәнгә бастыруга, кесәсеннән алып тәмле конфетын сузды. Кыз, ялтыравыклы кәгазьгә төрелгән конфетка үрелгәндә, күкрәгеннән гайре табигый, аңлатып та, әйтеп тә, кабатлап та булмый торган сөенечле аваз чыгарды. Конфетны нәни учларына кысуга, шатлану хисен тыя алмыйча, өй буйлап чабып китте.
– Әтигә рәхмәтне кем әйтә? – Кухня ишегенә сөялеп торган хатыны Гүзәлияне абайламаган икән Илһам.
– Исәнме, әнисе, – диде Илһам, назлы итеп.
– Ләкмәт, әтием! – Кай арада яңадан йөгереп килеп, Ләйсән янә әтисенең кочагына атылды.
– Дәү үс, кызым!
– Ялал, әтием!
– Иркәләп бетерәсең инде шуны, – дип куйды Гүзәлия. Шулай да хатынның тавышында бернинди шелтә-фәлән сизелмәде. – Аннары тыңлатып булмый үзен!
– Ярар ла, без дә иркәләмәсәк, кем яратыр Ләйсәнебезне? – диде Илһам.
– Чамаcын белергә кирәк! – дип сүзләште Гүзәлия.
– Кара әле, әнисе, мин бит сиңа да бүләк алып кайттым. – Илһам зур кара портфеле артына яшереп куелган ак розалар бәйләме белән тортны Гүзәлиягә сузды. Шушы мизгелне генә көткән сыман хатынның иреннәренә гүя кояш кунды, күзләрендә кабынган мәхәббәтле карашын иренә кызганмый бүләк иткәннән соң, ул, дәртле сулышын тыя алмыйча, Илһамның күк рәгенә килеп сыенды.
– Рәхмәт, кадерлем! Рәхмәт...
Бермәлгә бернинди уйларсыз рәхәт тынлыкка чумып торганнан соң, Илһам хатынының җилкәләреннән тотып үзеннән аерды.
– Булды, әнисе, кая, мине өйгә дә кертмисез мәллә? Кайчаннан бирле ишек катында торам.
Ялкынлы хисләр өермәсендә буталып калган Гү зәлия, бераз айнып, иренең озын кара плащын салдырырга кереште. Кинәт ул гаҗәпләнү-шатлык тоташ тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Бәрәч, монда бит бер йолдыз арткан!
Илһам хатынының күзендә чагылган кызыксынуны күреп, башын артка ташлап көлеп җибәрде.
– Әллә тагын күтәрделәрме? – дип сорады хатын.
– Әйе! Бүген шатлыклы көн: Сабиров Илһам милиция капитаны булды! – диде Илһам, ирләрчә нык тавыш белән.
– Урра! – дип, кул чәбәкләде Гүзәлия.
– Улла! – Авыз кырыйлары конфет шоколадыннан буялып беткән Ләйсән дә әнисенә кушылды. – Мин өйгә тиз генә кереп чыгыйм дигән идем. Дуслар белән күл буена төшеп, мәҗлес оештырабыз бүген. – Хатынының карашында пәйда булган рәнҗү төсмерләре күренүгә, тавышын йомшарта төшеп дәвам итте. – Шунсыз булмый, Гүзәлия. Җитәкчеләр дә киләчәк. Әле минем алга таба да үсәсе бар. Соңга калмам, озакка сузмый тәмамларбыз да кайтып җитәрмен. Иртәгә өчәүләшеп бәйрәм итәрбез.
– Ниләр алып барасың күл янына? Әзерләп бирим... – Тавышына боз салкыннары йөгертеп, Гүзәлия иренең кочагыннан шуып чыкты.
Илһам җыенып беткәч тә, ишек тоткасын тотканда да, хатынның күңеле йомшармады. Ирен ул төксе генә озатты. Бары Ләйсән генә аны җибәрми интектерде:
– Титмә, әти. Титмә... Минем белән тал! – дип үрсәләнде.
* * *
...Түгәрәк күл буе, кичке эңгер-меңгер якынлашкан гамы, җәйге челләдән котылу чарасын эзләп килүчеләрдән арынган. Бары күлдән ерак түгел, каен һәм наратлар үсеп утырган агачлыкта гына учак ялкыны дөрләгәне күренә. Җәйнең гаҗәп, илаһилыгын тоеп бетереп булмастай вакыты: көндезге шау-шу тынып калган, көне буе кеше күплектән төбе болганган күл, тынычланып, болытлар артындагы серле билгесезлектә югалып барган кояшның нурлары белән кызарып сурәтләп бетермәслек гүзәллек хасил итә; шулкадәр талгын, ихлас искән җилдәнме, әллә үзарамы – каенның ямь-яшел, яшәү төсе, яшәү көче биргән вак яфраклары лепердәшеп ала; төз наратлардан үпкәне киңәйтеп исертердәй хуш ис бөркелә; эссе кояш яктысында яклау тапкан канечкеч зәхмәт кигәвеннәр күздән югалган, төн сихрилеген, төн матурлыгын урлаучы черки-мазар, әлеге тынлыкны бозарга оялуданмы, әлегә күренми; кичке концертка әзерләнүче бакаларның да тавышы ишетелми.
– Их, ә бит тормыш нинди матур! – Машинасыннан сикереп төшеп, бермәлгә табигатьтән әсәрләнеп калган Илһам кулларын җәеп җибәрде.
– Син, дускай, «булып» та килдең мәллә? – Каршына килеп баскан дусты Әскәргә Илһам, беренче кат күргәндәй, сагаюлы караш ташлады:
– Юк, аек мин. Менә күл буе матурлыгы белән хозурланып торам.
– Бүген барысы да синеке, дускай! Машина белән килмә дип әйтсәм дә тыңламадың тәки!
– Мин төнгә калмыйм, Әскәр. Хатынга вәгъдә бирдем.
– Шушындый шатлыклы көнеңне дә истә калырлык итеп үткәрмәгәч! Булмаганны! Әйдә, анда егетләр җыелып бетте. Тырыштык, дускай: табын да, шашлык та әзер. Хәзер полковник Сибгатов килеп җитәргә тиеш.
Илһам әрәмәлеккә таба атлаган дусты артыннан иярде. Тик нигәдер аны күл буе, Түгәрәк күл үзенә тарта, ымсындыра иде. Дөрләп янган учак янында биш-алты ир йөренә. Болар – барысы да Илһамның дуслары, иңгә-иң куеп эшләгән хезмәттәшләре. Берәр сылтау табылса, аларда шулай бәйрәм итү күптән гадәткә керде. – У-у, иптәш капитан, төкле аягың белән! Рәхим ит! – дип каршылады аны ирләр төркеме.
– Миндә бер тәкъдим бар, – дип бүлдерде аларны Илһам. – Әйдәгез, иң әүвәл Түгәрәк күлдә коенып, тәннәрне сафландырып чыгыйк.
– Киттек! Түгәрәк күлнең ярлары шактый биек. «Бәлки, элек су монда хәтле күтәрелгән булгандыр, хәзер исә кимегәндер», – дип уйлап куйды Илһам. – Кем иң соңыннан чума, шул Түгәрәк күлне аркылыга-буйга йөзеп чыга, – дип кычкырды Әскәр. Гади генә сүзләрнең ирләргә тәэсире зур булды, һәрберсе тиз-тиз генә күлмәк-чалбарларын сала башлады. Илһамны элек-электән «җилле егет» диләр иде. Аның өлгерлегенә бүген дә тиңнәр булмады. Суга иң беренче булып ул чумды. Кинәт... «дыңк» иткән ниндидер тавыш ишетелде һәм арка турысына кемдер тимер таяк белән суккандай тоелды. Башы күлнең кеше таптаудан шактый тыгызланган төбенә килеп төртелгәнен сизде Илһам...
* * *
...Йокымсырап, ниндидер бер сәер халәт кичереп утырган Илһам әле яңа гына үзен иркәләгән җылы җилнең салкыная төшүен тойды. Ул калтыранып, өшеп куйды. Тик юкка: ул төш белән өнне аера алмый өзгәләнде. ...Иптәшләре су төбеннән тартып чыгарганда, Илһам аңын җуйган иде. Гаҗизләнеп калган милиционерлар бер-берсенә карашты. – «Ашыгыч ярдәм» чакырыйк! – Әскәр башына килгән беренче уен кычкырып әйтте, тораташтай катып калган дусларга шул сүз җан керткәндәй булды. Әскәр, кесә телефонына дип, әрәмәлеккә чапты да тиз арада әйләнеп тә килде: – Шылтыраттым, хәзер килеп җитәрләр! Сулыймы ул? – Илһамга гүя үзләренең җылысын биреп, күзен ачтырырга теләгәндәй, чарасыздан кулларын тоткалаган, башын боргалаган бер ир күзен читкә борды.
– Юк бугай... – Хатынына шылтыратыйкмы? – диде икенчесе, иелгән башын күтәрми генә.
– Табибларны көтик инде, – дип җавап кайтарды кайсыдыр җансыз тавыш белән.
Бераз соңлаган полковник Сибгатов, килеп җитүгә, хәлне аңлап, үзенең таныш табибларына шылтыратты. аннарны өшетерлек аваз салып җилдергән «ашыгыч ярдәм» озак көттермәде. илкәләрен салындырган, капчыктай таралып төшкән ирләрне табиблар Илһам яныннан эткәли-төрткәли куып җибәрде.
– Мин гаепле, егетләр. – Әскәр никадәр тыелырга тырышса да түзмәде. Ирнең бите буйлап эре күз яшьләре тәгәрәде.
– Син нәрсә инде, Әскәр...
– Алай буласын кем уйлаган инде...
– Син гаепле түгел... – диеште ирләр.
Бер-берсенең күзенә күтәрелеп карарга батырчылык итмәгән егетләрне полковникның кырыс тавышы уятып җибәрде:
– Илһам исән! Аны ашыгыч операциягә, Казанга алып китәләр. Тик... Тик егетнең умырткасы сынган. Ә хәзер барыбыз да таралышыйк. Хатынына үзем хәбәр итәрмен. Син, Әскәр, Гүзәлияне хастаханәгә алып барырсың.
Сиренасын кычкыртып, шәһәр эченә кереп югалган машина артыннан калганнары да иярде. Әле генә уйнаклап, күкләргә үрләп дөрләгән учакның яктысы сүнде. Бары сизелер-сизелмәс таралган төтене генә әрле-бирле тулганган черки халкын үзеннән читкә куа иде...
* * *
Илһамның хәле беренче ярдәм күрсәткән табиблар фаразлаганнан куркынычрак булып чыкты. Умыртка сөяге сыну нәтиҗәсендә, аның кул һәм аяклары бөтенләй хәрәкәтләнүдән туктады. Озак вакытлар аны кома хәленнән чыгара алмый интеккән Казан табиблары үзләренең көчсезлеген таныды:
– Мондый операцияләрне бары Германиядә генә ясату мөмкин. Без хәлебездән килгәнне эшләдек. Әмма...
Гүзәлия көн-төн елады. Реанимация бүлмәсенә кергән саен – ә аны монда бик сирәк уздыралар – ул иренең сулып барган йөзен, кечерәйгән гәүдәсен күреп үрсәләнде: «Нигә? Нәрсә өчен? Ник андый кайгылар миңа гына килә?!» Бәхетсез хатынның күз яшьләре түгелеп, күңеле хисләрдән арына барган саен, ниндидер бер халәт кичерә башлады. «Нигә мин гомерем буена чирле ир белән яшәргә тиеш соң? Илһам гарипләнгән икән, димәк, Ходай шулай кушкан. Бу хәлнең килеп чыгасы Ходай тарафыннан билгеләнгән булган. Мин баламны андый кимсетүле хәлдә үстерергә тиеш түгел. Димәк?..» Илһам Казан хастаханәсендә соңгы көннәрен үткәргән вакытта, Гүзәлия иренең абыйсы Таһир янына юнәлде. Энесенең фаҗигасен ишеткәннән бирле, төн йокысы качкан Таһир кулыннан килгәннең барын да эшләде: Германиягә бару өчен, акча тапты, хастаханә белән килешә алды. Шунысы гаҗәп: байлыгы булмаган, йомшак кәнәфи биләмәсә дә, ир зур оешмаларга үтеп керә алды. Аны аңладылар, ярдәм иттеләр.
– Таһир абый, мин сезнең белән хушлашырга кердем. – Хастаханәдә реанимация ишеге төбендәге утыргычта уйларына чумган Таһир сискәнеп китте. Каршында озын керфекләрен түбән төшереп басып торган киленнәрен күреп, янә йөрәген кыеп-кыеп утлы пычак кисеп үтте.
– Таһир абый, мин сезнең белән хушлашырга кердем, – дип кабатлады хатын.
Ир сискәнеп куйды. – Хушлашырга? Килен...
– Кирәкми, Таһир абый, мин китәм... Таһирның күңеле дертләп китте: «Нәрсә, үзенә кул салмакчы буламы Гүзәлия? Ә Ләйсән, күз нурлары?»
– Гүзәлия...
– Тыңлагыз, зинһар, Таһир абый! Мине аңлагыз... Мин көчсез кеше, беләм... Мин Илһамнан аерылам...
...Ул көнне Таһирга көчле уколлар ясап, көч-хәл белән тынычландырдылар. Ул, шулар тәэсирендә ыңгырашып яткан вакытта, шәһәр йортларының берсендә бер хатын, акылдан шашкандай сөйләнеп, өенең астын өскә китерә иде:
– Менә, кызым, болары – синең әтиеңнең киемнәре. Хәзер безгә алар кирәкми инде. Фатирны сатабыз да моннан күченеп китәбез. Син борчылма, кызым, син акыллы, бәхетле булып үсәрсең...
Хатынның миен томалап, Ләйсәннең тавышы ишетелде:
– Ә тая минем әтием?..
* * *
...Җилне һич чамалап булмый: иркәлиме, камчылыймы ул? Илһам шабыр тиргә батты. Үзенең халәтен аңлый алмау интектерде аны. Ә күз алдында, кинофильмнардагы сыман, бер-бер артлы сурәтләр алышынып тора...
...Илһамның чәрдәкләнгән умырткалыгындагы җеп селләр тәмам өзгәләнгән иде. Шулай да Гер ма ниядәге операциянең файдасы искитәрлек булды: аякларына җылылык йөгерде. Кул бармаклары селкенә башлады.
Әмма өметләнергә иртә иде әле. Илһам Германиядә генә хушына килде.
– Ләйсән!.. Гүзәлия, – дип ыңгырашты ир.
Таһир түзә алмады, энесе караватына башын бәрә-бәрә сулкылдап елады. Берничә көннән, сөйләшерлек хәлгә килүгә, Илһам:
– Абый, Гүзәлия минем нинди хәлдә икәнлегемне күрдеме? – дип сорады.
– Әйе, Илһам.
– Ул Казанда калдымыни?
– Әйе...
– Ярар, алай яхшырактыр да әле. Илһам элек-электән нык ихтыярлы иде. Шуңа Таһир аңа булган хәлне яшерми сөйләп бирде. Тик Гүзәлиянең аңардан аерылуы турында гына әйтергә үзендә көч таба алмады ул. Әйтсә, энекәше шул мизгелдә үләр кебек тоелды аңа. Германиядәге авыр айлар үтеп китте. Илһамны Казанда гариплек тормышы көтә иде. Бер кашык су йоттырганнарын көтеп, тилмереп ятучы инвалид тормышы... Таһирлар өенә кайтып җитүгә, Илһамга бер бүлмәне көйләделәр.
– Нигәдер, Гүзәлия һаман күренми, – диде Илһам. – Аэропортта да каршы алмады.
– Энем, – диде Таһир, хатынын бүлмәдән ым кагып чыгарып җибәргәч. – Гүзәлияне оныт инде син, зинһар.
– Нәрсә?
– Ташлады ул сине...
Илһам, шундук күзен йомып, тынсыз калды. Күз алдында кечерәйгән гәүдәнең дерелдәвен күреп, Таһир күз яшьләренә буылды.
– Илһам, ела, зинһар, ела! – диде ул, ялварып.
Илһам күзен ачмады. Аның янында кизү торган Таһир, төн уртасында Илһам тавышын ишетеп, сискәнеп китте.
– Абый, чынлап ташладымы? Их, ә мин аңа ышана идем. Димәк, яратмаган! Ә Ләйсәнне мин әле күрәчәкмен. Тик хәзер түгел, аякка баскач!
Таһир ни әйтергә дә белмәде.
– Син борчылма, абый! Үткәреп җибәрермен бусын да... Тынычлап чыгып йокла, – диде Илһам. – Нишлисең, язмыштан узмыш юк.
...Таһир, эшеннән яллар алып, көне-төне энесе янында булды. Инвалид коляскасы юнәтте, табибларга даими күрсәтеп торды. Алга китеш күренмәсә дә, аны бер нәрсә канатландырды: Илһам сынып төшмәде. Киләчәгенә, үзенең сәламәт тормышына яңадан кайтасына өметләнә, ышана иде. – Абый, мин бүген аягымны сиздем кебек. Кул бармакларымны селкетә башладым, ахры, – дип, ул Таһирны да, үзен дә сөендерде.
Ләкин савыгу, аякка басу турында уйларга иртә иде әле. Германия табибларына томография сурәтләрен җибәреп торсалар да, алардан куанычлы хәбәр килмәде.
Беркөнне Илһам:
– Абый, Казанда авыр хәллеләр, инвалидлар гына яши торган аерым йорт бар икән, шуны белеш әле, – диде. Каян белгән диген? Таһир ул әйткән адрес буенча барып, әлеге йортны эзләп тапты. Диварлары ак кирпечтән өелгән өч катлы яңа йортны күрү белән, йөрәге сулкылдап куйды. Ишегалдында инвалид коляскасындагы берничә ир-атның ниндидер машина янында кайнашуын күреп, шунда атлады.
– Туган, булыш әле, – диде кайсыдыр.
– Ни булды? – диде Таһир. – Менә Радик машинадан төшә алмый. Коляскасы монда, күтәреп кенә утыртчы шуны?
Таһир, сары «Ока» руле артындагы кечерәк кенә буйлы ирне күреп, ярдәмгә ашыкты. Аны коляскасына утыртуга, алар янында башка тора алмады. Күзенә килгән яшьләр, тамагына тыгылган төер аны читкә әйдәде.
– Әй туган, бик зур рәхмәт сиңа!
– Кемне эзләп килдең соң син? – дигән тавышлар да аны туктатырлык түгел, ир елый иде. – Елама син, абый! – дип кычкырды коляскасына күчкән Радик. – Без яшибез әле!
Илһамның үгетләүләре күпкә киткәч, Таһир башка карышмады, энекәшен шул йортка урнаштырды. Ләкин ул анда бер генә көн дә бармыйча калмады. Коляскага утырган җиреннән селкенә дә, борыла да алмаган энесен карарга кирәк иде...
* * *
...Илһам саташты. Ул тирләде-пеште. Тән кайнарлыгын салкынча җил дә баса алмый иде. Ниһаять, күзен ачты. Инвалидлар йортының ишегалдын күреп, өн икәнен аңлады. Шулай да күз кабаклары эленеп, томан пәрдәсенә әйдиләр. Менә ул йортның капкасына таба ике кеше килгәне күренде. Ана белән кыз. Тукта, берсе Гүзәлия түгелме соң? Икенчесе Ләйсән бит! Кызым! Ул ниндидер төпкелгә очкандай булды. Шунда иренендә тозлы тәм тойды, кемдер аның яңагын иркәләп сыйпады. «Гүзәлиянең күз яшьләре, Ләйсәннең нәни куллары», – дип уйлады ир. Илһам, йөрәгенең шашып-шашып тибүенә тыела алмыйча, күзен ачты...
– Абый? – Илһам сызланып елмайды. – Елама, абый! Бигрәк елак булып чыктың әле син. Кемгә охшагансыңдыр... Әллә җиңги белән сүзгә килдегезме?
– Юк ла, – дип, Таһир кулындагы букчага ымлады. – Менә сиңа күчтәнәч җибәрде. Сумса белән чәй эчәбез хәзер.
– Рәхмәт. Яңалыклар юктыр?
Абыйсы аның нинди яңалык көткәнен белә иде, әлбәттә. Тик юк иде, юк иде яңалык.
– Бар! – дип, шат тавыш белән кычкырып җибәрде Таһир. – Менә Ләйсән сиңа хат җибәргән.
Ул куен кесәсеннән дәфтәр бите тартып чыгарды.
– Үскән Ләйсәнем, – диде Илһам.
Шакмаклы дәфтәр битенә нәни генә кул рәсеме ясалган иде.
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Азагы бик кызганыч бетә. Моңсу әсәр. Миңа бик ошады.
0
0
0
0
Бик кызганныч...гыйберэтле язмыш
0
0