Логотип Идель
Иҗат

"ПЕДАГОГ" - ГАЛИМҖАН ГЫЙЛЬМАНОВ

Безнең ишегалдында малайлар тату түгел. Шуңа эчем пошып йөри. Пошмаслыкмыни? Өч малай җыелган җирдә икесе өченчесен кыйнамый китми. Югыйсә, күп тә түгелләр: җәмгысе алты малай. Шул алты бөртек бәгырь кисәге дә бер-берсен рәнҗетеп, кимсетеп торсын инде! Дуслык-татулык булмагач, тирә-якта да үзләренә юньле-башлы тормыш юк... Бәй, эссе җәй көнендә, урамга чыгарга куркып, атналар буе өйләрендә яталар адәм мәсхәрәләре. Бу вакытта аларны күрше урам малайлары өерләре белән сагалап, саклап йөриләр. Барыбер эләгә... Барыбер йөзләре җимерелә, авыз-борыннары кара канга бата...

Мин күрше малайларны татулаштыру хакында күп уйландым. Уйлана торгач, уйлап таптым... Сүзем шул хакта...

* * *

Рушан исемле малай — араларында иң тәртипсезе. Мин аны бишенче-алтынчы сыйныфларда укый дип торам, ә ул өченчедә генә икән. Гәүдәгә нык, инде буын утыртырга керешкән бу малайдан бөтен бала да курка. Ләкин аның үзенең иң күрә алмаганы мәчеләр.

Беркөнне, ике мәчене бер-берсенә бәйләп, ачы итеп сызгырып җибәргәнен күреп калдым да, ипләп кенә барып, уң колагыннан эләктереп алдым.

— Китәле-е-е... — диде ул, борын астыннан гына мыгырданып.

Мин исә, бер-берсенә тагылып, җан ачысы белән чыелдап чабышып йөргән мәчеләр ягына күрсәтеп, үземнең кара эшемә керештем.

— Ә беләсеңме, мәчеләр колак итен бик яраталар икән, — дидем, — өзеп биримме берәрсен?

— Ә-ә-ә!.. Өзмә-ә-ә!..

— Бер колагың кала бит, шул җитеп торыр синең аңгыра башыңа!

Бу көнне Рушан чынлап та колаксыз кала язды. Читтән күзәтеп торучы малайлар каршында аның абруе нык төште бүген. Чөнки, минем кулдан ычкыну өчен, күз яшьләре белән елый-елый ялварырга туры килде аңа...

* * *

Руслан — тагын бер сугыш чукмары. Әмма ул үз тиңнәренә тияргә курка, күбрәк кечкенәләр белән булаша. Берьюлы дүрт-биш малайны, аларга өстәп берәр кызны бер өемгә өеп китү аңа берни тормый... Бөтен хикмәт тә шунда: ул бокс түгәрәгенә йөри. Мәктәбеннән бокс күнегүләре өйрәнеп кайта да, үзеннән кечерәк балаларны тезеп куеп, шул күнегүләрне сынап карый... Хәтәр күренеш бу: дүрт-биш малай, елардай булып, йөзләрен чытып басып торалар, ә бокс бияләйләре кигән Руслан аларның әле йөз-битенә, әле колак төбенә, әле янбаш-күкрәкләренә бәреп-сугып йөри...

Мин дә аптырап тормадым: бер көнне тоттым да үзен шул малайлар урынына бастырып куйдым. Аннары, теге вак балаларны чакырып китереп, бокс бияләйләре тоттырдым:

— Сугыгыз! — дидем.

— Юк, сукмыйбыз, аннан соң ул безне кыйный, — дип, бала-чагалар Русланга сугудан баш тарттылар.

— Менә шулай сугыгыз, менә шулай, менә шулай!.. — дип, мин аларга ничек сугарга кирәклеген күрсәттем.

Балалар алмашлап суга башладылар. Руслан качып китәргә уйлаган иде дә, мин аны шундук тотып алдым... Бераздан, «бокс шаукымы»на бирелеп, сугудан тәм таба башлаган малайларны үзем туктатырга мәҗбүр булдым.

— Җитте! Артыгы кирәкми... Ул инде суккан җирнең ничек авыртуын аңлады, — дидем.

* * *

Ленарга «футбол җене» кагылган. Кушаматы да шул хакта әйтеп тора, — «Марадона». Җәй дими, кыш дими, ул һәрвакыт туп тибә. Кышын башка балалар хоккей уйнаганда да туп тоткан булыр. Ләкин бер начар гадәте бар Ленарның. Бөтен балалар да, аның кебек, футбол яраталар, дип уйлый ул. Командаларга бүлеп, малайлардан туп уйната. Уйнамаганнарны кыйный.

Көчләп уйнаткач, кемнең уйныйсы килсен инде. Матур итеп кенә чакырырга була да соң... Юк, капитан буласы килә Ленарның, кычкырып әмер бирәсе, башкаларны үзенә буйсындырасы килә. Кайчакта «хулиган» Рушан белән «боксер» Руслан да аның ихтыярына буйсынырга мәҗбүрләр.

Бердәнбер көнне мин шул Ленар белән футбул уйнарга чыктым. Кулындагы тубын тартып алдым да бөтен көчемә тибеп җибәрдем. Аннары, күңелсез генә тубын алып килгән малайга талпан кебек ябыштым:

— Йә, уйна! Йәле!

Ишегалдында начар даным чыккан иде инде. Шуңа күрә, Ленар минем белән бик сакланып, хәтта шикләнеп- шөбһәләнеп уйнарга кереште. Бераздан бергә-бер уйнау аны ялкытты, ул бу мәрәкәне читтән күзәтеп торучы малайларны үзенә ярдәмгә чакыра башлады.

Ләкин мин ул малайларны уенга якын җибәрмәдем. Чөнки белә идем: минем белән уен Ленарга ошамый. Ни өчен, дисәң, туп аңа эләкми дә. Исәп 12:1 булганда, ниһаять, уен туктады. Мин үз максатыма ирешкән идем инде. Мыскыллап әйтеп тә куйдым әле:

— Иң элек уйнарга өйрән, аннары туп күтәреп йөрерсең, энекәш! — дидем.

Ленар моңа бик гарьләнде. Тубын күтәреп, башын аска иеп, үзен сырып алган малайларга күтәрелеп тә карамыйча, өенә кереп китте.

* * *

Фәннур дигән малайны да күптән күзәтеп йөрим. Ул күбрәк кызлар тирәсендә бөтерелә. Кызлар чыркылдаган тавыш ишетелсә, бел дә тор: ишегалдына Фәннур чыккан! Кызларның чәчләрен тартып, кулларын каерып, аларны уенчык тычкан белән куркытып йөрүче шул малай инде.

Шушы Фәннурне акылга утырту өчен җай үзеннән-үзе килеп чыкты. Беркөнне урам ягыннан ишетелгән чәрелдәвек тавышка тәрәзәдән башымны тыгып карасам, ни күрим: әлеге дә баягы Фәннур, Ләйлә исемле кызны каен агачына бәйләп куйган да, чын-чынлап «допрос» алып булаша:

— Исемең ничек?

Тегесе дәшми.

— Исемең ничек?

— Үзең дә беләсең бит...

— Белмим! Исемең ничек дим! Соңгы мәртәбә сорыйм. А то!.. — Фәннур, усал карашы белән укталып, кизәнеп куйды.

— Ләйлә...

— Фамилияң?

— Мирвәлиева...

— Әтиеңнең исеме?

— Самат...

— Әниең кем?

— Мәдинә...

— Ничәнчедә укыйсың?

— Синең белән бер класста...

— Ну?!

— Дүртенчедә...

Беләм инде, бернинди дә уен түгел бу. Фәннур юри интектерә кызны. Кызык өчен. Үзенең абруен күтәрү өчен. Малайларга кәмит кенә булсын: җыелышып, чырайларын боза-боза көлешеп, карап торалар.

Ничек өйдән йөгереп чыгуымны сизми дә калдым. Килеп тә җиттем, Фәннурнең күлмәк якасыннан эләктереп тә алдым. Аннары, күп сөйләшеп тормыйча, Ләйләне азат иттем, аның урынына Фәннурне бастырып, шытырдатып бәйләп тә куйдым.

«Тоткын» белән эшләрне бетергәч, бу әкәмәткә шаккатып карап торган кызлар ягына борылып:

— Барыгыз, бантиклар, тасмалар, кершән-сөрмәләр, помадалар алып чыгыгыз, хәзер Фәннурдән кыз ясыйбыз, — дидем.

Кызлар зиһенле булып чыктылар, бер-берсенә карашып алдылар да өйләренә йөгерделәр...

Фәннурдән кыз ясау әлләни кыен булмады. Җәй көне малайлар чәч алдырмыйлар бит. Ирененә помада сөртеп җибәрүгә, Фәннургә шундук кызлар төсе кереп китте. Миңа кызлар булыша башладылар. Башын як-якка чайкап, бантик бәйләтмәскә тырышкан малайның маңгаена бер генә чирттем, шундук шым булды. Бераздан Фәннуребез, йөзләрен алартып, иреннәрен кызартып, күзләренә сөрмә тартып, баш очында ак бантигын җилфердәтеп, бөтен ишегалдын ямьләп-балкытып тора иде инде. Шуңа игътибар иттем: читтән генә күзәтеп торучы малайлар бу юлы көлмиләр дә, үртәшмиләр дә... Аларның аптыраулы чыраенда: «Безнең башка каян килеп чыктың әле син?» — дип сорауны гына укырга була иде.

* * *

Атна-ун көн дигәндә ишегалдындагы малайларны «акылга утыртып» чыктым. Күзгә күренеп үзгәрделәр тегеләр. Баштарак сагаеп, басынкыланып калдылар, аннары үзара пышан-пышан сөйләшеп, серләшеп йөри башладылар.

Ә беркөнне якындагы урман сукмагыннан көлешә-көлешә кайтып килүләрен күргәч, бөтенләй аптырадым: нәрсә булган боларга? Бу малайларның мондый тату һәм дус чакларын күптән күргәнем юк иде ләса...

Кулларында — төрле зурлыктагы көрәкләр. Балыкка төшәргә суалчан казып кайталардыр, мөгаен, дип уйладым. Шулай да, якын бармадым, сер бирмичә генә, күрмәгәнгә салышып узып киттем.

Мин бу вакытта урманга йөрергә чыгам. Үзем генә белгән бер сукмак бар. Шуннан йөреп кайтмасам, эшем-эш, язуым-язу булмый...

Урман эчендә менә югалам, менә югалам дип барган сукмак, ниһаять, бер ачыклыкка килеп чыкты. Мин туктап ял итә торган урын бу. Шушында, башларны әйләндерерлек хуш исле үлән өстенә җәелеп утырып, яисә шул хәтфә чирәмлеккә чалкан төшеп, бераз күккә карап яту да күңелемә тынычлык, җаныма бәрәкәт бирә...

Бу юлы да шул сихри ачыклыкка тайпылып кердем. Ләкин, ике-өч адым атларга өлгермәдем, ниндидер төпсез, шыксыз упкынга очып төшеп киттем. Моның ни-нәрсә булуын аңышып өлгергәнче, шапылдап, салкын, дымлы балчык өстенә барып та төштем...

— Ыһ!.. Шайтан алгыры!

— Кай җиремдер каймыкты, каерылды, кай җиремдер, сыдырылып, тоташ җәрәхәткә әверелде; тәндәге сызлавык бераздан бәгырьгә үтте, җанга төште, һәм мин үземнең бик уңайсыз бер хәлдә калуымны аңлый башладым. Кемгәдер, нәрсәгәдер ачуым килде. Кем тозагы бу? Кемгә казылган чокыр? Кем этлеге?..

Шунда гына әрнүле зиһенемдә бердәнбер, әмма бик якты уй балкып китте: «Әллә... теге малайлар казып киттеләрем? Шулар әлбәттә! Соңгы көннәрдә минем якка хәйләкәр карап үтәләр иде, шушыңа булган икән...» Бер-бер артлы, күз алдымнан Рушанның, Русланның, Ленарның, Фәннурнең, бүтән малайларның йөзләре чагылып үтте. Алар шат иде. Үзләре эшләгән этлектән куанышып, көлешеп торалар иде...

Яшермим, мондый көлке хәлгә төшүемә мин нык үртәлдем. Гарьләндем. Эчемнән генә янап та куйдым: «Ну кулыма эләксәгез!..» Ләкин шул минутта ук ачуымнан кире кайттым. Нигә һаваланырга? Бөтенесе дә тәртиптә бит, бөтенесе дә үз урынында. Малайлар хәзер бергә, ә мин... мин, аларга артык сер бирмичә, хәтта беркемгә дә катышы булмаган бер җан кебек, менә шушы агач кебек, яисә күк йөзендә салмак кына йөзеп йөргән болыт шикелле, элеккечә, тынычлап яши башлармын...

30-31 гыйнвар, 2003 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев