Логотип Идель
Иҗат

"СӨЙЛӘНМИ КАЛГАН ШИГЫРЬ" /хикәя/

***

Бүген Сиринәнең хыялы, ниһаять, чынга ашачак: аңа авыл мәдәният йортында шигырь сөйләргә тәкъдим иттеләр. Моны күптәннән теләде ул, тик үзе тәкъдим итәргә... кыюлыгы гына җитми иде. Унике яше тулуга карамастан, Сиринә үзен балалар кебек кыюсыз тота. Бу юлы да ул каушый кебек, җиренә җиткереп сөйли алмамын дип уйлый, тик сөйлисе килә...

Сиринәнең шигыре Яңа елга багышланмаган, ә өмет турында. Ул бу шигырьне үзе сайлады. Каяндыр хәтеренә кереп калган, тик авторын гына исендә калдырмаган. Бу кичәдә Яңе ел турында күп әйтеләчәк әле, ә өмет турында бары ул гына сөйләячәк.

Сиринә матур күлмәген киеп куйды, көзгегә карап тагын бер тапкыр шигырен кабатлап чыкты. Шулчак бүлмәгә чәчәкле халат кигән, уртача озынлыктагы кара чәчләрен артка җыеп куйган бер хатын-кыз килеп керде. Бу – Сиринәнең әнисе Халидә апа. Аның күзләре моңсу һәм бераз гына ачулы күренә.

- Әни, мин бүген клубта шигырь сөйлим, карарга киләсеңме? – диде Сиринә сак тавыш белән.

- Яңа ел кайгысы юк әле миндә... Кеше көлдермәслек итеп сөйләргә өйрәндеңме соң?

- Белмим шул, өйрәндем микән... - диде Сиринә, әнисенең кәефсезлегенә борчылып. Эх, әнисе дә инде! Күңелне күтәрер өчен генә булса да яхшы сүз әйтсә, кызда ышаныч артыр иде. – Берәр нәрсә булдымы әллә?

- Булды дип... Атаң кайтты...

Атаң кайтты... Шушы ике гади сүздән Сиринәнең эченә курку дулкыны йөгерде, йөрәге калтырап куйды. Өч көн буе әтисе Рафис өйдә юк иде. Ул шайтан суы белән мавыга. Хәзер дә әтисе исерек булырга тиеш. Шулай булса, эшләр харап. Сиринәнең әнисе дә әтисе аркасында үзгәреп бетте, кырысланды, ачулы була еш кына. Күпме еллар ире тыныч тормыш күрсәтми бит. Рафиснең шулай чыгып югалулары да гадәти хәлгә әйләнде.

Каты ябылган ишек тавышына Сиринә сискәнеп китте. Ишек катындагы аягында көч-хәл белән басып торучы кеше – аның әтисе.

- Көтмәдегезме? – диде ул, ямьсез итеп кычкырып. - Ә мин кайтып җиттем. Яңа елга дип. Халидә, миңа акча кирәк! Хәзер үк бир, алайса...

- Алайса нишләрсең? – дип ярсып кычкырды, күзләренә яшьләр тыгылган Халидә. – Оялмыйча, бала каршында кул күтәрерсеңме?

- Син мине аңлмадыңмы әллә?!

Рафис ярсып теләсә нәрсә кычкыра башлады, Сиринә белән әнисе, аның яныннан ялт итеп үтеп, өйдән чыгып йөгерделәр...

***

Урамда зәмһәрир суык. Күңелгә дә суык, тәнгә дә. Әле ничек Сиринә өске киемен алырга өлгерде, ә әнисе ялангач иде.

- Мин күршеләргә кереп торам, - диде Халидә апа, ә син клубка бар. Йокыга китсен, аннары өйгә керермен.

Шулай итеп, “яхшы кәеф” белән Сиринә мәдәният йортына юнәлде. Әнисен дә бик кызганды ул. Инде менә йөзенче кат йөзенче күз яшен түгеп, күршеләргә кереп китте...

Юл буе Сиринә тынычлана алмады. Күз яшьләре бертуктаусыз актылар да актылар. Ишек төбенә килеп җиткәч кенә, кыз тынычланырга тырышты, йөзенә елмаю “эләргә” маташты. Тик үзеңне мәҗбүр итеп елмаю, ай-һай, авыр икән..

Мәдәният йортында бар да Яңа елча. Бөтен җир бизәлгән, чыршыдагы утлар кешеләрнең шатлыклы күзләрендәге яктылык белән бергә бии. Сиринә бу матурлыкны күреп, бераз тынычлангандай булды, чыгышка әзерләнә башлады, кәгазьгә язып алган шигырен кабатлады.

Озак вакыт үтмәде, кичә башланды да. Озын кызыл күлмәк кигән, чәчләрен бөдрәләткән клуб мөдире сәхнәгә чыгып, бәйрәмне ачып җибәрде. Кичә барышында төрле-төрле җырлар, биюләр куйдылар. Тиздән Сиринәнең дә чираты җитәргә тиеш.

Җыр барышында кемдер клубның ишеген ачып килеп керде. Залның ишеккә якын соңгы рәтләрендә ниндидер тавыш, мәшәкать купты. Халык борылып карый башлады. Сиринә яхшылабрак караса, әтисе икән бит! Йа Хода, нинди хурлык!.. Нишләргә инде хәзер?!

Рафис абзый тыныч кына кереп утырырга теләми иде, ахрысы. Иң элек ул, сәхнәгә игътибар итмичә, залдагы кешеләрне кычкырып сәламләде:

- Хәерле ки-и-ич барыгызга да, - диде ул, исерек тавыш белән сузып-сузып. - Яңа еллар белән сезне!..

Аягында басып тора алмаган Рафисны күреп, кемнәрдер авыр сулап куйды, кемнәрдер мыскыллап көлеп җибәрде. Ә Сиринә тынсыз калды... Кызга әтисеннән генә түгел, үзеннән дә көләләр кебек тоелды. Әнә, иптәшләре дә мәгънәсез сүзләр мыгырдаган Рафистән кызык табып шаркылдыйлар. Җитмәсә, киемнәре дә пычранган бит. Сәхнәгә таба бер-ике адым атлагач, Рафис, нәрсәгәдер абынды да, клубны яңгыратып егылды. Әтисе әйткән сүгенү сүзләрен ишетәсе килмичә, оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй хәлгә килгән Сиринә, курткасын элеп, урамга чыгып йөгерде...

***

“Нигә шулай соң минем белән? Кайчан барысы да җайланыр соң, йә Аллам?! Нигә шулай соң, нигә?..” Сиринә күңеле белән шулай сыкрады. Әтисенең мондый кылынышлары бик күпкә китте инде. Алар барысы да Сиринәнең күңелендә җыелып баралар ич...

Ул авылның тыныч урамнары буйлап бертуктаусыз чапты, кая йөгергәнен үзе дә белмәде. Арыды, йончыды, абынып, ниндидер бер кар көрте артына егылды һәм үкси-үкси бик озак елады. Куллары белән җирне төйде: “Нигә шулай соң, нигә?!”

Күпмедер шулай ятканнан соң, Сиринә аңына килде. Өстендә курткасы булуына карамастан, эченә кышның зәмһәрир суыгы үтеп кергән иде. Ул карашын күккә төбәде: “Аллаһы Тәгалә, сине бит бар диләр, бар син, мин ышанам. Ярдәм ит миңа”, - дип ялварды ул. Чиста күк йөзендә меңләгән йолдыз балкый иде. Шунда берсе аңа карап күз кыскандай булды: “Бар да җайланыр әле, бар да җайланыр...” – диме соң әллә?

Сиринә кемнәрнеңдер ерактан сөйләшеп килгән тавышларын ишетте. Алар Мәдәният йортыннан көлешә-көлешә кайтып килүче балалар иде. Якынлашкан саен, Сиринә аларның тавышын ачыграк ишетте.

- Миңа әти белән әни Яңа елга күп итеп бүләк алып кайткан, тизрәк ачып карыйсы иде инде, - диде берсе.

- Ә минем әти өйне гирляндалар белән бизәп куйды...

Алар, Сиринәне күрмичә, мактаныша-мактаныша узып киттеләр, җылы өйләренә, гаиләләре янына таралдылар...

“Бәхетле балалар, - дип уйлады Сиринә. - Алар үзләренең нинди бәхетле булуларын аңламыйлардыр әле. Ә миңа бәхет өчен бүләк тә, Яңа ел да кирәкми, бары тик әти белән әни генә кешечә яшәсеннәр иде...”

Сиринә гәүдәсендә кабат хәлсезлек тойды, күз кабаклары ирексездән йомылды...

***

...Күзләрен ачкач, башта ул үз бүлмәсенең зәңгәрсу түшәмен күрде. Кыз башта ни булганын аңламый торды, соңыннан гына барысы да күз алдына килеп басты. Кар өстендә бик озак яткач, аңа начар була башлаган иде... Кемнәрдер аны күтәреп өйгә алып киткәннәрен көчкә абайлады ул. Ә хәзер аның янында елый-елый күзләре шешенеп беткән әнисе утыра.

-  Син җүләрме соң, Сиринә? – диде ул. - Өйгә кайтасы иде, нигә кар өстендә яттың? Җүләрдер син, җүләрдер! – дип сүгә-сүгә елады ул.

- Әти кайда? – дип сорады Сиринә акрын тавыш белән.

- Өйдә. Бавыры авырта башлады. Хәле хәл, дәваланырга кирәк, диделәр. Врачлар бүтән эчмәскә кушты. Тагын эчсә, ахыры яман тәмамланачак, диделәр. Үзе дә бик курыкты, айнып китте хәтта. Эчмим, дип калды аларга. Белмим, шулай җиңел генә ташлый алырмы икән... Ә син тынычлап ял ит. Врач сиңа йөрергә кушмады. Мин малларны карап керми әле, син уянганны көттем... – Әнисе урын өстеннән күтәрелде.

- Ярар, әни... - диде Сиринә сак кына.

Халидә апа акрын адымнар белән ишеккә юнәлде. Бүлмәдән чыгып китәр алдыннан, ул тагын бер тапкыр кызына борылып карады. Сиринәнең күңеле тулды, ул, башы әйләнүгә, хәлсезлеккә карамастан, көч-хәл белән урыныннан торды да, әнисен чакырып алып, кысып-кысып кочаклады. Халидәнең күзләре яшьләнде.

***

Әнисе чыгып киткәч, бүлмәдә ниндидер сәер тынлык урнашты. Уйланып, бүлмәне күзәтеп ята торгач, Сиринә өстәл өстендә  йомарланган бер дәфтәр бите күреп алды. Үрелеп алып, ачып караса, бу теге сөйләнелмичә калган шигырь икән. Сиринә ярымкүгәргән иреннәре белән шигырен кабатлады:

Һәр кешедә була хыял,
Һәр кешедә була теләк.
Тик өмет кенә яшәтә
Кешене гел алга өндәп.

Эһ, шигырь сөйләнмичә калды. Әмма ул, эчендә сөенеч уянып, үзалдына елмаеп куйды: зыян юк, сөйләнәчәк шигырьләр алда әле...

Зөһрә Вилданова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев