Логотип Идель
Иҗат

ӨМЕТКӘ ТӨРЕНГӘН ХАТ

“Абый! Телефоннан бөтенесен сөйләп тә булмый. Шуңа күрә эш урыныңа хат язып салганга, аптырама. Нигә өй адресына җибәрмәдең дисәң, башкаларның укуын теләмәдем. Иң курыкканым – сәламәтлегемә кагылышлы әйбернең әнкәйгә ишетелүе. Аны хәсрәтле итәсем килми. Үзенең дә хәлләре мактанырлык түгел, сиңа аңлатасы түгел. Әлеге дә-баягы, табиб булуың аркасында гына әнкәй бүген исән-сау. Моны барыбыз да аңлыйбыз. Кайчагында: “Эх, нигә табиб абыем янында гына яшәмим икән?” – дип тә куям. Бәлки, чирем бу кадәр азган да булмас иде. Хәер, кем белә инде?! Уйламаган җирдән килеп чыга икән ул кабахәт. Участок табибы да бик аптырады. Моңа кадәр бер генә анализда да күренмәгән иде ич!

Абый! Телефон аша сөйләшкәндә, Мирхәт абыйның кызы, медицина фәннәре докторы Глүсә апа эшләгән дәваханәгә барырга куштың. “Аңардан да яхшы белгеч белмим бу өлкәдә” – дигәч, кабул ителергә язылдым. Тик... чиратта торганда аның хакында, акчасыз дәваламый икән дигән хәбәр ишетеп кайттым да, кәефем кырылды. Бер караганда, ышанасы да килми. Икенче яктан, заманасы шул, үпкәләп тә булмый. Глүсә ападан әллә ничә яшькә кечерәк булсам да, аны бала чагымнан ук яхшы хәтерлим. Ул һәрчак мәктәбебезнең горурлыгы булды. Мин, кып-кыска сары чәчле кызчык, аның бераз дулкынланып торган чем-кара чәчләрен икегә урталай ярып, ак бантиклар белән үреп йөргәненә үлеп кызыга идем. Хәер, бер мин генә дә булмаганмындыр. Аңардагы кебек үтә дә купшы ак канатлы алъяпкычны башка кешедә хәтерләмим. Әллә мәктәпнең дружина советы председателе, соңыннан комсомол оешмасы секретаре булып, ул гел үзәктә кайнаганга истә калганмы? Ничек кенә булмасын, барысы да берьюлы – чибәрлек, гел «бишле» билгеләренә генә элгәшү, активлык бирелгән кешеләр алай ук бик күп булмый торганнардыр. Әле аның бию түгәрәгендә шөгыльләнгәнен онытып җибәрә язганмын! Әтисе бик зур оешманың директоры, әнисе район үзәгендәге бердәнбер фабриканың профсоюз оешмасын җитәкләгән өчег генә ясалма рәвештә күпертелгән укучы булмаганын, һичкем инкарь итмәс. Исеңдәме, Глүсә апа медицина институтына укырга кереп кайкач, беркем дә аптырамады. Шәхсән, минем үземә килгәндә дә, кешеләр язмышын хәл итә торган һөнәрне нәкъ менә аның кебек илаһи затлар гына сайларга тиеш кебек иде. Максатчан, ярдәмчел Глүсә апа табиб дәрәҗәсенә кызыгып кына бу һөнәрне сайламаганын, районыбызда эшләгән чагында ук исбатлады, шулай бит? Аның эчкерсез, ягымлы карашы, үз эшенең остасы булуы турында гәҗитләрдән генә укып түгел, райондашларыбыз үзләрендә татып белделәр. “Безнең Глүсә җаныңа карый ул. Аңардан яктылык, нур бөркелеп тора. Кулларының җылысыннан гына да дәва алгандай буласың”, – дип халык юкка сөйләмәгәндер. Ә бит халык ихтирамын һәм ышанычын яулау җиңел түгел! Хәтта кайбер вакытта белемең, һөнәри осталыгың гына да җитеп бетми. Кыюлык һәм тәвәккәллек сорый торган хезмәткә табигатьтән бирелгән талант, йөрәк сафлыгы, кулларның аклыгы, күңел байлыгы да өстәлергә тиештер, миңа калса. Глүсә апа башкалага киткәч, бөтенесе ах-ух килгәннәрен бүгенгедәй хәтерлим әле мин... Хәтта, улы табиб булып эшләгән әнкәй дә! Синең үзеңнән дә: “Глүсә Мирхәт кызын алыштырырдай кеше, ай-һай, табылыр микән?” – дигәнне ишеткәләгән булды.

Ике атнадан кабул итәчәк ул мине. Кешеләр сүзенә ышанып, акча алып барыйммы? Аны ничек тапшырырга? Әлегә башым да эшләми, акылым да моны кабул итәрлек дәрәҗәдә түгел. Абый, син ни әйтерсең, нинди киңәш бирерсең? Ни дисәң дә, үзең дә шушы һөнәр иясе кешесе. Җитмәсә, аның белән дәваханәдә берничә ел бергә эшләгән кеше. Юк, юк, син әллә ниләр уйлап, берүк мине ачуланма! Якын итеп, абый итеп кенә соравым. Иманым камил, үзеңә килгәндә бервакытта да бу адымга бармагансыңдыр, ягъни ... дәвалаганың өчен акча алмагансыңдыр? Гафу ит, синең тышкы дөньяң гына түгел, эчке дөньяңның да саф һәм гүзәл икәнен белсәм дә, сорамый булдыра алмадым. Матбугат, радио-телевидение көне-төне шул турыда чаң сукса да, бер генә кеше дә моны икърар итми. Ачуым килмәгәе, ришвәтне әллә шул “инопланетяннар” дигәннәре генә алыш-биреш итеп йөриме?!

 

Сәламәтлегем өчен акча жәлли торганнардан түгеллеген беләсең, абый. Бәлки, аның кулында – минем гомеремдер?! Шулай булгач, мин үз-үземнән акча жәлләгән булып чыгам түгелме? Ә дөреслеккә туры килмәсә?! Аны башкалар белән бутаулары да ихтимал. Әйтәм бит, безнең искиткеч тыйнак, бөтен килеш-килбәтендә иплелек балкып торган Глүсә апа турындагы мондый сүзләргә һич кенә дә ышанасы килми! Ничек инде? Ул бит безнеке! Бер сукмакларны таптаган, бер мәктәп залларын буйлаган туган кебек якын кеше. Һәм менә үзебезнеке дип йөргән Глүсә апага үз кулларың белән акча илтеп тоттыр!

Сер түгел, табибләрне ак халатлы фәрештәләр дисәләр дә, арада кара таплылылары да булгалап тора. Тик сәламәтлекләре какшаган кешеләр, халатларны ак-карага аерып утырырлык халәттәме соң? Ни дисәң дә, авыру кешеләрне бәхетле кешеләр дип әйтеп булмый. Аларның үзләре генә җиңә, күтәрә алмый торган йөкләре – чир дигән кайгылары бар. Мәрхәмәтле йөрәкләргә, шифалы кулларга ышанып киләләр ич алар! Мин дә искәрмә түгел, абый! Җавабыңның ничегрәк буласын чамалыйм да кебек. “Табиб минем өчен һөнәр генә түгел, яшәү рәвешем”, – дип әйтмәсәң дә, нәкъ шулай әйтерлегең бар, абый үзең хакында.

Хатымда бер истәлек белән дә уртаклашырга булдым. Элек мәктәптә сыйныф укучылары бер-берсе белән ярыша-ярыша макулатура җыя иде. Шундый кампанияләрнең берсендә, берничә кыз өйдән өйгә кереп, бигрәк тә, ялгызы торган олылардан кирәкмәгән кәгазь, гәҗит-журналлар сорап йөрибез. Юлыбыз Әминә әбиләргә төште. Ишегалдындагы сандык өстендә ике рәт тезелеп куелган гәҗит-журналларны күргәч, авызыбыз ерылып китте. Тик, иртәрәк шатланганбыз икән. Алар махсус Глүсә апа өчен җыелган булып чыкты. “Югары сыйныф укучылары макулатура җыймый, алар тимер-томыр тапшыра”, – диеп ялварсак та, әбиебезне үз ягыбызга аудара алмадык. Соңыннан Глүсә апаның макулатураны махсус комбинатка тапшырганын ишеттек. Белмим, акчасын Әминә әбигә кайтарып бирде микән, әллә үзенәме, олылар әйтмешли, гөнаһысына керә алмыйм.

...Кайчандыр ап-ак булып яуган карлар, төсе бозылган ак яулык кыяфәтенә кереп калгач, тизрәк яшел чирәм тишелеп чыкканын кем генә көтми? Бөтен тирә-якны тутырып хуш ис таратып утырган сиреньнәр белән парлашып, шомырт, алмагач чәчәкләре, кыш буе йокымсырап утырган күнелләрне жанландырып, актарып салалар. Язларда гына була торган сихрилек, гүзәллек шулкадәр көчле ки, моны аңлар өчен бары бер күз салу, бер сулыш алу да җитә. Язларда гына тантана иткән хисләр, яшәү теләге, башка бер айда да кульминацион ноктасына җитә алмыйдыр. Мин дә язлар көтәм, абый! Бик нык өметләнеп көтәм. Күңелемдә яшәүгә, савыгуга ышаныч тудыручы табиблар булмас дигән уйлардан арына-арына көтәм. Инде соңга калган булсам... һичьюгы, җылы сүзләрен кызганмасыннар иде. Әнкәйгә ипләп кенә, шик тудырмаслык итеп кенә әйт, мине догасыннан калдырмасын! Сине яратып, сеңлең Әлфия”.

Люция ӘБЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев