Логотип Идель
Иҗат

САБА РАЙОНЫНДА УКЫТУЧЫ ҺӘМ УКУЧЫ АРАСЫНДА БӘХӘС: СИН КЕМ ЯКЛЫ?

Саба районындагы бер мәктәптә технология дәресендә укучы белән укытучы арасында килеп чыккан низаг турында ишетми калмагансыңдыр. Кызганыч, күп кеше бу видеороликның бер өлешен генә караган. Шуңа да укытучыга гаеп аударырга тырышучылар күп булды. Баксаң, башта укучы үзе мөгаллимгә килеп ябышкан икән бит…

Укучы малай кулына «корал» алырга да тарсынып тормый: металл линейка белән кизәнә. Әлеге күренешне бу малайның сыйныфташлары күзәтеп тора. Кызганыч, тик аларның берсе дә әтәч малайны тартып алырга яки башка укытучыларга дәшәргә ашыкмый. Ә мобиль телефонга төшереп, бераз вакыт узгач, интернет челтәренә видеоны элгән «герой» табыла! Һәм менә теләгәннәренә ирешкәннәр – бу очрак беркемнең теленнән төшми.

Саба районының Мәгариф идарәсе бу вәзгыятьне белә икән. Дәрес барышында тавыш куптарган малайның әти-әнисе укытучы белән үзара утырып сөйләшкән. Һәм… берсе дә полициягә гариза язмаска карар кылган була. Тик интернет челтәренә эләккән видео гына тынычлыкта калдырмый. Хәзер инде бу эш прокуратурага кадәр барып җиткән…

Малайның сыйныфташларының бу ситуациядә битараф калуы да шөбһә сала. Ничек инде монда авыз ачып карап торып булсын, ди. Бер укучы башкаларны ярдәмгә чакырырга теләсә дә, башкалары тыеп кала. Башка кеше эшенә кысылмаска өндиләр. Бөтен таяк укытучы башына эләгә инде. Бу юлы да шулай булган. Технология укытучысын эштән алганнар. Ә тикшерү әле һаман дәвам итә…

 

https://www.instagram.com/p/BU_FCU2lj_u/?taken-by=novosti_rt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев