Логотип Идель
Иҗат

САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ

Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле. Алар яшәгән тулай торакка кайтучы уникенче трамвай еш йөри үзе, ләкин бу юлы «Кольцо» ягына карый-карый, Нәргизәнең «күзе күгәрде». Берәр авария-мазар булган, ахры, теге якка да, бу якка да трамвайлар юк. «Мөгезләрен» тырпайтып килгән җиденче троллейбуска утырырга туры килде. «Красная позиция»дә төшеп калыр да, җәяү генә элдерер...

Ул трамвай көткәндә, вакыт тик тормаган шул. Никадәр генә ашыкса да, электричкага өлгерми инде Нәргизә. Андый вакытларда «Компрессорлар» тукталышына чыгып, «абый, утырт»ка кул күтәрәсе була.

Кызының бер белмәгән шоферларга утырып йөргәненә коты оча әнисенең. «Ул көнне кайтмасаң, кайтма, ләкин җиде ятның машинасына утырма! Дөньяның кеме юк, яхшысы бар, начары бар...» – Нәргизәнең колагында әнисенең сүзләре яңгырагандай булды. «И әни, иртәгә авылда Сабан туе була торып, ничек кайтмый каласың инде?» – дип, кыз күңеленнән генә әнисе белән бәхәсләшеп тә куйды. Юк, аңа бүген кайтмый калырга ярамый. Нәргизә үзалдына елмаеп куйды. Илшатның инде күзе гел юлда гынадыр...

«Унберле» трамвай белән теркелдәп килеп җиткәнче, тагын шактый вакыт узды. Иллә акрын йөриләр дә инде... Кызның бит әле тагын йөз илле чакрым кайтасы да бар. Машина белән әтисе көтеп тормый...

«Компрессорлар» тукталышында, һәрвакыттагыча, халык иде. Арча, Әтнә, Балтач якларына кайтучылар монда машина «аулый». Кем җитез, шул утырып китә, авызыңны ачып торсаң, шушында төн каршылавың да бар. Ярый артык озак көтәсе булмады, бер миһербанлысы туктап, дүрт кешене утыртып алып та китте. Алгы урындыкка җайлап утыргач, кызны үтереп йокы басты. Арылган... Ничә көн зачетларга әзерләнде бит.

Төнге биштә дә күзен йоммаган иде әле бүген. Имтиханнар башланганчы берничә көн вакыт бар, авылда иркенләп ял итәр.
Нәргизәнең күл алдына авылларындагы Сабантуй мизгелләре килде. Бигрәк көтеп алган, кадерле бәйрәм шул. Хәтерли әле, бала вакытында, җигүле атлар белән бүләк җыеп йөрүче егетләр капка төбенә килеп туктагач, бәләкәй йөрәге ничек алгысып тибә, егетләр, тальянга кушылып, хор белән җырлаганда, аркасыннан кырмыскалар йөгерешә иде: «Алма бит ул, алма бит ул, алма бит ул түгәрәк! Шул түгәрәк эчләрендә яшик, дуслар, бергәләп!» Егетләрнең җырлаганына талир тәңкәләр сибелгәндәй көмеш тавыш белән кызлар кушыла. Капка төбендәге эскәмиядә ак яулыклы әбиләр инде иртәдән бирле көтә  яшьләрне. Авыл урамнарында таңнан ук бер тантана бар. Нәргизәнең  әбисе дә Сабантуйга бүләк итәсе күлмәклеген кичтән үк сандыгыннан чыгарып, түр өстәлгә таслап төреп куя. Әнисе исә шуның өстенә әле иртән генә кетәклектән алып кергән алты йомырка тезә. «Сабантуйга биргән бүләк – сәдака, – ди әбисе. – Ут-күздән саклый, ди торганнар иде».
Кыз, алдындагы сумкасын кочагына кысып куйды. Әнисенә дигән күчтәнәчләре, бәйрәмгә алган яңа күлмәге белән Сабантуй колгасына бәйләргә дигән бүләге дә шушында.

Ул кечкенә вакытта әнисе Сабантуйга гел яңа күлмәк тегеп кидерә иде. Иртәгә бәйрәм диясе төнне әнисенең тегү машинасы теркелдәгән тавышка йоклап китә дә Нәргизә, иртән караваты янындагы урындык аркасына эленгән яңа күлмәгенә карап, берара хозурланып ята.

Күңелендәге шатлыгы зурая бара, зурая бара, ахырдан йөрәгенә генә сыеп бетми, кыз пылт итеп урыныннан сикереп тора да, үзен уятмас өчен түр якның чаршавын тартып, мич алдында коймак пешереп мәш килгән әбисенең кочагына ташлана. «Әби! Әби! Минем күлмәкне күрдеңме?!» Сөенеченнән тыны капкан оныгын әбисе алъяпкычлы түшенә кыса. Кытыршы кулы белән башыннан сыйпаганда, уч төбендәге җыерчыкларга кызчыкның чәч бөртекләре эләгеп, тартылып куялар.

Менә хәзер, машинада барганда, шушы җылылык исенә төшеп, Нәргизә рәхәтлектән оеп калды. Күңелендәге шатлык тагын да арткан сыман булып китте. Үзе дә сизмәстән, елмаеп җибәрде. Аңа карап, янәшәсендәге шофер егет тә көлемсерәп куйды. Аннары башын янтайта төшеп, кызга эндәште:

– Арчаның үзенәме?

– Юк... Арчадан соң тагын шуның кадәр кайтасы әле...

– Балтачкамы әллә?

Әйе, дигәнне белдереп, Нәргизә башын кагып алды.

– Балтачның кайсы авылына соң?

Кыз авылын атады.

– О-о! Якташлар икәнбез. Миңа әле тагын да арырак кайтасы...

Ярты юл чатында басып каласы булмаганга, Нәргизә эчтән генә куанып куйды.

Арчага җиткәч, юлдашлары коелышып төшеп калды. Балтачка кадәр икәү генә кайттылар. Егет тә кыюлана төште. 

– Тезеңне басып бара бит, иркенләп кайт, – дип, Нәргизәнең юл сумкасын үрелеп арткы утыргычка алып куйды.  Бераздан тел буалары да ерылып китте, сорау арты сорауны тезде генә: «Кайда укыйсың? Ничәнче курста? Казанда кайда яшисең?..» Җавап бирердәенә бирде Нәргизә, кайберсенә җилкәсен генә сикертеп куйды. 

– Егетең бармы соң? – дигәненә ни дип җавап бирергә дә белмәде. Күз алдына кабат Илшат килде. Мәктәпне тәмамлагач, «Үрнәк»кә кергән иде, хәзер әнә механизатор булып колхозда эшли. Нәргизә авылга кайткан саен, очып килеп җитә тизрәк. Ләкин бу очрашуларның киләчәге булуына шикләнә кыз. Белә бит инде: үзе авылга яшәргә кайтмаячак, Илшат исә шәһәрне сөйми... 

...Юлның озынлыгы сизелмәде дә. Нәргизәләр авылына борыласы чатка да килеп җиткәннәр икән. Егет шул якка борыласына ишарәләп, машинасының «поворотникларын» кабызды. 

– Юк ла, монда инде өч чакрым гына калды, җәяү дә төшәм, – дип караган иде кыз:

– Машинаның «тәпие» арымый, төшереп куям, – диде юлдашы. Алай да авыл башына җитәрәк, машинаны туктатты кыз. Кеше ни уйлар?!

...Колхозда инде чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Иртәгә Сабантуй. Бүген тырманы бетерсәләр, печән башланганчы, эшләр бераз иркенәячәк. Илшат тракторын соңгы кишәрлеккә турылады. Кулы рульдә булса да, күзе гел юлда үзенең. Авылга кайта торган юл уч төбендәгедәй күренә моннан. Бүген Нәргизә кайтырга тиеш. «Соңгы зачетны тапшырам да, өчтәге электричкага чыгам», – дигән иде. Инде кичке сигезенче китте. Электричка белән кайтучыларны каршылаучы автобусның килгәненә биш былтыр... Кайтасы кунаклар кайтып бетте, Нәргизә генә күренмәде. 
Тракторы белән соңгы борылышка кергәндә, юлда ниндидер ят машина күренде. Үз авылларына кайтасы машиналарның барысын да белә Илшат. Ә бу «җиделе» кемнеке булыр? Кызык, машина авыл башында туктады. Ләкин машинадан чыккан кеше күренмәде. Биш минуттан шофер ягыннан берәү чыгып, пассажир ишеген барып ачты. Төшүче кеше Нәргизә иде... Илшат ачу белән газ педаленә басты. Егетнең яңак мускуллары тартышты. Җанында ачу кайнап чыкты. «Менә ни өчен үз вакытында кайтмаган инде бу кызый! – дип үртәлде ул. – Машиналы егет тапкан, димәк!» 

...Авыл башына туктагач, миһербанлы юлдашына рәхмәт әйтеп, машинадан чыкмакчы иде кыз, ишекнең тоткасы ватык икән. 

– Карап куясы бар әле. Тукта, ашыкма!  Хәзер, үзем ачып чыгарам, – дип, егет машинадан төште. Нәргизәне ачып чыгаргач, арткы утыргычтан сумкасын алып бирде. 

– Ярый, карап кына йөр! Күрешербез әле. Бәйрәм белән! – дип саубуллашты  ул кыз белән. 

– Рәхмәт! – дип кенә әйтә алды Нәргизә. Тау башы басуында Илшатның тракторын абайлап алган иде инде. 

– Танымаган гына булса ярар иде, – дип теләде ул эченнән. Болай да көнләшә иде, ят машинадан төшеп калганын күрсә, бөтенләй эш харап...

Ашап-эчеп, әнисенә каз-үрдәкләрен ябышкач, Нәргизә клубка җыена башлады. Бәйрәм алдыннан авыл – кайткан кунаклар, клуб исә яшьләр белән тула. Башка якларда ничектер, Нәргизәләр авылында бәйрәм алды кичәләрен «вечер»  дип йөртү гадәте бар. «Бүген вечерга төшәсеңме?» – диләр аларда. 

Җыенып, бизәнеп, Нәргизә дә клубка «вечерга» китте. Илшат үзен кереп алыр дигән иде, егет күренмәде. «Мине машинадан төшкәнне күреп калган», – дип уйлады кыз. 

Ул кергәндә, залда талгын музыка иде. Илшатны шунда ук күреп алды. Егет Асия апаларына кайтып йөрүче кунак кызын биергә чакырган. Нәргизәнең клубка кергәнен күрсә дә, ул якка карамаска тырышты. Юк, үртәлмәде моңа Нәргизә. «Ачуы басылгач, килеп җитәр әле, аңлашырбыз», – дип, эчтән генә көлемсерәп, сәхнә артына ук юнәлде. Ахирәт дуслары анда булыр.

Вечер беткәнче грим бүлмәсеннән чыкмады да. Ишек ачылган саен Илшатны көтте. Ләкин егет күренмәде. Инде яшьләр таралыша да башлады. Клуб ишегалдында көтәдер, дисә, егетне анда да очратмады. 

– Илшатны эзлисеңме? – дип култыклап алды аны дус кызларының берсе, урамга чыккач. – Сәрияне озата китте ул, Асия апаларга кайта бит...

– Алай икән... – дип сузды Нәргизә. Күңеленең бер почмагында әрнү яралып маташа иде. Кызларга сиздермәсә дә, җаны елады Нәргизәнең.

Илшатның менә шулай кеше алдында аны кимсеткәненә рәнҗеде. Килеп сорашса, ни була?! Аның алдында ни гаебе бар кызның?!  Әйе, аны чит бер егет машина белән авылларына кадәр озатып куйды. Ләкин бу бит гап-гади бер кешелеклелек мисалы гына иде. Кулына да кагылмады ич ул аның! 

Нәргизәнең күзенә яшь тулды.  Бәйрәм шатлыгы да юып алгандай булды. Иртәгә мәйданга да төшмәс, мөгаен. Илшатның Сәрияне култыклап йөргәнен күреп, тагын җаны әрнесенме? 

Кыз, күз яшьләрен чак тыеп, дус кызлары белән саубуллашты да, капка келәсенә үрелде. Ничек үрелсә, кулын шулай тартып та алды. 

Өй каршындагы гөлбакча рәшәткәсенә терәп куелган эскәмиядә, кара төнне елмаюы белән балкытып, бүгенге танышы – үзен машина белән авылга кадәр озатып куйган егет көтә иде аны. 

Лилия ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X