Логотип Идель
Иҗат

ӘНИЗӘР (ХИКӘЯ)

Алар газета-журнал нәшриятында очраштылар. Әнизәр, бер кочак кәгазь күтәреп лифттан чыгып килгәндә, колагына телефонын “ябыштырган” берәү белән бәрелеште.

— Ой!

— Ух!..

Идәнгә чәчелгән кәгазьләрне җыярга иелгәндә тагын бер мәртәбә маңгайга-маңгай чәкәштеләр...

Ух!

Ой!..

Гафу итегез!

Сез дә кичерә күрегез, зинһар!

Алар шулай, маңгайларын ышкыштырып, күзгә-күз карашып, шактый тордылар. Кәгазьләр дә җыелып беткән, маңгайлардагы кызыллык та күптән җуелган, әмма бер-берсеннән һаман аерылып китә алмыйлар. Нәрсәдер аларны ябыштырып, беркетеп куйган диярсең... Нәрсә икәнен әлегә белмиләр, әмма инде тоялар, сизенәләр... Күңел ымсынуы, җан тартылуы дип аталадыр ул. Мәхәббәткә, сөю хисенә әле ерак, ә бу хис инде бар, кайдадыр күңел чоңгылларында сагалап, көтеп тора, бер ым, ишарә булу белән, хәзер калкып чыгар да үзенең сихри өермәләренә чорнап алып китәр кебек...

— Сирин...

— Әнизәр...

— Әнизәр?

— Әйе, Әнизәр.

— Сез шаяртасыз... Андый исем булмый...

— Менә миндә бар бит. Димәк, була.

Сирин, авыртынып түгел, күбрәк аптыраудан, маңгаен тагын бер мәртәбә ышкып-сыпырып куйды.

— Шулай да сәер исем бу, серле...

— Серле, килешәм... Мин үзем дә серле бит...

Әнзәр күк төсендәге күзләре белән Сирингә тутырып карады. Бу вакытта аның кыйгач кара кашлары өскәрәк калкынып, дөресрәге, пар канатлар кебек, талпынып, җилпенеп куйдылар...

Беренче булып кыз аңына килде. Китәргә кузгалды.

— Гафу итегез, мин ашыгам...

Күренеп тора: үзенең китәсе килми. Күк төсендәге күзләрендә: “Әллә син минем язмышыммы?” — дигән сорау.

— Туктагыз әле, кем... Әнизәр...

— Нәрсә?

— Туктагыз әле... Минем сезгә сүзем бар...

— Тыңлыйм.

Әнизәрнең бу сүзе Сирингә: “Минем бер гомерлек вакытым бар, күпме телисең шулкадәр сөйлә, үземнең дә әйтәсе сүзләрем күп” дигән кебек ишетелдеме, егет иркенәеп китеп сөйләшә башлады. Аның каракучкыл йөзенә, җыйнак кына җибәрелгән мыекларына, ак бәс куна башлаган чәчләренә, иң мөһиме, якты нур бөркеп торган чем кара күзләренә карап, Әнизәр тагын бер уйлап куйды: “Шул, Шул! Язмышым!”

— Әйдәгез, тагын очрашабыз... Менә телефонымны калдырам...

Кесәсеннән кәгазь эзләп, бер урында таптанып торучы Сиринне каяндыр килеп чыккан кәгазь “унлык” коткарды. Ул шул кәгазь акчаның бер читенә телефон номерын язды да Әнизәргә сузды.

— Мәгез, берәр вакыт исегезгә төшсәм, шылтыратырсыз... Бу хәлләрне көлеп искә алырбыз, ә?

Әнизәр исә үзен бик сәер тотты. Унлыкны алуын алды. Әмма аны урталай бөкләп, якындагы буфетка ымлады:

— Ә мин аңа шоколад алып ашыйм. Кайчан да булса бу акча минем кулга кабат килеп керсә, шунда мин сиңа шылтыратырмын, яме?..

Үзе шундук, буфетка барып, шоколад кисәге алып килде, аның яртысын Сирингә бирде. Аннары, бераз кыланчыкланып:

— Ну, пока! — диде дә йөгерә-атлый китеп барды.

Әнизәрнең бу китүе язмыштан китү, бәхеттән китү кебек булды. Юк, язмыш гамен ул соңыннан тойды. Баштарак кызык, хәтта көлке генә иде. Аннары үкенечле була башлады. Күңеленә өр-яңа авырту төште. “Нәрсә эшләде инде ул?! Нигә алай итте? Телефон номерларына хәтере әйбәт Әнүзәрнең. Күз кырые белән генә караса да истә калдыра иде, югыйсә...”

Әнизәр әллә ничә тапкыр урап кайтты үз эшенә. Кайткан саен буфет ягына борылып карый. “Сирин биргән “унлык” һаман шунда микән?” — дип уйлый ул. Әллә, барып, кире сорап алыргамы? Юк, ярамый. Язмыш эше бит ул. Ә язмыш үз иясен үзе килеп табарга тиеш. Әйе, әнә шул “унлык” та, язмыш булып, Әнизәрне үзе табарга тиеш!..

Ә “унлык” аны тапмады да тапмады. Кайчандыр шоколад кисәге алып килгән буфеттан ул көн саен ни дә булса сатып ала. Юри эре акча бирә, кайтарып бик күп “унлык” ала. Аның инде бөтен кесәсендә “унлыклар” гына. Ләкин аларның берсендә дә Сирин язып калдырган номер юк. Җентекләп, бөртекләп карый. Юк булгач, юк...

Шулай бер атна узды, ике атна, бер ай... Әнизәр күңелендә Сирин исемле егет белән очрашу бер якты хатирә булып кына калды. Ул хатирә көннән-көн тоныклана, ерагая барды. Әмма Әнизәр ул егетне барыбер онытып бетерә алмаячагын белә иде, шуңа күрәме, очраган һәрбер кешедән Сириннең йөз чалымнарын, күз карашын, әлеге дә баягы теге язмыш ымын эзләде...

Шулай да, бәхетенә омтылып яшәгән кешене бәхет дигәннәре барыбер килеп таба икән. Ләкин, бәхет алдыннан, иң элек аның ишарәсе килеп ирешә. Әнә шул “бәхет ишарәсе”нә килеп юлыкты Әнизәр көннәрдән бер көнне. Аңлап, зиһененә сеңдереп бетерә алмады, әмма күңеле белән тоеп калды.

Каядыр ашыга иде ул. Урамга чыгып, очраган беренче машинага кул күтәрде дә утырып китте. Төшкәндә, алгы утыргычта, руль артындагы егеткә илле сум акча сузды. Тегесе акчаны күрүгә, шундук кесәсенә тыгылды. Әнизәр аңлап алды: сдача кайтармакчы бу. Күпме генә алмаска тырышса да, руль артындагы егет барыбер аңа бер “унлык” тоттырды. Ниндидер сәер “унлык” иде ул. Юк, таушалып, тузып беткән өчен генә түгел. Ниндидер саннар төшерелгән аның читенә. Нәрсә булмас! Акча булган җирдә сан була инде. Гомумән, акча санаганны ярата. Шуңа күрә дә акча йөзендәге саннарга артык әһәмият бирмәде Әнизәр.

Соңыннан гына башына барып җитте. “Сириннең телефон номеры язылган акча шушы булса?” Күңелендә тоныклана башлаган образ кабат ачылып, балкып китте. Шул, шул! Язмышның мәрхәмәтле, изге мизгеле! Тик... Тик Әнизәр шофер егет сдачага биргән “унлык”ны машинаның йомшак креслосында калдырып чыккан иде инде... Ун сум акчага гына калмаган, вакланмый, имеш... Каян килгәндер аңа бу тәккәберлек, бу тискәрелек! Ал да чыгып кит югыйсә! Беренче һәм соңгы мәртәбә очрашкан кеше белән ниндидер уен уйнап утырырга соң!

Әнизәр үз уйларында буталып бетте. Шул көннән соң таксига гына утырып йөри башлады. Аңлый, әлбәттә: теге егетнең ул “унлыгы” күптән инде бүтән кешедә, бүтән кесәдә... Әмма болай аңа тынычрак, җайлырак... Өметлерәк.

Тагын берничә атна үтте. Бер ай узды.

Әнизәр тынычлангандай булды. “Язулы-сызулы “унлык” беткәнмени?!” — дип, ул үзенең күңелен тырнап торган үкенечне дә читкәрәк алып куйды. Бетеп үк бетмәсә дә, Сирин хакындагы татлы уе, хәлсезләнеп, инде менә ничәнче кат, сагышлы бәгыре төбенә төшеп ятты.

Әнизәрнең күптәннән буфет тирәсенә барганы юк иде инде. Баштарак барып-барып та язмышын таба алмады, аннары, йөрәк авыртуын яңартмыйм дип, мәхәббәтенә, бәхетенә юл күрсәтүче “унлык”ны йотып калган буфеттан үзе дә читтәрәк йөрергә тырышты.

Ә бер көнне йөрәгендәге иң нечкә кыл “келт” итеп тартылып куйды. Бу кылның исеме Сирин иде. Тагын шул серле очрашу хәтеренә төште. Әнизәр буфет янында ничек пәйда булганын сизми дә калды. Кесәсендә әллә ничә унлык ятса да, сатучыга илле сум акча сузды:

— Миңа — плиточный...

— Ваграк акчагыз юкмы?

— Юк шул...

— Алайса көтәргә туры киләчәк, сдачага вак акча юк...

— Көтәм, көтәм...

Әнизәр сатучы биргән шоколадны һәм өч “унлык”ны кыенсынган кебек кенә алды да бер читкә барып басты. Ул арада буфет алдына кешеләр җыелды. Кызны үтә дә таныш бер тавыш сискәндерде:

— Бер шоколад бирегез әле...

— Ниндиен?

— Әнә теге кыз алды бит — шундыйны...

Ничек кенә тырышса да, Әнизәр кешеләр төркеме аша ул егетне күрә алмады. Шулай да, төгәл аңлап алды: ниндидер таныш тавыш бу. Сирин? Әллә колагына ишетелә башладымы? “Сирин” ди-ди, акылыннан яза бугай инде.

Бераздан сатучы хатын Әнизәргә:

— Менә — бурычым булып тормасын, алыгыз, — дип, ягымлы, дустанә тавыш белән эндәште.

Шулвакыт сатучыга сузылган кулдагы “унлык”, ниндидер сихер ярдәмендә, иң элек сатучы кыз кулына, аннары Әнизәргә күчте. Ул “унлык”ны Әнизәр шундук танып алды — бу бит Сириннең телефон номеры язылган акча! Теге вакытта буфетта, аннары таксида калдырган унлык!

Сөенеченнән нишләргә дә белми торган Әнизәрне буфет алдындагы төркем бер кырыйга этеп чыгарды. Ләкин аның бу изге урыннан бик үк читкә китәсе килмәде. Ул белә: теге таныш тавыш та, теге зифа кул да шунда — кешеләр арасында калды бит. Сирин тавышы. Сирин кулы. Сирин үзе кайдадыр, әмма аның ягымлы тавышы, матур куллары монда, монда!

Ләкин кешеләр арасында Сиринне хәтерләткән кеше күренмәде. Теге серле “унлык”ны бирү өчен генә җыелган кебек, булганнары да бик тиз таралып бетте. Әнизәрнең күңеле сискәнеп куйды: буфет өстәленең бер читендә кем тарафыннандыр онытылып калдырылган таныш шоколад кисәге ята иде.

 

18 гыйнвар, 2004 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев