Логотип Идель
Иҗат

ӘННӘГИ-ГЕННӘГИ, АЯГЫМДА САНДАЛИ...

Әннәги-геннәги, аягымда сандали... Тьфу, чорт! Бәйләнде дә инде бу җыр. Миемнең әллә нинди күзәкнәләренә кереп-сеңеп, уралып-бетеп, тәмам җафа чиктерә. Килә дә керә телемә. Иртәдән бирле шул хәл. Җырлыйсы килмәгәндә дә җырлап йөр инде җүләр кеше кебек. Ни генә кыланып карамадым: бер колакны каплап бер аякта сикерү дисеңме, башымны нык кына болгап карау дисеңме, хәтта салкын душка кереп юынып чыгу дисеңме - һич кенә җыр телдән төшми, каһәр.

Әннәги-геннәги, аягымда сандали... Сандали дигәч, искә төште әле. Сез Чистай сандалиләрен хәтерлисезме әле? Әй рәхәт тә чак иде: сандали үзе арзан, үзе чыдам. Шуның өстәвенә иртә яздан караңгы көзгә хәтле кисәң дә була. Әнә, сул як күрше өйрәтте. Сандалинең зуррак размерлысын аласың да, ике кат сарык йоныннан бәйләгән оекбаш өстеннән киеп куясың. Ул иртә яздан шулай итә. Ә мин анардан да уздырдым. Оекбаш өстеннән целлофан белән аякларымны урыйм да, сандали белән караңгы көзгәчә йөри идем шулай.

Әннәги-геннәги, аягымда сандали, сандали түгел, пима... Пима дигәннән, әле Әлфия искә төште. Шәһәргә барган иде бит ул. Ерак туганнары Мәскәүдә яши икән, кызый шунда барган, ди. Мәскәүдән мәскәүский итек алып кайткан да: “ Бу итек түгел, бу сапоги”, - дип мактана икән, ә без, ул заманда таң калып, аның сапоги дигән итегенә карап торганны әле дә хәтерлим.

Ну бу җырны, дим, әллә ниләрне искә төшертә.

Әннәги-геннәги, аягымда сандали, сандали түгел, пима, яшь йөрәгемне тыйма...

Яшь йөрәк, яшь йөрәк... Аны ничек тыеп була соң? Ә уң күршебез Мәфрүзәттәй уртанчы кызына - Кәримәсенә насыйп булган киявен ничекләр куган иде?! Сәнәк белән ! Билләхи дим. Ә тегенең исе дә китмичә, барысына да үч иткәндәй, барыбер шул Кәримәгә өйләнүен әйт! Тормышлары - гөл! Хәзер Мәфрүзәттәй үзе дә шул кияүне мактап туймый. Олы кызы Мәйсәрәнең ире бар иде: буй-сыны дисәң буй-сыны, чибәрлеге дисәң чибәрлеге, йодрыгы дисәң йодрыгы! Шул йодрыкны күп татыганга күрә аерылды да инде Мәйсәрә. Хәзер икенчедә.

Әннәги-геннәги, аягымда сандали, сандали түгел, пима, яшь йөрәгемне тыйма! Тьфу-чорт! Тәки бәйләнде шул җыр. Әллә инде радио барып кабызыйммы? Чөйне чөй белән, җырны җыр белән бәреп чыгарсаң гынадыр. Йә әле, нинди җыр тапшыралар икән?..

Лилия Фәрхетдинова

Ринат Нәҗметдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев