Логотип Идель
Иҗат

РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ӘНИЛӘР! - Яр Чаллы шәһәре укучылары иҗаты

Хөрмәтле “Ялкын” журналы хезмәткәрләре.  Сезгә Яр Чаллы шәһәре, 3нче урта мәктәбе укучылары яза.

Менә ямьле җәй айлары артта калды, күңелле бәйрәмнәре белән, матур көз айлары да җитте. Без дә, сагынышып, туган мәктәбебезгә җыелыштык, тырышып уку хезмәтенә керештек. Буш вакытларыбызда иҗади эшләр белән дә шөгыльләнәбез. Сезгә дә үзебезнең эшләребезне тәкъдим итәбез. Әлбәттә, безнең укытучыларыбыз, Ләйсән Мирзаяновна, Рәсимә Шәйхетдиновна, безгә ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торалар.




Иң кадерле әнием


Иң кадерлем - әнием минем,
Телим сиңа  бәйрәмеңдә изге теләк.
Авыр чакта яннарымда гел әнием!
Үсеп җиткәч, булырмын мин синең терәк!

Кадерен белик әниләрнең,
Иң газизләр безнең алар!
Әни өчен алтыннан да
Кадерле бит  балалар!

Арслан Ихсанов,
Яр Чаллы шәһәре 3нче урта мәктәбенең 3а сыйныф укучысы




Әнием


Матур киемнәр кидереп,
Тәмле ашлар ашатып
Үстерә әни безне!
Кояштай нур чәчеп тора,
Балкыта өебезне!

Еласак та, авырсак  та,
Әни безнең яныбызда.
Әнинең йомшак куллары,
Бар чирдән дә арындыра.

Әниләр - иң якын безгә,
Иң кадерле кешеләр!
Без бәхетле алар булгач,
Рәхмәт Сезгә, әниләр!

Камелия Закирова,
Яр Чаллы шәһәре 3нче урта мәктәбенең 3б сыйныф укучысы 




Әниемә


Сүзләр җитмәс күрсәтергә,
Синең тырышлыгыңны.
Безгә багышлангансың, әни,
Үзеңнең тормышыңны.

Динара Нуруллина,
Яр Чаллы шәһәре 3нче урта мәктәбенең 3б сыйныф укучысы




Әнием - таянычым


Беләсеңме, әни, бер көн дә
Яши алмабыз синсез.
Син дөньяда иң кадерле,
Иң кирәкле кешебез.

Бөтен дөньямны җылыта
Синең күңел җылысы.
Синдә генәдер, әнием,
Йөрәкләрнең олысы.

Безнең кайгы-борчуларны
Юк итә беләсең син.
Безнең өчен бөтен көчең
Бирергә дә әзерсең.

Әнием һәрчак янымда,
Таянычым, терәгем.
Ышанычыңны аклаучы
Балаң булу теләгем.

Гөлшат Хафизова,
Яр Чаллы шәһәре 3нче урта мәктәбенең 6нчы А сыйныфы укучысы




Яхшылык онытылмый


(әкият)


Борын-борын заманда бер авылда яшәгән ди, бер Әби белән Бабай. Бик тырыш һәм уңган кешеләр булганнар ди алар. Бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчәләр егылып уңа икән.

Көннәрдән бер көнне әби белән бабайның бакчасыннан кишерләр югала башлый. “Болай булмый, бурны тотарга кирәк”, - дип, бабай, ау мылтыгын алып,  төн буе бакчаны сакларга була. Төн уртасы җиткәч, янәшәдәге урманда яшәүче Куян пәйда була бакчада. Бабай тегене, сизмәгәндә генә, озын колакларыннан эләктереп тә ала. Куян дер-дер калтырый, күз яшьләре белән бабайдан гафу үтенә: “Җибәрсәнә, зинһар, өемдә берсеннән-берсе кечкенә балаларым көтә. Яхшылыгыңны бер дә онытмам”. Бабай бичара Куянны кызгана һәм балалары янына кайтарып җибәрә.

Бервакыт әби белән бабай урманга гөмбә җыярга барганнар. Гөмбәләр шулкадәр күп, шуларны җыя-җыя, һаман эчкәрәк кергәннәр һәм кич җиткәнен дә сизми  калганнар. Уңга барып карыйлар, сулга барып карыйлар болар-кайтыр юлны таба алмыйлар. Аптырагач, бер агач төбенә утырып, төнне шунда уздырырга булалар. Көтмәгәндә, болар янына ач корсагын уып, очлы тешләрен ыржайтып, Бүре килеп чыга:

- Ач көе йокларга ятасы булыр дип юкка кайгырганмын икән, менә миңа кичке аш та әзер, - дип, әби белән бабайны ашарга әзерләнә башлаган.

Мескен әби белән бабай бик курыканнар, бер-берсенә елышып, калтыранып утыралар икән.

Шулвакыт куаклар арасыннан Куян килеп чыккан. Ул, бөтен кыюлыгын җыеп, Бүре каршысына килеп баскан да:

-Бүрекәем, тимә, зинһар, бу картларга. Теләсән, мин булыйм синең кичке ашың, - дигән.

Бүре ризалашкан. Куян :

- Бүре туганым, балаларым белән генә хушлашып чыгарга рөхсәт итче, - дигән. Бүре “балалары белән бергә эләктерсәм, тагын да шәбрәк була бит бу” дип, Куянга ияреп киткән.

Ләкин Куян Бүрене үз йортына түгел, ә аучылар йортына алып барган. Шулай итеп, явыз Бүре аучылар кулына эләккәнен сизми дә калган.

Ә Куян, тиз генә, Әби белән Бабай янына элдерткән. Ул аларны эзләп тапкан да, өйләренә кадәр озатып куйган. Картлар, Куянга рәхмәтләрен укып, баларына күчтәнәчкә бер капчык кишер, кәбестә төяп җибәргәннәр.

Шулай шул, “яхшылыкны онытма, яманлыкны исеңдә тотма”, дип юкка гына әйтми халык. Бу әкияттәге Куян да яхшылыкны онытмаучылардан булган.

Гөлназ Хафизова,
Яр Чаллы шәһәренең 3нче урта мәктәбе 6нчы “а” сыныфы укучысы




Әнием - укытучы


Минем әнием - Рәмзия,
Һөнәре- укытучы.
Туган җиргә, туган телгә,
Мәхәббәт уятучы.

Ихтирамлы укытучы,
Ягымлы әни дә син.
Һәр балага тигез итеп,
Күңел назын бирәсең.

Балаларның күңеленә,
Тапкансың туры юлны.
Тормыш юлына  чыгардың,
Йөзләрчә кыз һәм улны.

Әнием минем  өчен син,
Иң-иң кадерле кешем!
Хөрмәткә лаек хезмәтең,
Юлдаш - һәрбер киңәшең.

Рәхмәт әнием - укытучым,
Аң-белем биргән өчен.
Яхшы тәрбия бирүгә,
Кызганмыйсың бар көчең.

Илүзә Насирова,
Яр Чаллы шәһәренең 3нче урта мәктәбе 6нчы “б” сыныфы укучысы




[caption id="attachment_30532" align="alignright" width="600"] Фото: pixabay.com[/caption]

Көз бүләкләре


Көз апа туган якка,
Алып килгән бүләккә:
Ал алъяпкыч усакка,
Кызыл төймә миләшкә.

Сары күлмәк каенга,
Алтын яулык тирәккә,
Соп-соры тун куянга,
Тәмле гөмбә керпегә.

Балаларга җимешләр,
Кыяр, кабак, кишерләр,
Бакчаларга чәчәкләр,
Юлга алтын келәмнәр.

Гөлназ Хафизова,
Яр Чаллы шәһәренең 3нче урта мәктәбе 6нчы “а” сыныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев