Логотип Идель
Иҗат

СИХРИ КЫШ... - “Ак каурый” түгәрәге иҗаты

Сәлам, иң мавыктыргыч, кызыклы журналыбыз, «Ялкын»!

Кышкы салкыннарда Сезгә кайнар сәламнәрен юллаучы Яр Чаллы шәһәренең 41нче санлы мәктәбендә эшләп килә торган “Ак каурый” түгәрәге. Безнең рәтләр киңәя: яңа, яшь талантлар килеп тора, үзләренең бай күзаллаулары, фантазияләре белән сокландырып торалар. Кышның могҗизалары, дәртле уеннары, сихри матурлыгы безнең иҗатта чагыла. Шуны сезнең белән бик тә уртаклашасыбыз килә!

Җитәкчеләре: Вагыйзова Гөлия Наил кызы.




Алтын ак каен


Юл буенда үсә бер каен,

Ялгыз гына утыра моңаеп.

Яфраклары һаман да алтын,

Көз айларын сагына мөгаен.

Кыш җитте бит, алыш өстеңне,

Көмеш тәңкә күлмәгеңне ки!

Энҗе шәлең иңнәреңә сал,

Алтын көзләр күптән узды ки.

Моңсуланма, алтын ак каен,

Өзгәләнмә сагынып дускаең.

Килер кабат сандугачлы язлар,

Табигатьтә ап-ак кыш, каен!

Сафина Әдилә, 4 А сыйныфы укучысы




Кыш


Көзләр үтеп, кыш җиткәч,

Карда, бозда шуабыз.

Ә аннан соң өйгә кайтып,

Бик озак җылынабыз.

Ял көнендә булышырга

Дәү әтигә китәбез.

Рәхәтләнеп, карлар көрәп,

Күңелен күтәрәбез!

Вәлиева Азалия, 4 А сыйныфы укучысы




Салкын


Әй салкын, салкын,

Нигә син бик салкын?!

Өшетәсең колагымны,

Туңдырасың борнымны!

Әй салкын, салкын...

Уам борынны, колакны,

Өшетсәң болай, тегәрмен,

Борынга бияләй эләрмен!

Садриева Әдилә, 3Б сыйныфы укучысы




Нәни агачка


И агачкай, туңма син,

Салкынга бирешмә син!

Кечкенә әле акларың,

Утырасың ла ялгызың.

Ак кар сине кочаклаган,

Саклар, димәк, салкыннардан.

Яз җитүгә зураерсың,

Моңнарына куанырсың!

Гатиятуллина Зилә, 4Б сыйныфычысы




Тимәгез минем дуска!


Мәктәпкә барганда да,

Укудан кайтканда да,

Юл буенда бер чыршы

Ала мине гел каршы.

Кечкенә генә булса да,

Кәефемне күтәрә.

Көн дә сәламен биреп,

Күңелне сөендерә.

Яңа еллар алдыннан

Басармын инде сакка.

Әй, кешеләр, ишетегез:

Тимәгез минем дуска!

Шәйхаттарова Әминә, 4 А сыйныфы укучысы




Сихри кыш


И тылсымлы бу кыш,

Сихри дөнья!

Әкияттәге кебек

Тоела миңа.

Ак күлмәген бизәгәндәй

Көмеш карлар ява.

Җир бизәлә әнә шулай,

Кышка таба.

И матур соң бу кыш!

Серле дөнья!

Синдә нинди хисләр?

Әйдә, уйла!

Рафикова Алинә, 4 В сыйныфы укучысы




Кышкы уеннар


Яратмыйм кышны, дия- дия,

Башкаема каска кия-кия,

Хоккей уйнап йөрдем –

Малайларны җиңдем.

Яратмыйм кышны, дия- дия,

Аякларга итек кия-кия,

Штаблар ясап йөрдем,

Бозны хәтта кистем!

Кар бабай ясадым,

Таудан чана шудым,

Кар атыштым,

Чаңгыда да йөрдем....

Яратмыйм кышны дия- дия,

Бияләйләр кия-кия...

Газизуллина Азалия, 4 В сыйныфы укучысы




Кышкы нәкыш


Кар бөртеге – нинди гүзәл нәкыш!

Әгәр тисәң, эреп юкка чыга.

Ник җылыга түзәлмисен икән,

Зәмһәрир суыкта чыдаганда?!

Кар бөртеге ! Син бер рәшә,

Әгәр тотсаң, кача, юкка чыга.

Татлы хыял кебек: читләр белсә,

Бушлык булып кайта уйлаучыга.

Кар бөртеге – Ходай биргән бизәк,

Соклансаң да, оча, юкка чыга!

Бу дөньяда бар да корылгандыр,

Рухи матурлыкка ышануга!

Хәсәншина Эльвина, 7Б сыйныфы укучысы




Ак бөтерчек


Бии-бии тәңкә карлар ява,

Ак нурларга төреп җиһанны.

Ак дөньяда бөтерелә бер төенчек,

Ни соң бу? Әллә нәни куянмы?

Ап-ак куян ак кар өстендә

Йөгерә. Кемдер аны куамы?

Ак юрганнан йөгерә ак бөтерчек,

Ни куркыткан нәни куянны?

Йөгерә. Як-ягына карана.

Җил сызгыра аны өркетеп.

Куркак булгач, эш харап шул,

Арыттылар бәләкәчне йөгертеп.

Асылгәрәева Риана, 4 В сыйныфы укучысы




Эзләр


Ап-ак, йомшак кар өстендә

Нәни бер песи йөри.

Чакырып та карыйм, килми,

Эзләр калдырып уйный.

Мин дә киттем артыннан,

Эзләр салам акрынлап.

Мавыктыргыч икән бу –

Һич туеп булмый уйнап.

Закирова Әдилә, 4 В сыйныфы укучысы




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев