Логотип Идель
Иҗат

“САЛЮТ СИҢА, МУСА ҖӘЛИЛ, ИҢ ЯШЬ БУЫННАН...” - Укучыларыбыз иҗаты

Исәнме, яраткан журналыбыз “Ялкын”! Сиңа Яр Чаллы шәһәренең 41нче урта мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” яшь каләм тибрәтүче дусларыңнан кайнар сәлам! Менә яңа иҗат җимешләребезне сезгә җибәрергә булдык. Иҗатыбыз Бөек шагыйрь, илебез каһарманы Муса Җәлилгә, яраткан туган телебезгә багышлана. 

Мәңгелек ут яна


Муса Җәлил - безнең горурлык,
Каһарман дип мактап торырлык.
Сынмас көч тапкан ул барсына да,
Батыр да, шагыйрь дә булырлык!

Җиңелмәскә дип килгән дөньяга,
Илен сатмаган ул фашистларга!
Муса кебек батырларның данын,
Хәтерен саклап, мәңгелек ут яна!

Гатиятуллина Зилә, 3 Б сыйныфы укучысы

Үз телемне яратам 


Өйрәтәләр безгә урыс телен,
Чит телләрне күптән тагалар.
Иң якыны миңа - татар телем,
Ник соң аны кире кагалар?!

Үз телемнән татлы тел юк миңа,
Ул газиз дә, моңлы, аһәңле!
Үз телемдә белдем барысын да,
Балачактан сөйдем Тукай, Җәлилне...

Эндәшәмен сезгә, дөнья халкы,
Һәр тел үз җирендә яшәсен.
Таптатмыйча рухи кыйблаларын,
Үз телендә һәркем сөйләшсен!

Сәлманова Аделина, 6Б сыйныфы укучысы

Муса Җәлил һәрчак йөрәктә! 


“Салют, сиңа Муса Җәлил,
Салют, иң яшь буыннан...”
Диеп җырлап йөри энем,
Онытылып бар уеннан.

Кечкенә генә булса да,
Көчле чыга тавышы.
Җыена әнә мәктәпкә -
Кабатларга барышы.

Муса Җәлилгә карата
Зур кичә әзерлиләр.
Җырлыйлар да, бииләр,
Шигырьләрен сөйлиләр.

Муса Җәлилгә карата
Мин дә сценарий эзлим.
Сүзләр бүләм, җырлар бирәм,
Кичәне үзем әзерлим!

Искә алу тантанасы
Күрерсез, матур булыр!
Муса Җәлилнең исеме
Уелып истә калыр!

Сәлманова Аделина, 6Б сыйныфы укучысы

Мәңге яшәр имән


(Муса Җәлилгә багышлана)

Җирдә кеше торса, торсын,
Эзе калсын тирән булып.
Үзе үлсә, эше калсын,
Мең яшәрлек имән булып.

Муса Җәлил


Шигырь язарга телим,
Муса Җәлил турында.
Гомерен кызганмаган,
Кергән дошман утына.

Бик талантлы кеше ул,
Гел яхшылык уенда.
Үлемсез җыры тора
Һәйкәл булып уемда.

Батыр да ул, шагыйрь дә,
Татарның газиз улы.
Гади авылда туса да,
Гади булмаган юлы.

Авырлыклар күп булса да,
Муса һич бирешмәгән.
Үзенең “яшерен серләрен”
Иптәшләренә сөйләгән.

Һәрчак иҗат уты балкый
Аның кайнар йөрәгендә.
“Моабит” дәфтәрләре шахит -
Сердәш булган күкрәгендә.

Дошманына бирешмәгән,
Тугры булган илгә җаны.
Мәңге яшәр имән кебек
Илдә ныклы аның даны!

Хәсәншина Эльвина, 6Б сыйныфы укучысы

Җитәкче: Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев