Логотип Идель
Иҗат

САБЫНЫМ КАЛА, САТЫГЫЗ

Килә дә җитә икән ул... Сорап та, кисәтеп тә тормый, килә дә җитә икән. Көч-куәтең ташып торганда, болай булырмын дип уеңа да керми. Картлык ул әнә тегеңә генә килә торган хәл, сиңа килмәс, бу чәчләрең бер дә агармас та, бу күзләреңнең нуры бер дә кимемәс, кулыңнан эш төшмәс кебек. Башта ул, җәй уртасында шау яшел агачка ялгыш килеп эләккән бер бөртек сары яфрак кебек, үзен җайлап кына сиздерә. Монсы әле көз түгел, җәй алда әле дип үзеңне юатырга, күңелеңне төшермәскә әллә күпме сәбәп табып була. Ә агачың шау сарыга сабышса, яфракларын коеп, бөтенләй шыр ялангач калса… Маһинур да биреште. Бирешмәскә тырышса да биреште. Эшләгән эшләреңне синең арттан төзәтеп яңадан эшләсәләр, син ябып бетермәгән ишекне шапылдатып ябып куйсалар, читтә яшәгән балаларыңда кунак булу элекке кебек санаулы ике-өч көн генә түгел, айлар буена сузылса, картайдың дигән сүз инде. Маһинур да кызында айлар буе тора башлады. Килененең чиләкләре ишек яңагына ешрак бәрелә, табак-савыты ныграк шалтырый башласа, көт тә тор, кияве белән кызы Гадилә аны кунакка алып китәчәк. Ялындырып тормый, алырга килгәннәренә сөенеп, төенчекләрен төйни дә, утыра да китә кортка.

– Бер тыңламый, үзенчә тик йөри. Кичә әнә пешер-пешмәс карагатларымны вич җыйган да кергән. Болай да барлы-юклы гына иде быел. Аннан, чүп утыйм дип, бөтен бөтнегемне йолкып бетергән, чаклар гына тамыр алдырып үсә башлаганые! Кушсаң эшләмәс иде әле! Ничә кереп ничә чыга торгандыр, киләпне сарыпмы-сара инде, ишекләр генә чыдасын. Ул чебен тула! Инде өстенә кунып кына керәләр. Кергән саен бер эскерт чебен! Аларны үтерә-үтерә стена-түшәмнең карарлыгы да калмады. Юдың ни дә юмадың ни – адин чурт!

Киленнең болай тузынуына каршы кайтарып бер сүз әйтә алмый Гадилә. Ут белән ялкын арасында тора да кала. Башка кызлар кебек, әнкәсе белән серләрен бүлешеп, аннан киңәшләр сорап, сөйләшеп-чөкердәшеп үсә алмады Гадилә. Таң сарысы белән эшкә китеп, күз бәйләнгәч кенә кайтканга, аны өйдә бик сирәк күрә иде ул. Йорттагы бар эшне энекәше белән башкаралар. Әткәләре, мәрхүм, сугышта башын тиштереп, аягын өздереп кенә калмыйча, бик нык эчәргә дә өйрәнеп кайткан, дөньясын онытып, атналар буе йөзеп эчә торган гадәте дә бар иде. Андый чакларда өйләре шыксызлана, тәмәке катыш аракы исе күңелне болгата, исерек әткәсенең сүгенүе үзәкләренә үтә. Өйгә керергә куркып, әнкәләренең эштән кайтканын көтеп гарык булалар. Ул кайткач, дөньяны җилләтеп, өйне тәртипкә китерәләр, әткәләрен уятмаска тырышып, аяк очында гына йөреп ашарга әзерлиләр, пыш-пыш кына сөйләшеп, кичке ашны ашыйлар. Дөнья ямьләнеп, күңелләре көрәеп китә.

Урынны ишек төбенә җәяләр. Әткәләре төнлә уянып тавышлана башласа, чыгып йөгерергә җайлы булсын дип, киемнәрен салмый йоклыйлар иде. Шулай да кышкы суык төннәрдә пимасыз чыгып йөгергән чаклары да булды (пима киеп ятып булмый бит!). Абзар артында суыктан куырылып, саламга оекчан басып, тешләрен шыкылдатып торсалар торалар, әнкәсе кешегә алып керми иде. Гаиләдәге мондый чакларны башкаларга сиздерәсе килмәде күрәсең. Үсә төшкәч, инде үзләрен якларлык була башлагач та, каршы дәштермәде:

– Әтәңә, нинди булса да, сүз әйтмәң, соңнан кыен булыр үзегезгә. Начар кеше түгел ул. Әтәй-инәй хакы бар, – дип туктата торган иде. – Бигрәк яшьли, буыннары ныгып та бетмәс борын, сугышка илтеп ташладылар… Аның күргәннәрен без белмибез бит…

И, гомерләр! Әткәләренең гүр иясе булганына да утыз еллап вакыт үткән икән инде. И-и еладылар әткәләре кинәт кенә үлеп киткәч. Ярый әле исән чагында авыз ачып каршы сүз әйтмәгәннәр! И үкенерләр иде! Бактисәң, ул да гел эчеп-тузынып кына ятмаган икән бит. Чирләреннән ыңгыраша-ыңгыраша, аксаклап булса да, өен җиткезгән, абзар, мунчасын салып куйган, ишегалдына кое казыган. Ат асрый иде ул, ат ярата иде. Атлары да хуҗасына тугры була торганнар иде. Бигрәк тә Күгәрчен кушаматлы атлары исендә Гадиләнең. Әткәсе нинди генә хәлдә булмасын, капка төбенә алып кайтып җиткезә мәхлук. Капканы озаграк ачмый торсаң, авылны дер селкетеп кешнәп җибәрә. Алар, кемузардан йөгерешеп, капка ачарга чабалар. Ат тугарырга-җигәргә дә өйрәнделәр. Өйрәнмичә, кая барасың, әткәй исерек дип, атны төн буе тәртә арасында тотып булмый бит инде.

Күрше-күлән печән-утын ташырга алып торсалар, атның гадәтен беләләр: дилбегә кем кулында булса да, ул кая гына каерса да, төялгән йөген гел үзләренең капка төбенә алып кайта Күгәрчен. Кешнәп, мин кайттым, нишлим, дигәндәй тавыш бирә. Әткәсе, ул булмаганда, Гадилә белән энекәше, атны авызлыгыннан җитәкләп, тиешле капка төбенә илтеп куялар. Ә ат арбасына утырып болынга барулар! Хуш исле печән өсләрендә чәчкәгә күмелеп кайтулар! Юлның таш юлга килеп менгән урынында әткәләре, атны туктатып, Гадиләләрне йөк башыннан күтәреп ала, атны юлга мендереп куйгач, күтәреп кире утырта. Кытыршы яңакларын юри битләренә тидереп, кытыклатып та ала. Әй болар шырык-шырык көлешәләр! И-и, рәхәт чаклар!..

…Бу юлы бик озак кунак булды Маһинур кызында. Элекке кебек, «өйрәнгән яу сугышырга яхшы», дип, кайту ягына каерып тормады. Көн дә сөйли торган сүзләре азайган, орчык хәтле генә калган гәүдәсе бик салмак хәрәкәтләнә, элеккечә җилкенеп эшкә дә тотынмый, артык күп сорашмый да ул хәзер. Исән булганына сөенеп, көне буе рәхмәт укып, тазалык-саулык теләп кенә йөри. Шулай да Гадиләнең күңеленә ярамаган бер гадәте бар: кырында кем барын да уйлап тормыйча, һич килешмәгәнне, кычкырып җырлап җибәрә. Картайганда тыртайган дигәндәй, олы кешегә авыз күтәреп җырлап йөрү бөтенләй килешми. Менә кайчан кирәк икән намазга тезләнүләр! Моны, түзми, әнкәсенә әйтә. Тегесе тулысынча кызы белән килешә, аның шулай уйлый белгәненә сөенә, ләкин ике-өч минуттан тагын онытылып такмаклап җибәрә:

Сабыным кала, сатыгыз…

Җәйгән урыннарым кала,

Сагынганда ятыгыз…

Дини китаплар, дисбе, мәчеткә йөрүче корткалар гына бәйли торган матур яулыклар алып кайтты беркөн Гадилә. Укы, өйрән, болай такмаклап йөргәнче, Аллаһ сүзен сөйләп йөре, дип, үзенә күрә бик каты гына битәрләп тә алды.

– Әбигә сүз әйтмә, аның иманы үзендә, кычкырып табынмаса да, Аллаһны ачуландырырлык эш-гамәле юк, – дип, әбисен гел яклап торган иренә дә эләкте.

Ә Маһинур кортка, кызының тузынып бетүен сабыр гына көтеп торды да тагын җырлап җибәрде:

Берсен кисәргә кирәк,

Берсен киссәң ялгыз кала,

Ялгыз нишләргә кирәк…

Колагына элде ди менә, көт… Иренә рәхмәт инде, кортканың нинди чагы булуга карамастан, аны олылап, хөрмәт итеп карый. Булган хәлләрне көлкегә

борып, Гадиләнең ачуларын сыеклата, сүзне икенчегә борып җибәрә белә. Әткәсе исән булса, болай каңгырып йөрмәс иде дә бит… Яшәп ятырлар иде икесе чөкердәшеп – җырлашып… Сүз әйтүче дә булмас иде… Кияве генә түгел, авылда аралашып кереп-чыгып йөргән күршеләре дә үз итә Маһинурны. Үз авылдашлары кебек, килгән саен аны ашка дәшәләр, янына кич утырырга керәләр, хәер-сәдакасын кертеп кенә торалар. Гадилә генә әнисенең «кич юынып урынга яткач укыйм мин», – дип, хәерне алып калуына бер дә риза булып бетми: әллә укый, әллә юк, кем белсен…

Бу юлы Коръән ашына әнкәсе белән бергә Гадиләне дә дәштеләр. Барырга да, бармаска да белми аптырады. Бердән, әнкәсен тиргәгән була, үзе дә амин тотудан башка бер дога да белми, хәзер Коръәнле табында ни йөз белән утырмак кирәк, икенчедән, әнкәсенә бер ышаныч та юк: табын уртасында такмагын җырлап җибәрсә… Табын мул әзерләнгән иде. Хәерне дә мулдан өләштеләр. Ләкин авыл мулласы тагын бер табынга чакырулы икән, шулпа эчү белән, шунда ашыкты. Мулла белән абыстай чыгып киткәч, табын үги баладай моңаеп калгандай булды. Хуҗалар да нишләргә белми утыра бирделәр.

Шулчак арадан берәү:

– Табынны тәмамларга иде, җәмәгать, тәмамланып бетмәде бу, – дип куйды. Барысы да шул уйда булган күрәсең, җанланып китеп, шыбырдашып сөйләшеп алдылар. Хуҗабикә, сикереп торып, ашны яңартты, өстәлгә әле чыгып өлгермәгән карбыз, кавыннарны тезде.

– …Рөхсәт итсәгез… – Гадилә дерт итеп китте: ни эшләргә җыена икән әнкәсе!

Ә Маһинур кортка тамак кыргалап алды да, башын иеп, күзен тез башында яткан кулларына төбәп, мәкам белән көйләп укый башлады. Табындагылар, яңгырдан соң чыккан кояшка тиенгәндәй, изрәп китеп, тын калдылар. И укыды әнкәсе! Гадилә һушын җыя алмый, ул укып бетергәнче, эссе табада утыргандай утырды: җырып чыгалса гына ярар иде, ялгышмаса гына ярар иде! Ялгышмады.

Гадиләне шаккатырып, яңадан сорап укытканда да, бер ялгышмый әллә күпме укыды. Алай гына да түгел, хәер таратканнарның һәрберсенә аерым-аерым, ата-бабаларының, нәсел-нәсәбенең исем шәрифләрен атап, дога кылды. – Мин укыганда, энә өстендә утырдың инде, – дип кеткелдәде Маһинур кайтканда, – кыз бала шулай шул, инәй өчен кызара, аның гөнаһларын, килешсез гамәлләрен үзенеке итеп карый, аның өчен кыенсына. Шуңа да кортка кеше килене белән яшәргә тиеш. «Киявең куса – ишек бавын тот, малаең куса – бишек бавын тот», дип юри әйтмәгәннәр.

– Аптыраттың әле син мине, әни…

– Бабаң калхузга кермәгән өчен күрмәгәннәр калмады инде, балам. Башта бөтен мал-мөлкәтне пыран-заран китерделәр, муллалык итүен тыйдылар, хәерчегә калдык. Әткәй белән инәй төнлә кайтып керәләр иде, хәер сорашып. Аннан әткәйне кыйнап эштән чыгардылар. Мәчетнең аен кисеп, әткәйгә китереп ташладылар, мә, кабереңә кадарсың, дип. Ике сеңлем, бер энекәш ачтан үлде. Аптырап, үзләре карый алмагач, абзыкай белән мине асрауга биреп тордылар. Гайшә әбидә бер ел тордык. Шул өйрәтте безне. Бик мактый иде, тиз отасыз, дип. Шулар бар да истә… Әткәй, мәрхүм, калхузга кермәс өчен җанын бирде, мин гомер буе шул калхузга бил бөктем. Кая инде анда дин тоту! Ашагач әппәр әйтеп битне сыпырганга да, мыскыл итеп гәзиткә төшерәләр иде. Шуңа да шәригать эшләре качып-посып өйрәнелде инде. Әле дә үстегез инде, балакаем. Сезне күрми дә идем бит. Аллаһы Тәгаләгә ялваруларым бушка китмәгәндер. Аллага шөкерсез бит! Кияүкәем менә дигән, киленем үз кызым кебек, миңа тагын ни кирәк! Сөенеп сезгә киләм, сөенеп кайтып китәм.

Чынлап, сөенеп килде, сөенеп кайтып китте Маһинур бу юлы да кызыннан. Хәтер калмак бер калҗа, хәтер тапмак мең калҗа, дисәләр дә, картлыгына Ходай таман гына китереп биргән оныта торган гадәте аны артык күңел кителүләрдән курчалый, начар уйлап өйрәнмәгән изге күңеле бары тик күңелле хәлләрне генә исендә тота иде. Кайтырга чыккач, кызының җырлап йөргәне өчен ачуланганнарын онытып, тагын җырлап җибәрде:

– Сабыным кала, сатыгыз… Җәйгән урыннарым кала, сагынганда ятыгыз...

Озатып кергәч, әнкәсенең жыелмыйча калган ятагына күзе төшеп сискәнеп китте Гадилә… Кадерле кешесенең җылысы бөркеп торган мендәренә башын терәп:

– Исәнлектә очрашырга язсын, тагын кунак булып кил, әни… – дип

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч, кун,еллэрне тетрэтерлек хикэя. Бер тында укыла. Мен, рэхмэт сезгэ.