Логотип Идель
Иҗат

ПЕРӘ

Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме? Хәер, ни дә булса әйтә калса, Вәсил аны барыбер ишетмәс иде. Ишетми ул. Ишетмәгәч, сөйләшә дә белми. Ишетмәүнең, сөйләшмәүнең табигый кимчелек, үзен башкалардан аерып торган зур бәхетсезлек икәнен дә аңламый. Шуңа күрә Вәсил бу мизгелләрдә бик бәхетле, өйдә эш белән ыгы-зыгы килеп йөргән әнисен күрүе, мич ялкынында битләрен алландырып, җылынып-изрәп утыруы белән бәхетле.

Вәсилнең беркая да ашыгасы юк. Апасы Вәсилә әнә, мәктәпкә барасы булгангамы, йокы рәхәтен озаккарак сузарга тырыша. Әнисенең иртәнге эшләр белән булышуы да, бераз гына калышыбрак урыныннан кузгалган әтисенең шул ыгы-зыгыга кушылып китүе дә әллә бар аңа, әллә юк. Йоклавы йоклау.

– Тор, кызым, күрше Рәзинә мәктәпкә дә китте инде, – дип, әнисе килеп уяткач та, бераз киерелгәләп, урынында иркәләнеп ята. Хәер, Вәсил әнисенең сүзләрен ишетми, хәрәкәтләр аша гына барысын аңлап, тоеп тора. Ишетә-сөйләшә белсә, ул да мәктәпкә йөрер иде, быел өченче класста укыр иде инде ул! Аны бөтенесе юләр дип уйлый. Башкаларга охшамаган кеше юләр була микәнни? Вәсилгә барыбер түгелме? Кыш көне ул урамга бөтенләй диярлек чыкмый. Юньле кием-салымы да юк. Аның каравы – җәй көне! Яңа чирәм белән бергә кояш нурларына үрелеп сөенгән малайны беркем тезгенләп, бәйләп куя алмый. Күлмәгем юка, ыштаным төпсез, дип тә хафаланмый Вәсил, язгы гөрләвекләр белән үк яланаяклап кына урамга чыга да йөгерә. Куанычын белдереп, очраган бер кешегә:

– Пр-рә, пр-рә... – дип, нидер аңлата. Өлкәнрәкләр, ие, ие, дигәндәй, иякләрен каккалап, Вәсилне иңнәреннән сыйпаштырып, аның урамга чыгу шатлыгын уртаклашкандай итәләр. Бала-чага исә:

– Перә килә! Перә килә! – дип, ниндидер бәла-казадан качкандай, төрле якка сибелешә. Үзләре кебек булмагангадыр, күрәсең, яшьтәшләре әнә шулай куркалар аңардан.

Перә боегып кына, үз турыларындагы тыкрык почмагынарак посып, аркасы белән ян бакча коймасына терәлеп утыра. Ләкин ...ай-яй-яй! – тишек ыштан балагы аша ялан балтырларын ниндидер зәһәр нәрсә чеметтереп тешләп ала. Сикереп торганын сизми дә кала малай. Ул утырган җирдә ямь-яшел үләннән гайре берни күренми. Бармаклары белән аралап карыйм дисә... аһ, тагын шул ук зәһәр чеметү! Кычыткан дигән бу явызны Вәсил моңа кадәр бер дә очратмагандыр шул. Әллә кычыткан үзе, чукрак малайны кызганып, моңарчы аны чагарга ашыкмаганмы? Ни булса шул, аптыраган Перә нәкъ шул мизгелдә мәктәптән кайтып килүче күршесе Рәзинәне күреп ала. Каршысына ук чыгып баса кызның. Ярый әле, ул Вәсилдән куркып йөгерми.

– Нәрсә булды, Вәсил? Ни әйтәсең килә? – ди.

Малай аны койма буендагы яшь кычытканнар янына җитәкләп алып килә дә, әле кычытканга, әле кызарып чыккан балтырына, бармакларына күрсәтеп, нинди бәлагә таруын төшендереп бирә. Гөнаһ шомлыгы! Әлеге күренешкә мәктәптән кайтучы башка малайлар-кызлар да шаһит була. Әһә, димәк, Перә кычытканнан курка икән. Үз яннарына килә, артларыннан иярә башласа, кычыткан белән куркытасы – и бетте-китте!

Шулай итеп, Перәдән котылу чарасы табылды. Аның башкалар белән уйныйсы, башкалар арасына керәсе килде исә, шундук юл читендә үскән теләсә кайсы үләнгә иеләләр, кычыткан өзгәндәй кыланалар да... Перәдән җилләр исә!

Әнисе үрләткән мич ялкынында алланып, ялгызы гына да бәхетле булып утырган Вәсил, кешеләр арасына чыккач, бәхетсез Перәгә әверелде. Шулай итеп, ел арты ел үтте, өлкәннәр картая төште. Вәсилләр буыны үсте. Вәсилне кычыткан белән куган малайлар-кызлар да инде күптән башлы-күзле булды. Апасы Вәсилә дә кияүгә китте, күрше кызы Рәзинә дә...

Перә бу үзгәрешләргә акрынлап ияләшә килгән иде инде. Менә әнкәсенең үлеме аны бөтенләй аяктан екты. Моннан соң ул кемнең сак кына йөрешен күзәтер, кем яккан мич аңа элеккечә рәхимле җылысын сирпер, кем аңа яңа сауган сөт эчерер? И-и, эш анда гынамыни? Кем аны бер дә яныннан куып җибәрмичә, кытыршы куллары белән чәченнән сыйпап үтәр? Әтисе бар-барын. Тик ул әнине алыштыра аламы соң? Кешеләргә бик якынлашмыйча гына, әнисе җеназасы артыннан зираткача ияреп барды Перә. Аннары, кешеләр таралып беткәч кенә, башын иеп кайтты. Мондый очракта башка берәү турында: «Беркемгә берни эндәшмәде», – диярләр иде. Перәнең бу халәтен тагын ничек аңлатырга мөмкин соң? Ул үзенә (инде хәзер – ул!) беркемне якын китермәде, атасы белән дә юньләп аралашмады. Ашау-эчүдән калды. Болдырга чыгып бераз утыра да, кереп, яңадан караватына каплана. Перәнең бу хәлен күреп белгән күрше-тирә атасына киңәш-табыш белән керде:

– Мирзагали абзый, күңелеңә авыр алма. Нинди булса да, бала бала инде ул, бәгырь ите. Читкә дә җибәрәсең килмәс. Шулай да, үзе кебекләр белән аралашып, тернәкләнеп китмәсме, дибез. Казанга, инвалидлар йортына илтеп карамыйсыңмы үзен? Духтырлар да карап торыр, – диделәр.

Чыннан да, башка чара калмаган иде. Район больницасында күрсәтеп, төрле белешмәләр, юлламалар юнәткәч, Мирзагали агай бәхетсез улын Казанга илтеп кайтты. Аңа карап, ялгыз атаның күңеле тынычланмады. Алда ниндидер шомлы хәлләр, хәвеф-хәтәр сагалап тора кебек иде.

Бу вакытта Перә үзенә бөтенләй чит-ят булган җирдә, чит кешеләр арасында тереклек итәргә азапланып ята иде. Аңа бөтенләй ят тоелган зур йорт (авылдагы мәктәптән зур!), шакмак-шакмак итеп бүлгәләнгән бүлмәләр, бүлмә саен әллә ничә карават, карават саен кеше... Иң гаҗәбе: Перәне чит итмиләр, янына килеп, күзенә карап, ниндидер ишарәләр ясыйлар, кулына, чәченә, киеменә кагылалар. Перәнең алардан еракка-еракка качасы, ялгызы гына каласы, һич югы, авылындагы теге бала-чагалар кебек, кычыткан тотып, үзләрен качырасы килә. Ләкин койма буйларында зәһәр кычытканнар үскән тыкрык хәзер төшләренә генә кереп саташтыра шул... Ияләшә алмады Перә бу йортка, биредәге кешеләргә. Төшләрен өн белән бутады. Төштә күргәннәрен рас булырдай тоеп, тәрәзә яныннан китмәде: йә атасы, йә апасы үзен эзләп табар кебек тоелды. Шул тәрәзәдән ерак та түгел күзенә авылы, аны куркытучы шук малайлар, күрше кызы ягымлы Рәзинә күренде. Шәфкать туташлары кергәндә, аларны тәрәзә янына өстерәп, бармагы белән еракка ук күрсәтеп:

– Пр-рә, пр-рә, – дип сөйләнде.

Докторлар Вәсилнең хәле, аның бик тә туган ягын сагынуы турында әтисенә хәбәр итми булдыра алмадылар. Чөнки монда үткәргән ике ай чамасы вакыт эчендә ул кирәгеннән артык ябыккан, халыкча әйткәндә, йөзенә зәгъфран сарылары коелган иде.

Хәбәрне алуга, Мирзагали абзый тизрәк Казанга ашыкты. Йөрәк парәсе бит, үз гомеренә авылдан чыкмаган мәзлүм баланы чит-ят арасына, белмәгән-күрмәгән якларга илтеп ташлыйлармыни инде, йә? Карт эченнән генә үзен битәрли, ә үзе, ясаган ялгышын төзәтеп, улын яңадан авылга алып кайтырга, элеккечә бергәләп яшәп китәргә өметләнә. Менә, ниһаять, Вәсилен үз куллары белән китереп тапшырган инвалидлар йорты... Килеп җитүен көтеп торганнар диярсең, каршысына йөгереп диярлек ак халатлы шәфкать туташы килеп чыкты. Әмма...

– Улыгыз бик авыр хәлдә, абый! Тизрәк! – дигәннән башка сүз әйтә алмады, абзыйны артыннан ияртеп, палатага йөгерде.

Чиксез дулкынланган Мирзагали агай, ишекне ачуга ук, улының ябык йөзендә зураеп калган күзләрен генә шәйләп алды. Һәм... шул зур күзләрдә балкып киткән сөенеч нурлары! Вәсилнең иреннәре сизелер-сизелмәс кыймылдап алды да соңгы авазларын сыгып чыгарды:

– Пр-рә, пр-рә...

2000

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч хикэя,укенечле