Логотип Идель
Иҗат

"ПАРКЫЯ ТАВЫНЫҢ СЕРЛӘРЕ" /фантастик хикәя/

Шәһәрдә яшәүче игезәк туганнар Алмаз белән Арслан җәйге каникулда беренче мәртәбә әтиләренең туган авылына кайттылар. Каникулны быел да шәһәрдә генә үткәргән булырлар иде дә, тик әти-әниләре җәйге ялларында чит илгә барырга җыендылар шул. Тиз генә уйлаштылар да, улларын авылга кайтарырга булдылар.

Авыл тормышы малайларга баштарак сәер тоелган иде. Берничә көннән ияләнделәр. Кызык икән бу авыл дигәннәре. Монда автобуслар да, трамвайлар да, күп катлы йортлар да, лифтлар да юк. Өй ишеген атлап чыгуга ишегалдының чирәменә басасың. Авылда яшәүчеләр бөтенесе бер-берсен белә. Шуңадыр, теләсә нинди хәбәр авылның бер башыннан икенче башына тиз генә барып ирешә. Биредә инеш тә янәшәдә генә, су керим, балык тотыйм дисәң, буасы да бар; урманы да ерак түгел, җиләк, гөмбә җыярга телисең икән — рәхим ит! Кыскасы, авыл да, андагы кешеләр дә ошады малайларга. Барыннан да бигрәк әтиләренең бабасы Харис картны үз иттеләр алар. Шулай булмый ни, ул сөйләгән кызыклы хәлләр, хикәятләр генә ни тора! Бер сөйләшә башласа, малайларны көннәр буе авызына каратып тота ул...

Харис бабай бик карт инде. Үзенә  ничә яшь икәнен үзе дә белми. Малайларның әтиләре әйтүенә караганда, йөз яшнең аргы ягында булырга тиеш икән бабай. Бу елларда авыргалап торганлыктан, йорттан әллә ни еракка чыгып йөрми икән. Шуңа күрә малайлар кайтуга ул бик сөенде. Күп вакытын шулар белән мәж килә. Авыл турында да әллә нинди искитмәле кызыклы хәлләр сөйләп бетерде Харис бабай. Ә беркөнне авыл янәшәсендәге Паркыя тавы турында да кызык хикәят сөйләде.

Һәр тәбәкнең үзенә күрә истәлекле бер урыны була бит. Әйтик, Гашыйклар тавы, Изге чишмә, Бәхет үзәне һәм башкалар. Шулар белән бергә начар яктан яманаты чыккан урыннарны да санарга мөмкин: Куркыныч кичү, Сихерле чоңгыл, Каргалган имән. Хәер, азмыни андый урыннар?

Харис бабай яшәгән авыл янындагы Паркыя тавының да шундый яманаты бар икән. Тышкы яктан гадәти таулардан бернәрсәсе белән дә аерылмаучы әлеге тау турында элек-электән төрле сүзләр йөргән. Имеш, андагы иң тирән тау куышлыгында Тау иясе яши, кайбер көннәрдә, куыш авызыннан чыгып, тирә-якны күзәтә икән, имеш, аның күзләре өчәү, ә колаклары бөтенләй юк икән, диләр.

Шул хорафатлар шаукымы булса кирәк, авыл халкы тауны читләтебрәк узарга тырыша. Кемнең дә булса сыеры яки сарыгы көтүдән кайтмый каласа, кешеләр мал-туарларын тапмасалар да, яманаты чыккан әлеге тау янына эзләп бармыйлар. Ә карт-коры бу тауда булган гаҗәп хәлләрне Аллага, дингә бәйләп аңлата. Имеш, анда Алланың җирдәге ярдәмчеләре яши икән, дип, хикәят-әкиятләр уйлап табалар да, соңыннан, үзләре дә шуңа ышанып, берәр җиргә барырга чыгып, юллары тау тирәсеннән үтсә, аны ерактан әйләнеп узу ягын карыйлар...

Кайчандыр, яшь чагында, кызыксынучан Харис Паркыя янына баргалаган. Хәтта андагы тау куышларында да булганы бар икән. Ләкин нигәдер ул турыда карт бик аз хәтерли. Ә бервакыт, моннан җитмеш еллар элек, Паркыя тавына менәм дип киткәч, аны икенче көнне кыядан ташлар коела торган иң хәтәр җирдән аңсыз хәлдә тапканнар. Янында ташка басылып үлгән Аккаш кушаматлы эте дә булган. Хәер, мондый вакыйгалар Харис башыннан гына узмаган. Авылның аксакал картлары андый серле очракларны дистәләп хәтерли икән.

Алмаз белә Арслан да карт бабаларын охшаганнар — бигрәк кызыксынучан малайлар. Харис бабайдан шундый кызыклы хикәятләр ишеткәч, озак уйлап тормадылар, икенче көнне үк, өйдәгеләргә әйтмичә генә, Паркыя тавын карап кайтырга дип, юлга кузгалдылар...

Алар кыятауга менеп җиткәндә, кояш шактый күтәрелгән иде. Тирә-юньгә сибелгән күпсанлы таш-кантарлар арасында җил генә сызгыра. Шуңадыр, бу урыннар, ничектер, шыксыз һәм җансыз сыман. Алмаз гына, үзенең рәссам йөрәге белән, шушы ташлардан да матурлык таба алды. Шәһәрдә сәнгать мәктәбенә йөри ләбаса.

— Этюднигым булса, мин монда бик яхшы гына пейзаж рәсемнәре ясар идем, — диде ул соклануын яшермичә.

Шулвакыт Алмазның күзе ташлар арасында җемелдәп яткан ниндидер сәер әйбергә тәште. Нәрсә бу? Хәнҗәр түгелме? Алмаз аны кулына алды. Сабы бизәкләп эшләнгән бу хәнҗәр кояшта күзләрне чагылдырып ялтырый.

— Гаҗәп, — дип куйды Алмаз.

Чыннан да, гаҗәпләнерлеге бар шул — бу тирәләргә инде дистә еллар буе бер кеше дә аяк басмагандыр, ә хәнҗәр, әле бүген генә кемдер төшереп калдырган кебек ялтырап ята...

Аның уйларын бүлеп, ташлар арасыннан ераграк китеп өлгергән Арслан тавышы ишетелде:

— Бирегә кил әле.

Алмаз хәнҗәрне тиз генә кесәсенә салды да, кыя куышлары ягына карап, нәрсәдер күзәткән Арслан янына килде.

— Әнә, күрәсеңме, — диде Арслан, зур гына тау куышы ягына ишарәләп, — анда нәрсәдер җемелдәп торган кебек. Яхшылап кара әле.  Кояштан төшкән яктылык кына болай чагылмас...

Чыннан да, тау куышында, фонарь белән яктырткан кебек, нәрсәдер җемелди иде. Малайлар  шунда таба атлый башлаганнарын үзләре дә сизмичә калды. Әйтерсең лә, кемдер шул якка барырга әмер бирде. Алар якынлашкан саен, җемелдәү дә ачыграк күренә. Килеп җиткәч, тау куышының эчке ягында, корым төсле кара стена күренде. Чыннан да, бу стенаның өске өлешендә кесә фонаре сыманрак әйбер чыгып тора икән. «Фонарь» бер сүнеп, бер янып җемелди.

Стенага җитәргә өч адым чамасы калгач, егетләр туктады. Юк, куркудан түгел. Ни уйларга да белмәүдән, чарасызлыктан туктадылар. Аннары Арслан, тәвәккәлләп тагын бер адым алга атлады. Чү, ни бу?.. Ул күкрәге белән ниндидер күренми торган стенага килеп төртелде түгелме?

— Әллә инде саташа башладыммы?! Алмаз, яхшылабрак кара әле, минем алда стена бармы әллә?

Ул арада Алмаз тавышы ишетелде:

— Артка да чигенеп булмый, монда да күзгә күренми торган дивар. Димәк, без —тоткыннар...

Шулчак кара стена өскәрәк шуа башлады һәм анда лифт кабинасына охшаган урын ачылды. Ә алда тагын шундый ук кара стена иде. Яңа гына ак төстәге ут җемелдәп торган урында ниндидер төрле төсләр җемелдәшеп алды һәм яңадан шул ук төсләр әкренрәк кабынып сүнделәр.

— Безгә ишектән керергә кушалар булыр, — диде Алмаз.

Аның «кушалар булыр» дигән сүзе, ничектер, сәер яңгырады. Кушалармы—юкмы, кемнәр куша, анысы билгесез.

Арслан алга атлады, ни гаҗәптер, күренмәс стена эрегән кебек юкка чыккан иде. Алмаз, ишеккә җитәрәк:

— Беребезгә тышта калып торсак яхшырак булмасмы? Алда безне нәрсә көткәне билгесез бит, — дигән иде, шулвакыт алгарак сөрлегеп китте. Күзгә күренмәс стена аны, артыннан этеп, эчкә кертә иде.

— Ә-ә, — дип сузды Алмаз, — икебезгә дә керергә икән.

Бу аның үз соравына җавабы иде.

Алар икесе дә кергәч, кара ишек-стена тавышсыз гына шуып төшеп ябылды.

— Менә бикләндек тә, — дип куйды Арслан.

Малайларның күңелләрнә шом керде. Бу минутларда Харис бабай сөйләгән хикәятләр, авыл кешеләреннән ишетелгән имеш-мимешләр исләренә төште. Хәзер алдагы стена ачылып китәр дә, аннан нинди дә булса сәер җан иясе килеп чыгып, икесен дә ботарлап ташлар төсле тоелды аларга. Алмаз, ирексездән, кесәсендәге хәнҗәрне алып, Арсланга сузды:

— Мә әле бу хәнҗәрне, бәлки кирәге чыгар…

— Каян алдың син моны?

— Тау куышына җитәрәк җирдән тапкан идем.

— Кызык, — диде Арслан хәнҗәрне әйләндереп карый-карый, — Күр әле, ничек бизәкләп эшләгәннәр! Кнопка шикелле бер әйберсе дә бар икән.

Шулвакыт алдагы стена өскә күтәрелеп ачыла башлады һәм стена артыннан күзне чагылдырырлык яктылык бәреп чыкты. Бу ике кара ишек шлюз шикеллерәк бер нәрсә булган икән. Яктылыкны тышка чыгармас өчен куелган, димәк.

Килеп кергән зур бүлмә түгәрәк формада, стеналары ак тәстә иде. Стеналарга, тигез аралар калдырып, унлап ишек уелган. Игътибар белән карамасаң, аларның ишек икәнлеген чамалап та булмый. Һәрберсенең өске өлешендә, теге кара ишектәге кебек, лампочкалар җемелдәп тора. Бу түгәрәк залда — эчпошыргыч тынлык. Ул күңелгә шундый авыр тәэсир ясый, малайларның йөрәкләре менә чыгам, менә чыгам, дип тибәләр. Шушы тынлыкны ватасы-җимерәсе, шашып-шашып кычкырасы  килә.

Аларга якынрак ишек өстендәге лампочка кинәт төрле төсләр белән бер-ике мәртәбә җемелдәп алды. Алмаз:

— Безне бу бүлмәгә чакыралар ахры, — дип әйтә башлаган иде, шулчак каяндыр тимер шалтыравына охшаш калын, ләкин аңлаешлы тавыш килде:

— Бирегә килегез!

Малайлар икесе дә ишеккә якынлашты. Ишек ачылды. Бу бүлмә алдагыларын­нан бераз кечерәк, ләкин формасы нәкъ шундый ук. Стеналары — күзләрне чагылдырырдай ап-ак. Урта бер җирдә, ак материалдан эшләнгән, робот шикелле бер әйбер бар. Әлеге робот кешегә охшаш итеп ясалган булып, ике күзе урынында, стерео телекамералар булса кирәк — ялтырап торган ике пыяла. Аларның нәкъ уртасында шундый ук бер кечкенә түгәрәк — ниндидер оптик прибор. Куллары ике, аягы да ике.

Шулвакыт роботның күзләре арасындагы приборда төрле төсләр җемелдәшеп алды, аның уң кулы алга сузылды һәм авыз урынындагы динамиклардан: «Хәнҗәрне бирегез!» — дигән тавыш ишетелде.

Бу катгый таләпне, калайдан чыккан төсле җансыз тавыш, тагын да тупасрак яңгыратты. Арслан, хәнҗәрне кулына алып, алга атламакчы иде. Ләкин, хәнҗәр үзе, алга сузылган кулдан әкрен генә шуып чыкты да, бушлыктан үтеп, роботның “кул”ына килеп керде. Робот сул “кул”ын күтәрде һәм, бармак төсле пластинкалары белән манипуляция ясап, хәнҗәр сабындагы төймәгә басты. Шуны гына көткәндәй, түшәмдә әлегә кадәр җемелдәп торган лампочка бөтенләй сүнде.

— Аңлашыла, — дип куйды Арслан, — бу хәнҗәр ят кешеләрнең килүләрен белдереп, тревога сигналы бирү өчен калдырылган икән тау юлында. Хәнҗәрне күргән кеше кызыгып ала да, монда сигнал уты яна башлый. Шулай итеп, тау куышының хуҗаларын кисәтә...

Тагын эчпошыргыч тынлык урнашты. Бары тик роботның күз урынындагы түгәрәк пыялаларның зәңгәр төс биреп елтыравы гына аның малайларны игътибар белән «күзәткәнлеген” әйтеп тора.

Арслан чарасызлыктан авыр сулап куйды:

— Бу тимер өеме безне монда китереп бикләде дә, хәзер тычканны тишектән чыгарып, үзе тишек янына килеп баскан мәче шикелле, күзләрен елтыратып көтеп утыра.

— Нишләмәк кирәк, көтәргә генә кала инде хәзер. Көтик, сабыр төбе сары алтын, дигәннәр борынгылар.

— Күпме көтәргәдер бит әле? Бәлки ул безне атна, ай буе көттерер. Бу тимер күпме көтсә дә тузмый, тутыкмый. Аның өчен вакыт дигән нәрсә чүп кенә! Ә безнең көтәргә вакытыбыз юк, — диде Арслан кыза тәшеп.

— Тукта әле, Арслан. Бу роботны кемдер ясаган булырга тиеш бит инде. Ул үзе генә барлыкка килмәгән, аны кемнәрдер уйлап тапкан һәм кайчандыр шушы тау куышында калдырганнар?

— Чыннан да, Алмаз, монда ниндидер сер бар...

Шулчак роботның динамигы тагын кыштырдап куйды, һәм:

— Сезгә нәрсә кирәк? Ни өчен бирегә килдегез? Сезне кем җибәрде? — дигән тавыш яңгырады.

Алмаз белән Арслан бер-берсенә карашып алдылар. Аннан соң Арслан алгарак чыкты:

— Монда явыз ният белән килмәдек. Бу тау тирәсендә булган серле вакыйгалар кызыксындырды. Безне беркем дә җибәрмәде, үзебез килдек. Ә син, робот, кемнәр исеменнән сөйләшәсең соң?

Робот бераз «уйланып» торды.

— Кызыксынып килгәнсез икән, мин сезгә кайбер мәгълүматлар бирә алам. Ләкин, яшерен сүз сәйләшкәндә «кайда сәйләштек, шунда калсын», диләрме әле, Җир кешеләре? Бу тау куышына берничә тапкыр килеп карадылар инде. Сезне кызыксындырган мәгълүматларны без аларга да бирдек. Моңа карап Җир кешеләре безнең турыда бернәрсә дә белмиләр. Чөнки аларны кире кайтарганда,  хәтерләрен «сөртә» идек...

Егетләр бабалары турында сүз барганлыгын аңладылар. Кайчандыр ул да бу тау куышында булган, шушы ук робот белән сөйләшкән булып чыга инде. Алайса, бу «без»ләр Харис картның хәтерен тулысынча «сөртеп» бетерә алмаганнар, шуңа күрә ул гомере буе әлеге тауның серенә төшенергә теләп яшәгән.

Роботның күзләре кабат ялтырап куйды. Алар арасындагы “прибор” төрле төсләр белән бер-ике тапкыр җемелдәде. Динамиктан ниндидер аңлаешсыз авазлар җыелмасы ишетелде. Аннан соң, ялгыш юлдан кереп, соңыннан дөрес юл тоткан, майланмаган арба шыгырдавы төсле, яңгыравык аңлаешлы тавыш ишетелде:

— Без икенче планетадан килдек. Сез — кешеләр, ул ерак планетаны белмисез, белүегез кирәк тә түгел. Безнең максат: галәм киңлекләреннән үзебез төсле югары үсешкә ия цивилизацияләрне эзләү, аларның үсешен әйрәнү, мөмкин булса, үзара аңлашу, ярдәмләшү. Шушы максат белән без тере затлар яшәгән дүрт планетаны сайлап алдык. Ләкин хәзерге күзәтүләрдән чыгып нәтиҗә ясасак, ул планеталарның икесе аралашу өчен яраксыз дип табылды. Берсе — сезнең Җир планетасы. Без монда Җир вакыты белән 1700 ел элек килеп, тикшерү станциясе төзедек. Хәзерге чорга кадәр туктаусыз күзәтүләр алып барабыз. Сездә кешеләр бик күп төркемнәргә аерылып беткәннәр һәм алар үзара дошман яшиләр: ызгышалар, сугышалар. Хәзерге вакытта планетада бик күп дәһшәтле шартлаткыч кораллар тупланган. Безнең өчен иң куркынычлысы шул. Бер гаиләдәй тату яши алмаган планета кешеләре белән без дуслык җепләре суза алмыйбыз. Бу галактикада сездән башка да югары үсешкә ия булган бер цивилизация бар иде. Сез «Кассиопея-А» дип аталган йолдыз системасын беләсездер?  «Кассиопея-А» кайчандыр сезнең Кояш системасы шикелле үк сигез планета-иярчене булган йолдыз системасы иде. Шул планеталарның берсендә тере затлар яшәде. Алай дип әйтү дөрес булмас, үзләренең үсешләре белән бик нык алга киткән суперцивилизация вәкилләре яшәде анда. Ләкин ул планетада да сездәге шикелле бик күп дәһшәтле кораллар тупланган иде. Планетада яшәүче төркемнәр гел үзара сугышып тордылар. Соңга таба алар үзләренең йолдыз системасына кергән башка планеталарга күчеп урнаша башладылар. Һәрбер планета корал базасына әверелде. Нәтиҗәдә, суперци­вилизация үз-үзен юк итте. Кассиопеялеләр үзләренең йолдызларын шартлат­тылар...

Шул сүзләрне әйткәч, робот туктап калды. Безнең Җиребездә дә күпме корал тупланган бит, дип уйлады Алмаз. Бу кораллар кешелек дөньясын ничә тапкыр юк итәргә җитәр иде? Юк, булмас, кассиопеялеләр үзләренең яшәешләренә нокта куйган, ләкин без беркайчан да үзебезнең Кояшыбызны сүндермәбез. Күпләгән шартлаткыч корал туплауның мәгънәсезлеген аңлар кешелек дөньясы. Ә бит кайдадыр, галәм киңлекләрендә, үзләре шартлаткан йолдыз кисәкләре белән бергә, бу шартлаткычны уйлап тапкан җан кыючыларның уйлау аппаратларын­нан калган атом кисәкләре дә очадыр.  Бәлки бу йолдыз хәрабәсе җир йөзендәге атом-төш шартлавы нәтиҗәсендә көлгә әйләнгән Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренең хәрәбәсе бөтен кешелекне кисәтеп торган кебек, галәмдәге барлык цивилизация вәкилләрен зур дәһшәттән кисәтеп торыр...

Сүзсез торудан файдаланып, Арслан роботка сорау бирде:

— Робот, ә синең хуҗаларың, сезнең планета вәкилләре кайда соң? Әллә безнең Җиргә син үзең генә очып килдеңме?

Роботның динамигы тагын кыштырдап куйды. Менә нәрсәләр сөйләде ул малайларга:

— Без монда сүнеп баручы йолдыз планетасыннан килдек. Безнең галак­тикага очып бару сезнең планета кешеләре өчен мөмкин эш түгел. Чөнки яктылык тизлегендә очкан очракта да, безнең йолдыз системасына җитү өчен берничә йөз миллион яктылык елы кадәр ара үтәргә кирәк. Ә без очмыйбыз, бер пространстводан икенчесенә ноль-күчеш ясыйбыз, ягъни пространствоның бер өлешеннән юкка чыгабыз һәм шул ук мизгелдә икенче өлешендә пәйда булабыз. Сезнең Җирдәге фән моны аңлата алырлык дәрәҗәдә түгел әлегә. Хәзергә аның үсеше бик түбән. Безнең планетаның исеме — «Арина». Сезнең телгә күчергәндә «Бәхет» дигәнне аңлата. Шулай булгач, без — «Бәхет» планетасында яшәүче бәхетлеләр. Ләкин киләчәктә ариналыларны зур бәхетсезлек көтә. Безнең планета сүнеп баручы йолдыз системасында. Кояшыбыз тагын йөз мең елдан соң үзенең энергиясе белән безне тулысынча канәгатьләндерә алмый башла­ячак. Хәзерге вакытта планета тирәсендә ясалма кояш-иярченнәр төзелде, ләкин болар гына ариналыларны бәхетсезлектән коткарып кала алмаячак. Менә шуңа күрә үзебезгә дуслар эзлибез. Күмәкләшеп көч куйсак, нинди дә булса йолдыз планетасын ариналыларга яшәү өчен яраклаштырыр идек әле. Без Җиргә килеп, тикшерү станциясе төзегәндә, бу тирәдә кешеләр яши торган авыллар, шәһәрләр юк иде әле. Тау итәгендәге сез яши торган авылга да соңрак нигез салынды. Без сезнең цивилизациянең фән-техника өлкәсендә тизрәк үсүен көттек. Ләкин кешелек дәньясының табигый үсешен тизләтү өчен бернинди йогынты ясый алмый идек. Ә якыннан торып аралашу бөтенләй мөмкин булмады, тышкы кыяфәтебез сездән нык аерыла. Күп кенә ялгышла­рыбыз аркасында кешеләр безнең эшчәнлектән калган эзләрне кайбер очрак­ларда сизгәләделәр дә. Әмма наданлыклары аркасында, боларны Алла эше дип фараз кылдылар. Бер караганда, аларның шулай уйлавы безнең өчен яхшы булды. Соңга таба, Җир кешеләре радио һәм телевидение уйлап тапкач, эшләр җиңелләште. Без инде радио һәм телевидение дулкыннарын тотып, аларга анализ гына ясый башладык. Җир йөзенең бер өлешендә генә түгел, барлык тәбәкләрендә булган вакыйгаларны да анализларга мөмкинлек ачылды. Шуңа күрә, хуҗаларыбыз — өч ариналы — өйрәнү-тикшеренү эшләрен ике роботка: миңа һәм робот кабул итүче-анализаторга тапшырдылар да, үзебезнең плане­тага күчтеләр. Чөнки Югары Фикерләү Үзәге — бу безнең планетада иң югары оешма — Җир планетасының киләчәген безнең өчен файдасыз дип тапты.

— Ә сез роботларның бурычы нидән гыйбарәт соң? — Алмаз бу сорауның авызыннан чыкканын әзе дә сизми калды.

— Монда минем бурычым Җир планетасы кешеләре белән очрашырга туры килсә, алар белән сөйләшү, ә робот—анализаторның бурычы — әйткәнемчә, радио һәм телевидение дулкыннарын махсус антенна ярдәмендә тотып, аларга анализ ясау, кирәкле материалларны хәтергә алу. Ул робот үзенең фикерләрен минем төсле тавыш белән аңлатып бирә алмый. Сезнеңчә әйтсәк, сөйләшә алмый. Безнең планетада гомумән сөйләшмиләр. Сез минем телекамералар уртасын­дагы төрле төсләр белән җемелдәүче приборга игътибар иткәнсездер. Бу безгә аралашу әчен кирәк. Менә карагыз...

Шулвакыт берьяк стенада гәүдәгә уртача буйлы, Җир кешесеннән тәбәнәгрәк, зур башлы затның сурәте пәйда булды. Аның күзләре, ничектер, җансыз шикелле, зур итеп ачылган, колаклары юк, авызы кечкенә, гәүдә формасы белән Җир кешесенә тартым. Ике күз арасында аксылрак тәстәге бераз калку урыны бар.

— Игътибар итегез, — диде робот.

Экрандагы сүрәт хәрәкәтләнеп куйды. Күз арасындагы кабарынкы урында төсләр алмашына башлады. Зәңгәр, кызыл, сары, кызгылт сары, тагын зәңгәр... Робот шунда ук «тәрҗемә» итеп тә бирде:

— Бу — «Арина» дигән сүз. Бездәге һәр төснең авазларга туры килә торган мәгънәсе бар. Сез, кешеләр, төсләрнең җиде төрен генә беләсез. Ә чынбарлыкта без аралашу өчен кулланыла торган һәр төснең үзенчәлеге бар. Сезнең планетада төсле рәсемнәр ясаучы рәссамнар да төсләргә ариналылар кебек үк сизгер түгелләр. Сез бер сүз белән зәңгәр яисә кызыл, дип әйткән төсләрнең дә безнең өчен берничә мәгънәсе бар. Бездә авыз сөйләшү өчен хезмәт итми, ул бары тик азык кабул итү өчен генә кирәк. Колакларыбыз да юк, ишетү органнары ариналылар өчен гомумән кирәк түгел.

Стенадагы сүрәт юкка чыкты. Бераз паузадан соң робот:

— Менә сез бездән белергә теләгән мәгълүматлар. Өстәп шуны әйтә алам: без тиздән сезнең планетадан бөтенләй китәчәкбез. Киткәндә станцияне юк итәчәкбез. Бу — Югары Фикерләү Үзәгенең әмере. Без сезнең планета кешеләренең безнең турыда белүләрен теләмибез. Ә хәзер сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Ләкин кире авылыгызга кайтканчы хәтерегезне «сөртәбез». Башта ук кисәткән идек.

Шулвакыт стенаның бер ягы күтәрелә башлады. Стена артында ике кресло тора, һәм алар белән янәшә зур—зур приборларның сигнал лампочкалары җемелдәшә иде.

— Креслоларга кереп утырыгыз, — диде робот.

Малайларның икеләнеп торуларын күргәч:

— Үз теләгегез белән утырмыйсыз икән, мәҗбүр итәчәкбез. Монда озак торсагыз, сезне кешеләр эзли чыгачак. Бу безнең өчен дә, сезгә дә файдалы түгел. Кабатлап әйтәм, утырыгыз креслоларга.

Арслан белән Алмаз кереп утыргач, ак стена шуып төшеп ябылды...

***

...Арслан әле битенә, әле маңгаена кунып интектергән чебенне йокы аралаш кулы белән селтәнеп куды. Ә чебен аның саен үҗәтләнебрәк безелдәвен белде. Арслан түзмәде, күзләрен ачты. Биектә, зәңгәр күктә, тургайлар сайрый, яшел үлән араларында ниндидер бөҗәкләр безелдәшә. Җил дә исми. Бөтен дөньяны ниндидер рәхәт җылылык бирүче кояш нурлары иркәли иде. Арслан торып утырды. Янәшәсендә генә, тигез сулыш алып йоклап яткан Алмазның борынын үлән сабагы белән кытыкларга тотынды. Тегесе бик “тәмләп” төчкергәч, иренеп кенә күзләрен ачты. Күз карашы белән Арсланны эзләп тапты.

— Тор, энекәш, озак йоклыйсың, — диде Арслан. — Шәһәрдә көндез йоклап өйрәнеп беткәнсең.

Алмаз сикереп торды, кулларын өскә кәтәреп, сөякләре шатырдаганчы киерелде. Анан соң, канәгать төстә елмаеп:

— Туйганчы ял иттем, ичмасам. Каникулда авылга кайтуыбызга аз, гына да үкенмим. Ничек рәхәт монда, - диде.

— Әйдә кайтыйк, Алмаз, безне бабай юксынып беткәндер инде.

Сөйләшә-сөйләшә кайтырга чыктылар. Авылга җитәрәк каршыга йөгереп килүче бер малай күренде. Аның йөгерүеннән үк, ниндидер кәңелсезлек барын сизеп, Алмазның йөрәге сыкрап куйды. Дөрес шикләнгән икән. Малай килеп җитү белән, еш—еш сулыш алып:

— Харис бабай... вафат, — диде.

* * *

Бабайны бер көннән җирләделәр. Аны соңгы юлга озатырга авылның бөтен халкы җыелды, әйе, яхшы күңелле карт иде шул, мәрхүм.

Ә берничә көннән Паркыя тавында ниндидер көчле шартлау булды. Тауның бер кыясы шунда ук тулысынча җимерелде. Авылга бернинди дә зыян килмәде килүен. Шартлауның сәбәбен тикшерергә килгән шәһәр галимнәре: тау катламы арасында җыелган газлар атмосферага чыгу нәтиҗәсендә көчле шартлау булган, дип нәтиҗә ясаганнар.

Фәрит ИМАМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев