ОРГАНИЗМНЫ КЫШКА ӘЗЕРЛИБЕЗ

Беренче кар явып үтте, салкын үзен сиздертә башлады. Бик тиздән кыш башланыр да, табигать янә татлы йокыга талыр. Ә синең организмың кышка әзерме? Юк? Алайса әзерлекне бергәләп башлыйк! 

Көз айларында организмны кышка әзерләү мөһим.

1. Эшне дөрес тукланудан башлыйк.

Менюдан калорияле ризыкларны алабыз. Иммунитетны ныгыту өчен витаминлы соклар эч. Составында лимон, бөтнек, кура җиләге булган эчемлекләр аеруча файдалы булыр. Эчә торган суыңа бер кисәк лимон сала аласың: суың да тәмләнеп китәр, организмың да рәхмәт укыр.?

Көз – муллык билгесе. Алма, крыжовник, кабак – боларның барсында да файдалы матдәләр, андиоксидантлар мыжгып тора. ?

Керән (хрен) аша, әлеге үсемлектә С витамины әфлисун һәм лимондагыга караганда 5 тапкыр күбрәк. Шулай ук керән талчыккан вакытта да ярдәмгә килер. Кызганыч, аны артык күп ашап булмый.



2. Сулыш күнегүләре эшләгез.

Парк буйлап атлыйсыңмы, бакчада эшлисеңме, бәлки укудан кайтып барышыңдыр – әлеге күнегүне эшләр өчен әлләни күп вакыт таләп ителми. Башта үпкәңнең өске өлеше кабарырылык итеп, аннан аскы ягы (эчең шар кебек кабарсын) белән тирән итеп сулыш ал, аннан соң акрын гына һаваны чыгар.

3. Тәүлегенә 8-9 сәгатьтән дә ким йоклама.

Көзен энергия кими һәм бу - нормаль күренеш. Шул рәвешле, синең организмың кышка әзерләнә. Шулай да берни эшләми өйдә яту кирәкмәс. Урманга бар, паркларга чык, су буена төш.



4. Җылы итеп киенеп йөр, тик артык тырышып ташлап, "таякны сындырма".

Җылы итеп киенү ул әле кәбестә шикелле төренергә кирәк дигәнне аңлатмый.? Башыңа кияргә берүк оныта күрмә, салкын иң беренче баштан тия.

Физик яктан да, рухи яктан да кышка әзер булыйк, дустым! Ә без сиңа бу эштә һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Сорау, тәкъдимнәрең булса, яз! ?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2491
    0
    15
  • 20 август 2020 - 16:57
    ЯЗМЫШЛАРНЫ САЙЛАП АЛМЫЙЛАР Энҗе, әнисе күрмиме икән, дип, курка-өркә өйләре ягына карап торды да, тиз генә мунчага кереп китте. Пычранган күлмәген мунча алдында салды да, эчкә кереп, салкынча суда нәни куллары белән ышкып-ышкып юарга тотынды. Эскәмиядә яткан хуш исле кул сабынын тидерде. Итәк очындагы таплар бетмәгәч, кырыйда торган кер тактасына салып тырышып-тырышып ышкырга кереште. Урам аша гына яшәгән күрше әби оялтты аны бүген.
    2325
    0
    13
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1973
    0
    8

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019